78 яшьлек Рәүфә Абдуллина бу хакта бүген дә күз яшьләре белән искә ала:
— Гаиләбез күченеп килгән чорда мин әле кул баласы гына булганмын, — дип хәтерли ул. — Монысын инде әти-әнием сөйләгәннәрдән чыгып әйтәм. Үсә төшкәч, туган яклар, ни өчен бу тарафларга килүебез турында сорашканмындыр инде. Әниемнең, безне монда ачлык китерде, дигәне әле дә колагымда яңгырый.
Малай авылында гомер кичерүче Рәүфә әби белән без, туган авылының үткәнен җентекле өйрәнеп, аның тарихы турында “Авылымның исеме ябай — Малай” китабы авторы, күренекле журналист, гомере буе республика матбугатына хезмәт иткән Фәнил Кодакаев ярдәме белән очраштык. Сүз дә юк, хәзер шактый олыгайган Рәүфә әби Малай авылына тәгаен кайсы елда күченүләрен хәтерли алмады. Әти-әнисе истәлекләреннән шулар гына билгеле: юлда чакта аларның бер балалары вафат була. Янә дә шул мәгълүм: сынташлылар бирегә килгәнче Малай авылына Авыргазы районының Кәбәч авылыннан күченгән 20 гаилә урнашкан була инде. Рәүфәнең әти-әнисе — Нәгыймә һәм Хәбибулла Хәйруллиннар якташлары белән бергә яңа урамда нигез кора.
Чәрмәсән елгасы буенда урнашкан, нигездә, татар-мишәрләр яшәгән, хәзерге вакытта Күчәрбай авыл биләмәсенә караган Сынташ төбәгендә шул исемдәге өч авыл исәпләнә, болар — Иске Сынташ, Яңа Сынташ һәм Сынташтамак. Авыллар бер-берсенә сыенып дигәндәй утырган, халык ишле, мәсәлән, 1926 елгы мәгълүмат буенча өч авылда бер мең ярым тирәсе кеше исәпләнә. Сулык-күлләргә бай булса да, монда җирләрне комташ каплаган, шуңа да иген үстерүгә артык уңайлы түгел алар. Төбәктә күпләп мал-туар тотканнар. 1917 елгы авыл хуҗалыгы исәбен алу материалларыннан күренүенчә, Яңа Сынташ авылында гына да шул чорда 1258 баш мал асралуы билгеле. Электән мич ягарга утыны күп урманнары белән дә мактанырлыгы юк Сынташ төбәгенең. Шуңа да биредәге аерым гаиләләрнең табигате көнкүреш күзлегеннән баерак, тормыш көтәр өчен җайлырак булган башкорт авылын яшәү урыны итеп сайлавына гаҗәпләнәсе түгел. Моңа өстәп, халык санын азайту максатында җирле власть күчеп китүчеләргә ташламалар ясаган, атап әйткәндә, юл хаклары дәүләт исәбенә капланган.
Әлеге мөмкинлектән файдаланган биш гаилә менә шулай Малай авылында гомер итә башлый. Рәүфә Хәбибулла кызы сөйләгәннәрдән чыгып, бу җәһәттән шундыйрак нәтиҗәләр дә ясарга мөмкин. Совет власте күченеп килүчеләргә йорт-җир җиткерергә ярдәм итә, билгеле. Әмма күп нәрсә үзләренең тырышлыгына бәйле була. Моны без Хәйруллиннар мисалында ачык күрә алабыз. Гаилә башлыгы Хәбибулла, мәсәлән, биредәге “Байкал” колхозында эшли башлый, булдыклылыгы нәтиҗәсендә терлекчелек фермасы мөдире дәрәҗәсенә күтәрелә. Гомумән, бу гаилә тырышлыгы, дөнья көтәргә әвәслеге белән аерылып тора. Күченеп килүче татарлар җирле халык белән дә уртак телне тиз таба, кем әйтмешли, тел-лөгать, гадәт вә әхлак алмашып яши.
Авыргазы һәм Благовар төбәкләреннән күченеп килүчеләр корган яңа урам халык телендә “Татар урамы” исемен ала. Ике милләт арасында дуслык-туганлык мөнәсәбәтләре тантана итә.
Моны Рәүфәнең үзенең тормыш рәвеше дә раслый. Башкорт мәктәбендә укый, башкорт егете Рафаилгә кияүгә чыга, тигезлек-татулыкта алар җәмгысы җиде бала тәрбияләп үстерә. Ни аяныч, бер балалары вакытсыз вафат була, калганнары республика буйлап таралып үзаллы тормыш көтә. Альфира белән Альмира һәм Мәүлидә, мәсәлән, Уфада яшиләр, Рәзинә һәм Гүзәл — Кырмыскалыда, Нәүфил исә Илештә төпләнә.
Рәүфә Абдуллинаның гомере хезмәттә үтә — озак еллар биредәге күмәк хуҗалыкта сыер савучы булып эшли. Җәмәгате Рафаил, аннары бертуган энесе Рәшитнең вафатыннан соң авылда ялгызы тормыш кичерә. Яшәештә үкенече дә бар — тормыш мәшәкатьләре аркасында моңарчы туган төбәген бер генә дә тапкыр барып күрә алмаган. Янә шунысы — күченеп килгән төбәктә дә нәсел тамырлары югала, балалары һәммәсе дә читтә яши бит.
Сынташ төбәгеннән күченеп килүчеләрдән Усманов, Туктамышев, Мәүлетов, Мәҗитовлар гаиләләреннән дә Малайда хәзер беркем дә калмаган, дип әйтергә мөмкин. Монысына инде күпмедер дәрәҗәдә Бөек Ватан сугышы да “гаепле”. Сугыш чыгу белән әлеге гаиләләрдәге ирләрнең һәммәсен фронтка алалар, шулардан Хәбибулла Хәйруллин, мәсәлән, ил азатлыгы өчен көрәштә башын сала, кемнәрдер яралардан госпитальләрдә үлә. Тол хатыннарга, балаларын җыеп, матур тормыш коруда акланмаган өметләре белән янә яшәү урынын алыштырудан башка чара калмый...
Рәүфә әбинең авылда хәзерге вакытта төп терәге һәм киңәшчесе — Хәтимә Шәмсемөхәммәт кызы Кодакаева. Ул — Фәнил Шәмсетдин улының әнисе. Яшьрәк чакларында алар күршеләр булып яшәгән. Хәтимә әби — өлкәнрәк, әмма яшь аермасы ахирәтлеккә һич киртә була алмый. Малай авылы — аларның икесенең дә язмышы, шушы үзенчәлек аларны якынайта да инде.