Мондый
шпионнар үлемсез
Күптән түгел дөньяның киң билгеле мәгълүмат чаралары шаккатыргыч хәбәр таратты: галимнәр, электроникадагы соңгы казанышларны файдаланып, табигый йорт кандалаларын биороботларга әйләндергән. Махсус җайланма беркетелгән әлеге бөҗәкләрне яшерен сөйләшүләр алып барылган кунакханәләргә җибәргәннәр. Әлбәттә, әлегә кадәр оста разведчиклар бүлмәдәге тыңлаучы яисә фотога төшерүче аппаратураларны табарга сәләтле иде. Ә менә кандаладагысы һич тә күренми икән. Әйткәндәй, Американың махсус хезмәтләре Вьетнам белән сугышта ук партизаннарның эзләренә төшү максатында кандала-шпионнар белән тәҗрибәләр үткәргән булган.
Эш шунда ки, кандалалар хайваннарның һәм, шул исәптән, кешеләрнең тупланып яшәгән, яки вакытлыча туктаган урынын берничә йөз метр ераклыктан тоя һәм шул якка бара. Кандаланың тоемлау, сиземләү үзенчәлекләре бик көчле. Һәм АКШ галимнәре әлеге җан ияләренең бу сыйфатын хәрби максатларга уңышлы буйсындыра алган.
Сере дә гади генә. Дистәләрчә ач кандаланы махсус аппаратка туплыйлар. Күпмедер вакыттан соң алар засадада качып яткан Вьетнам солдатлары ягына агыла башлый. Кандалаларга беркетелгән датчиклар аның кайсы юнәлешкә китүен хәбәр итә. Шпионнар вьетнамлылар яткан урынга җитүгә АКШ солдатлары шул ноктага ут яудырган. Әйтергә кирәк, әлеге аппаратларның бәясе түбән, конструкциясе бик гади һәм чыдам булган. Дөрес, АКШ армиясе кандалалар ярдәме белән дә батыр Вьетнам халкын буйсындыра, җиңә алмады.
Алты аяклы агент
Кара таракан да сугышырга сәләтле. Ул планетаның кайсы кыйтгасындагы кырыс шартларда да яши ала. Галимнәр, аның серле үзенчәлекләрен өйрәнеп, үзләренә буйсындыра алган. Ә гаҗәпләнерлек серләре байтак. Ул, беренчедән, бик тиз йөгерә. Икенчедән, бу җан иясенең һәр аягы табанында бәләкәй генә селкенү-тирбәлүне дә сизәргә сәләтле орган бар.
Тәҗрибәләр башка вак җан ияләре арасында тараканнарның иң “аңлы” булуын күрсәткән. Ул үзенең узган тормышындагы сабакларны онытмый һәм азга булса да хәтерендә калдырырга сәләтле. Шунлыктан, махсус хезмәтләрнең тараканга игътибар итүен очраклы хәл дип булмый.
Токио университетында профессор Исао Шипоямо җитәкчелегендәге белгечләр шпион тараканнар әзерләүгә ирешкән. Алар, тараканның аяк табаны мускулларына компьютерлаштырылган биологик җайланма беркетеп, ерак арадан компьютер аша бүлмәдәге тараканнарның хәрәкәте белән идарә иткән, ягъни әлеге җан ияләрен билгеле бер юнәлешкә җибәрә алган. Аларга беркетелгән зур булмаган антенналар югары сизгерлектәге термо һәм гидросенсорлар белән тәэмин ителгән. Алардагы рецепторлар ис һәм тәм сизүгә сәләтле. Шулай итеп, таракан үтә төгәллеккә ия функцияле һәм механизмнар белән җиһазландырылган минитехникага әверелгән.
Хәрби максатларга хезмәт итүче башка җан ияләреннән аермалы буларак, тараканнар үзаллы карар кабул итәргә дә сәләтле. Әйтик, аңа беркетел-гән сенсорлар гадәти булмаган яисә бик көчле сигналлар кабул итсә, таракан башта әлеге чыганактан артка таба чигенә һәм тирә-якны күзәткәннән соң, тәҗрибәле разведчиклар кебек, куркыныч янаган урыннан зигзагсыман хәрәкәтләр ясап кача башлый.
Япония галимнәре үз ачышларыннан канәгать. Хәрбиләрне дә тараканнарның төрле экстремаль шартларда яшәргә сәләтле булу серләре җәлеп итә. Алар хәтта атом-төш сугышында да шпионлык эшчәнлеген дәвам итә ала, дигән нәтиҗә ясый белгечләр.
Диверсант бал
кортлары
Бал кортлары да хәрбиләрнең “үз кешесе”нә әйләнеп бара. Игътибар итегез: “нәзек бил”леләр чаккан урында аларның угы кадалып кала. Кызганычка каршы, кешегә һөҗүм иткәннән соң бал кортлары һәлак була. Мондый корбан ителүнең сере нәрсәдә?
Галимнәр, бу хәл һич тә очраклы түгел, дигән фикердә. Бал корты чакканнан соң угы белән өзелеп калган арткы өлештә нерв төене урнашкан. Ул тәнгә кадалып береккән ук һәм агулы биз эшчәнлеге белән идарә итә. Әйткәндәй, бал кор-тының угы кадалып калса да, әлеге нерв төене сөңгесыман ук һәм агулы бизнең элемтәсен өзми. Димәк, бал корты һәлак булса да, аның угы күпмедер вакыт исән кала. Бу “дошман” тәненә агуның үлгән бал кортыннан башка да килеп торуын аңлата. Бал корты агуында бик күп төрле, агулы химик элементлар да бар. Әлбәттә, нәкъ шушы төрлелек бал корты агуының нәтиҗәлелеген билгели дә.
Бер үк вакытта ун һәм аннан да күбрәк “нәзек бил” һөҗүменә дучар булганнар да аз түгел. Аны һәркем үзенчә кабул итә. Әмма бал кортларының кайберләре чакканда үлемечле хәлләр дә булгалый. Еш кына тын кысыла, йөрәк тибеше сирәгәя, кан басымы түбәнәя яисә аң югала. Табиблар ярдәме ашыгыч күрсәтелмәгәндә, кешеләрнең якты дөнья белән хушлашуы да ихтимал.
Шунысы гаҗәп: үлгән бал корты тәндә калдырган ук башка “нәзек бил”ләр өчен “хәвефле билге” ролен үти икән. Шушы куркынычлылык феромоннары исен сизеп, тирә-яктагы бал кортлары әлеге кешегә һөҗүмгә күчә. Дистәләрчә, йөзләрчә бал корты агуы еш кына кешенең үлеменә китерә.
Ләкин бал кортларын шул рәвешле файдалануның кире нәтиҗәләргә китерүе дә бар. АКШ галимнәре “сугышчы” бал кортларын әзерләгәндә, ягъни күнекмәләр үткәргәндә, көтелмәгән хәлгә тарый. Африка бал кортлары токымлылары кешене чакканда гадәттә, шок була. Хәтта бал кортлары продуктларына аллергиясе булмаган кешеләр сәламәтлегенә дә алар зур зыян китерергә мөмкин. АКШ галимнәре Көньяк Американың кыргый урманнарында яшәүче бал кортларында төрле тәҗрибәләр үткәрә һәм, нәтиҗәдә, әлеге җан ияләренең чагуы үлемечле булган токымын чыгаралар. Тәҗрибәләр барышында бер бал корты күче ничектер иреккә чыгып оча. Тиздән алар урындагы бал кортлары белән аталана. 1970 еллар башында Бразилиядә генә, мәсәлән, әлеге бал кортлары чагуыннан 200дән артык кешенең гомере өзелә, берничә йөз мең кеше зыян күрә. Бу хәлләрдән соң “үтерүче бал кортлары” программасына нокта куела.
Очучы саперлар
Техаста урнашкан хәрби базаларның берсендә Америка галимнәре, баллы суга берничә миллиграмм динитротолуол, ягъни шартлаткыч составын тәшкил итүче төп матдәне тамызып, эксперимент эшли. Бал кортлары татлы шартлаткыч суга шулкадәр тиз өйрәнеп ала ки, хәтта үзләренә азык әзерлә-гәндә янәшәдәге чәчкәләрне дә күрмичә узып китә башлыйлар. 99 процент очракта алар нектар урынына Пентагон белгечләре төрле урынга яшереп куйган “шартлаткыч”ны табарга өйрәнә.
Ләкин икенче проблема туа — шартлаткычның кайда табылуын саперларга ничек тиз арада хәбәр итәргә? Аның да юлы табыла. Хәрби электрон техника инженерлары микроскопик радиотапшыргыч уйлап таба. Бал кортларына беркетелгән шушы җайланмалар аларның кайсы юнәлештә һәм ераклыкта булуын “хәбәр итә”. Бу алым наркотик матдә эзләгәндә дә ярдәм итә.