+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
19 сентябрь 2015, 21:03

“Җир шарының никадәр зур булуын аңладык”

ШОС һәм БРИКС саммитлары волонтерлары Ләлә һәм Лия Сабитовалар бу җитди чарадан гомерлек тәэссоратлар алган.Башкортстан дәүләт медицина университетының функциональ диагностика кафедрасы ординаторы Лия Сабитова волонтерлык белән студент елларыннан ук шөгыльләнгән. Сочида Олимпия хәрәкәте оеша башлагач, ул үзе укыган университетта волонтерлык хез­мә­тендә актив катнаша башлый. Республика дистанцион белем бирү үзәгендә укытучы булып эшләүче әнисен дә җәлеп итә. Чөнки алар әни белән кыз гына түгел, ә ахирәтләр дә!

— Мин Олимпия һәм Паралимпия утлары эстафетасында катнаштым, факел йөртүчеләрне озата бардым. Шәһәребез, илебез өчен горурландым, туган ягымны үзем өчен яңадан ачтым, — ди Лиянең әнисе Ләлә ханым Сабитова.
Лия Сочи Олимпиадасында табиб булып эшләгән. ШОС һәм БРИКС саммитлары волонтеры булыр өчен узган елның 31 октябренә кадәр кандидат булып теркәлергә һәм сайлау этапларын узарга кирәк булган. Саммитларда волонтер булып катнашу өчен 10 меңгә якын кеше — яшьләр, пенсионерлар, башка төбәкләрдә яшәүчеләр, шулай ук Кытай, Иран, Һиндстан, Төркия, Африка илләреннән һәм Бәйсез Дәүләтләр Берлегеннән килеп, Уфаның югары уку йортларында укыган студентлар гариза биргән. 1 урынга 17 кандидат дәгъва иткән. Фе­де­раль эшче төркемнәр ел дәвамында волонтерның активлыгын кү­зәткән: ничә проектта, чарада катнашканнар, оештыручылар алар хакында нинди фикердә калган.
— “Волонтер-2015” проектында катнашучылар республика территориясендә узган масштаблы чараларның берсеннән дә (аэропортны тестлау, Җиңүнең 70 еллыгы, “Зур химия” форумы, ШОС әгъзалары булган дәү­ләтләрнең транспорт министрлары киңәшмәсе һ.б.) читтә калмады, — ди Ләлә Сабитова. — Бу волонтерларны, саммитларда нинди юнәлештә эшли алуына карап, төркемнәргә бүлү өчен кирәк булды.
Безгә берничә этапта укыту оештырылды. Дистанцион укыту узган елның сентябрендә үтте. Өйдән дә чыкмыйча, ШОС һәм БРИКС оешмаларының тарихын, үзенчәлеген өйрәндек. Катнашучы илләр, аларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштык.
Сайлау турында җиңүчеләр өчен махсус тренинг программасы әзерләнде. Һәм быел апрельдә 400 волонтер катнашлыгында экшн-тренинг оештырылды. Анда волонтерларның эшләү сыйфаты, нәтиҗәлелеге, аралашучанлыгы, командада эшли белүе, ШОС һәм БРИКС илләренең үзенчәлеген белү сыналды.
31 майда Уфада мега-квест узды. Катнашучылар командаларга бүленеп, 16шар сынау үтте, һәрберсе башкаланың төрле нокталарында “яшерелгән” иде. Йөргән юлларыбыз озынлыгы профессиональ спортчылар үткәннән калышмады! Үзе­без өчен шәһәрне яңадан ачтык. Йомгаклау этабын федераль эшче төркемнәр вәкилләре үткәрде.
Атнасына ике тапкыр ШОС һәм БРИКС саммитлары волонтерлары өчен оештырылган English clubка йөрдек.
Оештыру комитеты 643 волонтерны сайлап алды. Алар шәһәрнең 43 мәйданчыгында эшләде.
Безгә иң җаваплы юнә­лешләрнең берсендә — чит ил кунакларын халыкара класслы кунакханәләргә урнаштыру буенча федераль төркемдә эшләргә тәкъдим ителде. Төп бурычыбыз — кунакларга һәм катнашучыларга лаеклы сервис булдыру иде. Чит ил кунагына ярдәм итү генә түгел, хәтта аның яхшы кәефе өчен дә җавап бирү дә шуңа керә.
Авыр булды, әмма дәрт­ләнеп, горурланып эшләдек. Бөтен дөньядан җыелган журналистлар, ачык, позитив волонтерлар, искиткеч кызыклы танышулар, бәяләп бетергесез халыкара аралашу тәҗрибәсе — боларның барысы да гомерлеккә хәтергә уелып калды. ШОС һәм БРИКС саммитлары дөньяның никадәр зур икәнен аңларга ярдәм итте.
Чит ил кунаклары шәһә­ребезне, аның архитектурасын яратты.
Тәүлегенә сигезәр сәгать: иртән һәм көндез — 8-16, 16-24 һәм төнлә 24-8 сәгатьләрдә эшләдек. График тыгыз булса да, ул көйләнгән — эш вакыты, киемгә, тәртипкә карата таләпләр алдан билгеле иде. Биш көнне күз ачып йомгандай үткәреп, гомерлек тәэссоратлар алып, шундый зур тарихи вакыйгада катнашуыбызга мең рәхмәтләр укып яшибез!
ШОС һәм БРИКС саммитларында уңышлы эшләгән волонтерлар өчен оештыручылар йомгаклау кичәсе әзерләде. Анда Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов катнашты, ул волонтерларга рәхмәт белдерде. “Эшең шулай бәяләнгәндә, тагын да тырышыбрак эшлисе килә”, — диләр әниле-кызлы Сабитовалар, бәхетле елмаеп.
Айгөл ЗАКИРОВА— Мин Олимпия һәм Паралимпия утлары эстафетасында катнаштым, факел йөртүчеләрне озата бардым. Шәһәребез, илебез өчен горурландым, туган ягымны үзем өчен яңадан ачтым, — ди Лиянең әнисе Ләлә ханым Сабитова.

Читайте нас: