+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
22 октябрь 2015, 22:39

“Хыялым – велосипедта хаҗга бару”

Әлегә Вил Латыйпов ике тәгәрмәчтә Стәрлетамакка сәфәр кылган.Кешегә сәламәтлек бушлай бирелә. Ә бушлай килгән әйбернең, гадәттә, кадере булмый. Шулай да, сәламәт тормыш алып бару елдан-ел заман ихтыяҗына әверелә. Хәтта кайберәүләр өчен ул мода кебек. Әңгәмәдәшем шундыйларның берсе – Уфада яшәүче Вил Латыйпов.Вил Латыйпов Мәчетле районының Яңа Мөслим авылында туган. Беренче сыйныфта укыганда әтисе мәрхүм була. Аларның гаиләсе берничә тапкыр яшәү урынын үзгәртә. Вил сигезенче сыйныфта Уфага килеп, Рәми Гарипов исемендәге 1нче башкорт гимназиясендә укый башлый. Хәрби хезмәттә була, нефть институтын тәмамлый. Төрле оешмаларда инженер булып эшли.

— Вил әфәнде, кешеләр машина алыштыра, ә сез велосипед алгансыз. Мин дә балачакта велосипед белән бик дус идем. Сез һаман да малай булып калгансыз икән.
— Мин студент еллардан башлап велосипед белән ныклап дуслаштым. “Спорт”, “Турист” дигән биш тизлекле спорт велосипедларым булды. Без ерак араларга сәяхәтләр оештыра идек. Велотуризм белән шөгыль­ләндек. Эшли башлагач, велосипед онытылды. Менә, ике дистә еллап өзеклектән соң, кабат “тимер ат”ны йөгәнләргә булдым. Бу гади генә велосипед түгел. Ул циклокросс төренә керә. Нинди юлда да бердәй әйбәт йөри торган, мин аны Мәскәүдән заказ белән кайтарттым. Хакы да ярыйсы.
— Шундый шәп булгач, аннан төшәсе дә килмидер инде.
— Эшкә баргач, ашаганда, йоклаганда төшеп торам. Быел ерак арага да сәяхәт кылдым. Стәрлетамак шәһәренә барып кайттым.
Өч кеше барырга сөйләшкән идек, көне җиткәч, икесе баш тартты. Мин күп уйлап тормадым, чыгып киттем. Алты сәгатьтә Стәрлетамакка барып җиттем.
— Билетка акча түгәсе дә, юл хәрәкәте кагыйдәсен бозып, полиция белән тарткалашасы да юк.
— Әйе. Юл хәвефсезлеге хезмәткәрләре аптырап карап калалар. Юллар ярыйсы, әйбәт. Тик зур “фура”лар узганда алардан чыккан җил өстери. Ләкин аларга тагылып, өстерәлеп йөргән дип уйламагыз. Шактый тир агызырга туры килде. Барып җиткәч шундый рәхәтлек кичердем, сүз белән генә аңлатып булмый. Моның вакытлы гына авырлык булуы өчен шатланасың. Шулай бервакыт миңа каршы судлашып йөргән кеше очрады. Кочаклап аласым килде үзен.
Каядыр барып җиткәч, дөнья шундый матур күренә. Киләчәктә ерак араларга сәяхәт оештыру теләге бар. Казанга барырга теләүчеләр барлыгын беләм. Ә иң зур хыялым – велосипедта хаҗга бару.
— Аэропортка кадәр велосипедта, аннары очкыч белән димәк­чесезме?
— Юк, чынлап торып велосипед белән барырга исәп. Дөрес, аның өчен елына бер тапкыр бирелә торган айлык ял гына җитми.
— Мин күренекле язучы Нурихан Фәттахның да туган ягы — Яңавыл районына Казаннан велосипедта кайтып йөргәнен ишеткән идем. Сезнең тагын бер сәер ягыгызны беләм — “Яшел утрау көне” уздырасыз икән. Ризыкны төсләргә бүлү турында фикерләрегез гәзит укучылар өчен дә кызыклы булыр.
— Азык-төлекне салават күпе­рендәге төсләр буенча төркемләп куллану бар. Ул май катламыннан арыну һәм организмны витаминнар һәм минераллар белән тулыландыруны максат итеп куя. Мин тотканы – атнага бер яшел төстәге яшелчә-җимеш белән генә туклану көне. Ул көнне, атап әйткәндә, һәр сишәмбе, бары тик яшел алма, кыяр, виноград, банан, борчак, диңгез кәбестәсе, салат, киви ише азыклар гына ашыйм. Яшел чәй эчәм. Бу төр азыклар организмны кислород белән баета, ракка каршы файдалы. Кан басымын көйли, стресска каршы торучанлыкны көчәйтә.
— Икмәк тә күгәрә башлагач яшелләнә, сырның да шундый төре бар, каты эчемлекне дә “яшел елан” дип атауларын беләм. Болар да сезнең рационга керәдер?
— Юк, болары зарарлы азыклар.
— Сәламәт тормыш алып бару җәһәтеннән тагын ниләр эшлисез?
— Атнасына өч тапкыр бассейнга йөрим. Гәүдә авырлыгымны тәртиптә тотам.
Читайте нас: