+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
17 октябрь 2015, 20:56

“Әүлия кабере” нинди сер саклый?

Бәләбәй районының Тузлыкуш авылы тирәсендәге бу урын тылсым сыйфатлары белән дан тота.1995 елның эссе җәе әле дә күпләрнең хәтерендә булыр. Бәләбәй районының Тузлыкуш авылы... Июль урталары... Май башыннан бирле җиргә бер тамчы да яңгыр төшмәгән. Бөтен тирә-як сап-сары, кибеп беткән. Табигать үзенең халәте белән октябрь аен хәтерләтә. Минем студент чак, гаиләбез белән посадкада печән хәзерлибез. Анысының да рәте юк, үлән биеклеге бер карыштан артмый. Монысыннан да хәтәррәге – бәрәңге чәчәк атар-атмастан сабаклары көеп бетеп килә! Ә бу инде фаҗига, кышка төп ризыксыз керүең дигән сүз. Заманы да нинди бит әле – Ельцинның йотлык еллары!

Шундый көннәрнең берсендә, кичен көтү кайтуын каршылап капка төбендәге эскәмиядә утырганда, яныбызга күршебез, сугыш ветераны Әхмәт ага Төхвәтуллин килеп басты. (Ул күптән бакыйлыкта инде, урыны җәннәттә булсын!) Урын бирдек. Күршебез кесәсеннән тәмәкесен тартып чыгарды, шырпы сызып кабызды, тәмләп суырды һәм күзләрен кысыбрак безгә карады да, сүз башлады.
– Оланнар, эш болайрак барса, көзге уңышсыз калабыз бит. Бер тамчы яңгыр юк. Сәбәбен беләм мин аның: “Әүлия кабере”н рәнҗетте халык, таптады, өстенә көтү кертте, чишмәсен нәҗесләде. Бу һич тә яраган эш түгел! Хәзер исә әҗерен алабыз...
Яңгыр белән кабернең үзара бәйләнешен бөтенләй аңламасак та, бабайның кайгы-хәсрәтен уртаклашкан булып, уфтанып баш кактык. Әхмәт ага тәмәкесен татлы итеп тагын бер суырды да, ныклы фикергә килеп, ахрысы, төпчеген җиргә атып бәрде.
– Җитте, оланнар! Иртәгә үк авылның барча әби-бабайларын җыеп, “Әүлия кабере”нә алып барам! Җәяүләп барырбыз, дога кылырбыз, чистартырбыз, гафу итүен сорарбыз! Кем белә, бәлки, файдасы да булыр. Һичьюгы, күңелем тынычланып калыр! – диде дә, таягына таянып, тыкрыктан башы күренгән сыерын каршыларга атлады...
“Әүлия кабере” Бәләбәй районының Тузлыкуш һәм Ирек авыллары арасында, урман авызыннан ерак түгел, тау битендә урнашкан. Балачакта ишеткән риваятьләр буенча, анда үзенең җиде сәхәбәсе белән бергә төбәккә Ислам дине таратып йөргән Әүлия җирләнгән. Без үскән сиксәненче елларда бу урын изге дип санала иде: – каберләр таш белән уратып алынган, анда кереп җиләк җыярга, малдан таптатырга ярамый, юкса Әүлия рәнҗеше төшәргә мөмкин, дип куркыталар. Кабернең баш очыннан тешләрне камаштырырлык салкын, саф сулы Әүлия чишмәсе бәреп ята. Аның тәме әле дә тел очымда тора. Бәлки, сәер яңгырар: хәтта атеистик совет заманында да халык күпкә иманлырак иде шул, өлкәннәргә, ата-бабаларга, рухи кыйммәтләргә ихтирам зур иде. Хәзер авыл саен мәчет яисә чиркәү салынып, телевизор экраннарын вәгазь укучы дин әһелләре тутырса да, гый­бадәтханәләргә йөрүче юк дәрәҗәсендә. Ата – улны, ана кызны белми. Туксанынчы елларда халыкны алыштырып куйдылармыни: “Әүлия кабере” өстенә көтү кертеп, пычратып, чардуган ташларын, хуҗалыкта кирәк булыр дип, кем кая ташып бетерде. Авылдашларының гаебе өчен ярлыкау сорап, “Әүлия кабере”нә барырга булды күршебез.
Иртәгәсен көн чалт аяз иде. Челлә. Термометр 40 градус эсселекне күрсәтә. Тәрәзәдән күрдем: Әхмәт агабыз, үзе белән унлап әбине ияртеп, тыкрыкка кереп китте. Аларга бер-ике бабай да кушылган. Барысы да бик өлкән: сиксән яшькә якынлашканнар, аннан узып киткәннәре дә бар. Без аларны озатып калдык та печәнлегебезгә юл тоттык. Ярты көн буена челләдә телне аркылы салып печән чапкач, төшке ашка өебезгә кайттык.
Көн чалт аяз, яңгырның исе дә юк. “Барып чыкмады Әхмәт бабайның нияте, Әүлия рәнҗешенең әкият икәнлеген белә идек бит инде!” – дигән фикергә килеп, ишек алдына чыктык. Карашыбыз офык читенә төште. Анда кулъяулык зурлык кына болыт ишарәсе пәйда булган иде. Ул берничә минут эчендә күзгә күренеп зурайды, каты җил исә башлады. Ә тирә-якта кояш кыздыра! Менә теге болыт авылыбыз өстенә килеп туктады һәм өстебезгә инде ике ай буена күрмәгән җылы яңгыр коярга тотынды! Аның шифалы тамчыларыннан гөлчәчәкләр күзләрен ачты, бәрәңге сабаклары тернәкләнеп китте, табигать яңарды. Көчле яңгыр төп-төгәл бер сәгать яуды. Аннары барча табигать тынып калды. Күк тәхетенә янә Кояш галиҗәнаплары менеп утырып, аяусыз нурлары белән җирне кабат кыздыра башлады. Тик табигать, иркен тын алып, дымга туенып өлгергән иде инде.
Без бу яңгыр кипкән печән­нәребезне харап иткәндер инде дип, посадкабызга ашыктык. Тик, ни гаҗәп, яңгыр бары тик авыл өстендә генә яуган иде! Тузлыкуштан, күп булса, 500 метр – 1 чакрым өстәрәк урнашкан олы юл коп-коры, тузан тузып ята. Якындагы Байрак, Чаганлы, Әзәкәй, Керип, Кушъелга, Мәтәүбаш авылларында яңгырның әсәре дә булмаган! “Күреп тордык, әллә каян кечкенә бер болыт килеп чыгып, мизгел эчендә зурайды да Тузлыкуш өстенә килеп туктады. Аннары сездә көчле яңгыр башланды, безнең авылларда хет бер тамчы тамсын!” – дип сөйләде соңрак аларда яшәүчеләр.
...Кичен көтү каршылаганда яныбызга янә күршебез Әхмәт ага килеп утырды.
– Белдегезме инде абзагызның кем икәнлеген! – диде ул, безгә җиңүче карашын ташлап. – Барыбер үз дигәнемне иттем бит!
Күршебез тәмәкесен кабызды да тәмләп сөйләп китте.
– Җыйдым картларны. Хәлсезләр, көчкә атлыйлар. Җәяү бармыйк, дип, баш тартучылар да табылды. Аңлаттым, алай ярамый, дидем, ышандырдым. Дүрт чакрым араны ике сәгатьләп атладык. Барып җиткәч, иң башта дога кылдык, аннары чишмә башын тазартып, яңадан казып чыгардык. Кабер эчләрен чүп-чардан чистарттык, таш чардуганнарның җимерелгән урыннарына таш тездек, Әүлиядән ярлыкау сорап, кабат Коръән укыдык, чишмә суына хәер-сәдака салдык. Аннары кайтып киттек. Басу капкасына җитәрәк, әллә каян болыт пәйда булды да, авылга килеп керүебезгә көчле яңгыр башланды. Лычма су булып кайтып кердек. Тик барыбыз да бәхетле идек. Менә бит Ходайның рәхмәте! – дип күккә карады күршебез.
Безнең материалистик караш сеңдерелгән аңыбыз мондый күренешне кабул итә алмый иде. Тик нәтиҗәсе күз алдында – яңгырга үзебез шаһит булдык ич! Соңыннан, каникуллар тәмамланып, БДУга укырга баргач, таныш географлардан моның сере белән кызыксындым. Алар: “Синең күршең я метеорологик аппаратларга ия булган оста алдакчы, я озак еллар һава торышы үзгәрешен өйрәнеп, күзәтү алып барган үзешчән белгеч”, – дип көлделәр генә. Мин аларга ышанмадым. Әхмәт аганы барысыннан да яхшырак мин беләм бит. Каян килсен ди ул җиде сыйныфлы авыл мәктәбен тәмамлаган ветеранга катлаулы метеорологик аппаратлар?! Аннары, бабайның табигатькә күзә­түләр алып баруы хакында да ишет­кәнем юк иде. Димәк, сер тирәндәрәк ята... Һәм аның кайчан да булса ачылуы шулай ук шикле. Хәер, ачылмыйча калсын да. Бу дөньяда серләрсез яшәү бик күңелсез булыр иде...

Автордан: Идел-Урал төбәгендә Әүлия каберләре бихисап. Һәр төбәктә алар белән бәйле ышанулар, легенда-риваятьләр киң таралган. “Тулпар” журналының бишенче санында дөнья күрәчәк “Әүлияләр яткан җир...” дигән язмадан алар белән тулырак таныша аласыз.
Читайте нас: