Компьютерсыз — ике кулсыз
Хәзер тормышны компьютерсыз күз алдына китерүе дә кыен, ул яшәешнең барлык тармакларына да үтеп керде. Аның ярдәмендә эш күпкә җиңелләште. Компьютерлар медицинада, авиациядә, завод-фабрикалар эшендә зур файда китерә. Шулай ук архитекторлар, дизайнерлар өчен яңа мөмкинлекләр ачылды. Күпләр аның уңайлыкларыннан файдалана: коммуналь хезмәтләр өчен дә өйдән чыкмый гына компьютер аша түләп була, кайбер кирәк-яракны сатып алу өчен дә кибеткә йөрисе юк, компьютер аша гына заказ бирәсең. Хәтта гади хуҗабикә дә хәзер компьютерсыз — ике кулсыз. Киемгә тигән тапны ничек бетерергә, гөмбәне ничек тозларга — барысы да компьютерда. Ә инде балаларга, студентларга ул укуны күпкә җиңеләйтә: әзер иншалар, рефератлар Интернетта тулып ята. Әмма бу “тартма”га табынган вакытта без аның зыянын искә дә алмыйбыз. Компьютер алдында озак утырганнан күрү сәләте кимүне, электр-магнит кырының зыяны, аз хәрәкәтләнүгә күз йомганда да, психологик бәйлелекне телгә алып китми булмый. Чөнки табиблар, психологлар компьютерга бәйлелекнең, наркомания, эчкечелек, комарлы уеннарга бәйлелек кебек үк, чир булуын раслый. Кулланышка хәтта “сетеголизм”, “геймер”, “кибераддикция” дигән сүзләр дә керде. Сетеголизм — челтәргә бәйлелекне аңлатса, геймер — инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә “уенчы” дигәнне аңлата. Ә инде “кибераддикция” чынбарлыктан аерылу, уенга кереп китү, онытылу төшенчәсенә якын. Бу диагнозлар бик хәвефле, мондый балалар саны артканнан-арта бара, шуның нәтиҗәсе буларак, җәмгыятьтә компьютер аркасында кылынган җинаятьләр турында ешрак ишетелә башлады.
Виртуаль тормышта
Күптән түгел Чиләбе өлкәсендә коточкыч фаҗига булды: үсмер егет, уку алдынгысы, компьютерда уйнауны тыйган өчен әти-әнисен пычак белән кадап үтергән. Бу — беренче генә очрак түгел, мондый фаҗигаләр белән җәмгыять тәү тапкыр биш-алты ел элек очрашты. Компьютер аркасында укуы начарланганга шелтә белдергән яки уйнарга рөхсәт итмәгән өчен балаларның әти-әнисенә пычак, балта, мылтык белән ташланган очраклар теркәлде. Моннан берничә ел элек Волгоград өлкәсендә 16 яшьлек егет әнисен балта белән чабып үтерә. Компьютер әти-әнисенең улына Яңа ел бүләге була, әмма яз көне ул ватыла, ә көне-төне уйнарга күнеккән малай аны тизрәк ремонтлауны сорый. Укуында шактый артта калган улларына аны ремонтлап бирергә ашыкмыйлар. “Менә билгеләреңне төзәт, аннан ремонтларбыз, әле акча да юк”, — дип җаваплый әнисе. Әмма “Золотая секира” уенын тәмамларга өлгермәгән үсмер моның белән килешми, тиргәшә, компьютерын таптыра. Чираттагы тиргәшүдән соң диванда йокыга киткән әнисен балта белән чабып үтерә. Малай балтаны да юкка гына сайламый, “секира” — борынгы сугыш коралы, ягъни шул ук балта, сабы гына озынрак. Аның уенында нәкъ шул балта белән сугышалар һәм бер-берсен үтерәләр. Гомумән, балта — компьютер уеннарының күбесендәге сугыш коралы буларак кулланыла.
Краснодар өлкәсендәге фаҗига да шуңа охшаш. 15 яшьлек үсмер — гаиләдә бердәнбер бала була. Әти-әнисе аның өчен барысын да эшләргә әзер, яратуларының чиге юк. Уллары компьютер уенына кереп “баткач”, әтисе улы белән ныклап сөйләшә, укуын төзәтергә куша, әнисе исә уенын дәвам итмәсен өчен, компьютер клавиатурасын вакытлыча алып куя. Әмма көне-төне “Gothic” уенында утырган үсмергә бу ошамый, ул төнлә кувалда белән әтисенең башына сугып үтерә, аннары әнисе йоклаган бүлмәгә кереп, клавиатураны сорый, югыйсә, сине дә үтерәм, дип яный. Куркынган ана кирәкле әйберен чыгарып биргәч, үсмер, берни булмагандай, компьютерны кабызып, уйнарга утыра. Коты алынган ана бары тик иртән, улы йоклап киткәч кенә полиция чакырта ала.
Ижевскида укуын ташлаган, атналар буе фатирыннан чыкмыйча уйнаган 17 яшьлек үсмер чираттагы тапкыр аның компьютерын алып куярга омтылганда, әтисен пычак белән кадап үтерә. Петрозаводскида 22 яшьлек егет компьютерда уйнаганда үзен бүлдергән өчен 80 яшьлек дәү әнисен тукмап үтерә. Кемерово шәһәрендә 14 яшьлек үсмер уенның иң кызган мәлендә комачаулаган өчен 20 яшьлек апасы башына кирпеч белән сугып үтерә. Кызганычка каршы, мондый очраклар күбәя бара. Аларның һәрберсе, компьютер алдында озак утырып, балаларның агрессия туплавын, психикасы бозылуын күрсәтә. Алар, әйтерсең лә, чынбарлыкны бутаган һәм нәрсә булганын, ни кылганын аңлап җитми. Экранда үтереш-атышка күнегеп, алар тормышта бу фаҗиганең тирәнлеген аңламый башлый. Югыйсә, шундый җинаять кылганнан соң, бернинди үкенүсез, киредән компьютер алдына утырып, уенны дәвам итәрләр идеме?
Әйе, компьютер уеннарында запас гомерләр булса, чынбарлыкта беркемнең дә гомере кабатланмый шул. 14 яшьлек малай үзен уенда җиңгән өчен 17 яшьлек үсмердән үч ала, аны тукмап үтерә. Бу бит акылга сыймаслык хәл — уен өчен кешене яшәүдән мәхрүм итү.
Сашколар артканнан-арта
Психологлар инде күптән чаң кага, кеше көненә ике сәгатьтән артык компьютер артында утыра икән, аның психикасы бозыла, баш миендә үзгәрешләр башлана, дип раслый алар. Әле күптән түгел генә үзебездә, Учалы районында шундый хәл булды, аягы сынып өйдә торган үсмер, 22 сәгать буе компьютер артында утырып, һушын югалта, дәваханәгә барып җитә алмый, җан бирә. Екатеринбургта 12 яшьлек үсмер 12 сәгатен уен клубында үткәргәннән соң, инсульттан үлә. Мондый очраклар артканнан-арта бара. Тәүге мәлләрдә иң мөһиме — балабыз өйдә, начар компаниягә эләгеп урамда йөрми, дип шатланган ата-ана хәзер борчуда: баланы бу бәйлелектән ничек азат итәргә? Ничек коткарырга? Мисал өчен һәр ата-анага Интернеттан РЕН-ТВ каналы төшергән “Дорогая, мы убиваем наших детей” дигән тапшыруның Киевтан 10 яшьлек Александр Фокин (Сашко) турындагы чыгарылышын карарга тәкъдим итәм. Интернетта чамасыз утыру менә нәрсәгә китерә. Әлбәттә, монда балаларны, заманны, компьютерны гына гаепләү дөрес түгел, бу, иң беренче чиратта — ата-ананың гаебе. Башта без балаларның тыныч кына утыруына, безне йөдәтмәвенә, урамга чыгып китмәвенә сөенәбез, компьютерда уйнарга, аңа ияләшергә, аның белән тәмам “чирләргә” вакыт бирәбез, ә аннан соң үзебез үк чаң суга башлыйбыз, аларны шушы “чир”дән дәваларга тырышабыз. Эшне болай тирәнгә җибәрмичә, тәүдә үк ата-ана контроле булдырырга кирәклеге турында онытабыз.
Әйе, компьютерга бәйлелек — ул эчкечелек, наркомания кебек үк чир. Кытай галимнәре төрле җирдә яшәүче 14 яшьтән 21 яшькә кадәр 35 кешенең баш миенә компьютер томографиясе үткәргән, шуларның 17сендә үзгәрешләр табылган. Бу кешеләр үзләрендә компьютерга бәйлелек булуын, берничә тапкыр бу чирдән котылырга тырышып каравын, әмма нәтиҗәсез икәнлеген раслаган. Ә укучы балалар, үсмерләр өчен мондый бәйлелек тагын да куркынычрак, күрүебезчә, ул психик кына түгел, физик бәйлелеккә дә китерә. Статистика шатландырмый: безнең илдә һәр өч баланың берсе төрле дәрәҗәдә Интернетка бәйлелектән интегә. Мисал эзләп ерак йөрисе юк, һәрберебезнең баласының укымый башлавына, көне-төне экранга текәлеп утыруына зарланган танышлары бардыр. Проблема, кем әйтмешли, үкчәгә басып килә. Нишләргә соң? Бу заман чиреннән ничек котылырга? Психологлар, белгечләр баланы Интернет, уеннар белән таныштыруны мөмкин кадәр сузарга киңәш итә. Ягъни Интернетны бала никадәр озаграк белмәсә, шулкадәр яхшырак. Ә инде уеннар сорый башласа, аларның сыйфатын, эчтәлеген һәрдаим контрольдә тотарга, канкоешлы уеннар уйнарга рөхсәт итмәскә, һәм вакытны чикләргә кушыгыз. Тагын шунысы мөһим: баланы башка нәрсәләр белән җәлеп итәргә — бергәләп урманга йөрергә, төрле түгәрәкләргә язылырга, спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Компьютер аның бердәнбер юанычына әйләнмәсен.
Чит илдә ничек?
Интернетка бәйлелек — ул безнең генә проблема түгел. Чит илләрдә бу алданрак та барлыкка килде. Анда чаралар да күрелә. Әйтик, Англиядә реабилитация үзәкләре каршында “игроманнар” белән эшләүче бүлекләр бар. Анда балалар да, өлкәннәр дә дәвалана ала. Төньяк Кореяда 19 яшьтән кечерәк гражданнар алты сәгатьтән артык челтәрдә утырса, Интернетның тизлеге кими, ул уйный алмый башлый. Бу программа Мәдәният һәм спорт министрлыгы тарафыннан махсус уйлап чыгарылган һәм барлык компьютерларга да урнаштырылган. Кытайда 2007 елда ук Интернетка бәйлеләргә сыйфатлы ярдәм күрсәтер өчен реабилитация үзәкләре ачылган. Анда, шулай ук, уеннарда өч сәгать тоткарлансаң, махсус программа синең арытаба уйнавыңны чикли. Вьетнамда провайдерлар һәм уен клубларына кичке сәгать уннан иртәнге сигезгә кадәр онлайн-уеннарны ябарга кушачаклар. Боларның барысы да яшь буынны Интернетка бәйлелектән йолып калыр өчен эшләнә. Бездә әлегә бернинди чаралар да күрелми. Бәланең никадәр тирәнгә китүен аңлаган ата-ана балаларының бу чире белән ялгызы көрәшә. Югыйсә, әле тегендә, әле монда ата-аналарга каршы күтәрелгән балталар, пычаклар җитди сигнал да бит. Әмма чара күрергә ашыгучылар юк. Теләк булганда, бездә бу чараларны кулланып булмас идемени?
...Даниил Андреевның “Роза Мира” дигән китабында: “Кеше үзенә янаган куркынычны сизәргә сәләтле түгел икән, техника хакимлек иткән тармакны үз тормышыннан таш стена белән бүлеп куя алмый икән, ул кеше рухи гарипкә әйләнә”, — дигән сүзләре бар. Компьютер бүгенге көндә безнең балаларны “йота”, бала аның куркыныч якларын аңларга, боларга бәя бирергә сәләтле түгел. Димәк, рухи гариплеккә ерак калмаган. Һәрбер өлкән кеше бу турыда уйлансын, һәм, һичьюгы, үз баласы өчен булса да җаваплылык тойсын иде.