-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
23 сентябрь 2015, 21:39

Кыргыз-Миякәдән – Кызыл мәйданга

Якташыбыз Раил Гыйбадуллин Мәскәүдә узган дүрт хәрби парадта катнаша.Советлар Союзы Герое Мансур Абдуллин исемен йөртүче Кыргыз-Миякә 1нче урта мәктәбе үзенең хәрби хезмәттә дан казанган бик күп укучылары белән горурлана ала. Әйтик, Русия Герое генерал Риф Гыйззәтуллин (Сергей Тулин) шушы мәктәпне тәмамлаган. Бүгенге язмабыз герое Раил Гыйбадуллин белән дә миякәлеләр хаклы рәвештә горурлана. 1993 елда Кыргыз-Миякәнең 1нче мәктәбен уңышлы тәмамлаган Раил данлыклы Рязань хәрби-һава десанты училищесына укырга керә.

— Десантчы булу теләген миндә район китапханәчеләре уятты. 6-8нче сыйныфларда укыганда алар безне еш кына үзләре уздырган чараларга чакыра иде. Иң яраткан шөгылебез — уку залындагы төсле журналларны карау булды. Шуларның берсендә десантчы сурәтен күреп калдым. Минем бу күз явын алырлык рәсемнән аерыласым килмәде. Ул мотлак минем йокы бүлмәмне бизәп торырга тиеш иде. Икенче килүемдә теге рәсемне беркемгә сиздерми генә кисеп алдым. Бу – минем беренче һәм соңгы урлашуым булды. “Җинаятьче” кыяфәте белән кайтып керүемне сизгер әниемнән яшерә алмадым, ә ул мине башкача кеше әйберен сорамыйча алмаска ант иттерә белде. Аңа мин әле булса рәхмәтлемен. Десантчы сурәтен бүлмәмдә тотуыма каршы килмәде, — дип искә ала Раил Сабит улы.
Раил училищены тәмамлагач, берничә ел Урал хәрби округында десант разведкасы төркеме командиры булып хезмәт итә. Якташы Риф Гыйззәтуллин кебек зур командир булу теләге аны Кораллы Көчләрнең иң югары уку йорты – заманында Фрунзе исемен йөрткән Хәрби академиягә алып килә. Аны уңышлы тәмамлаган перспективалы офицерны Новосибирскидагы Югары хәрби команда училищесына укытучы итеп җибәрәләр. Күп тә үтми, якташыбыз Улан-Удэдагы зур хәрби частьның һава десанты хезмәте командиры урынбасары вазыйфасына тәгаенләнә. Бер үк вакытта хәрби теорияне тирәнтен өйрәнү, фәнни-тикшеренүләр белән дә мавыккан Раил Гыйбадуллинны өч елдан үзе тәмамлаган гомум­гаскәри академиянең адъюнктурасына, ягъни аспирантурасына, чакыралар. Монда ул, элекке разведчик буларак, Әфганстанда Совет десантчыларының сугыш тәҗрибәсен өйрәнү һәм шуның нигезендә һава десантының хәрби тактикасын камилләштерү буенча җитди фәнни тикшеренүләр алып бара һәм диссертация яклый. Миңа калса, Миякә китапханәчеләре 90нчы елларда китапханәгә йөргән малайлар арасында булачак хәрби фәннәр кандидаты, десант гаскәрләре подполковнигы үсүен белсә, теге десантчы төшерелгән журналны үзләре үк биреп җибәргән булыр иде.
Өстәвенә, Раил Гыйбадуллин гади десант офицеры гына түгел, ул — Мәскәүнең бөтен дөньяга билгеле Кызыл мәйданында дүрт тапкыр хәрби парадта катнашкан егет. Шундый зур парадлар үткәндә дикторларның: “Мәйдан буйлап Бөек Ватан сугышында кат­нашучыларның оныклары үтә!” — дип горурлык белән әйтүе генә ни тора! Раилнең әнисе яклап картәтисе, тумышы белән Әлшәй районының Никифар авылыннан булган, 1927 елгы Вәли Хәкимов Бөек Ватан сугышында җиңүчеләр парадында катнаша. Кем белә, бәлки әле хәрби парадларда катнашучыларның гаилә династиясен Раилнең улы Илдар дәвам итәр. Икенче яше белән генә барса да, Илдар десантчы формасы кигән әтисеннән күзләрен алалмый — ул инде десантчы рәсемен генә түгел, аның үзен күреп үсәчәк.
Читайте нас: