+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
10 ноябрь 2015, 21:05

“Сөенечле хәбәрне Уфада ишеттек!”

БДУда белем алучы кытай яшьләре үзгәрешләргә бик шат.Шушы көннәрдә кытай халкы, бигрәк тә андагы яшь әти-әниләр өчен күптән көткән сөенечле хәл булды: рәсми рәвештә гаиләдә икенче бала туу рөхсәт ителде. Әлеге карар Коммунистлар партиясенең Үзәк комитеты пленумында раслануы турында яңалыклар тасмасында да хәбәр бар. Әлегә кадәр Кытай Халык Республикасында һәр гаиләгә бер генә бала тәрбияләү мөмкинлеге бирелеп, икенче, өченче сабыен табарга теләүчеләргә дәүләткә зур күләмдә акча түләргә туры килә иде.

Быел Башкортстан дәүләт университетына укырга килгән кытай студентлары да әлеге хәбәрне ишеткәннән соң, үзләре яшәгән тулай торакта “кытай самовары”нда яраткан ашларын әзерләп, бәйрәм табыны оештырган. Сөенмәс­лекмени, 19-20 яшьлек кызларның тиздән үз гаиләләрен корасы, сабыйларын тудырасы бар. Без танышкан алты кызның берсе генә күпбалалы гаиләдә үскән. Ли Шеннаньның сеңлесе дә, энесе дә бар. Ул сабыйлар дөньяга тусын өчен кызның әти-әнисенә шактый акча түгәргә туры килгән. Калганнары — барысы да гаиләдә бердәнбер бала. “Ә бездә икенче баласын тудыручыларга хөкүмәт акча бирә” дигән сүзләрне ишетүгә кытай кызлары үзләренә генә хас ихласлык белән бер-берсенә карап елмаешып алды.

Вэй Вэньче, Ся Хуэймэй, Ян Шуанчень, Цао Мань, Ли Шеннань — булачак тәрҗемәчеләр. Әлегә алар — Наньчан университеты белән БДУ арасындагы килешү буенча урыс телен өйрәнергә килгән 3нче курс студентлары. Кызлар урыс телен мәктәптә өйрән­мәгән, югары уку йортында гына үзләре өчен чит саналган телнең үзенчә­лекләренә төшенә башлаган. Шулай булса да, хәзер инде алар бу телдә иркен аралаша. Кытай яшьләренең күпчелеге, безнекеләр кебек үк, югары белем алырга омтыла икән. Чыгарылыш сыйныф укучылары БДИга охшаш сынау тота, анда ул “гаокао”дип атала. Укучылар математика, кытай һәм инглиз телләреннән имтиханны мәҗбүри тапшыра, калганнарын сайлап алу тәртибе каралган. Әйтергә кирәк, бу илдә инглиз телен балалар бакчасыннан ук өйрәнә башлыйлар. Югары уку йортында белем алу түләүле, ә менә югары нәти­җәләр күрсәтүче студентларга исә стипендия алу бәхете тия икән.

Һәр кеше белән елмаеп кына сөйләшүче, ачык йөзле, шат күңелле, теремек кытай кызлары бүген Башкорт­станның башкаласында һәм иң абруйлы югары уку йортында белем алулары белән аеруча горурлана. Югары уку йортлары арасындагы килешү студентлар өчен зур мөмкинлекләр ачкан. Бу кыз­ларның әти-әниләре гадәти һөнәр ияләре: рәссам, укытучы, дәүләт учреждениесе хез­мәткәрләре, шәхси эшкуарлар, сатучы, пешекче.

“Кызлар, Уфа сезне ничек каршы алды? Гаҗәп­ләндергән нәрсәләр дә булгандыр, мөгаен?” — диюгә кызу-кызу сөйли дә башладылар.

— Самолет белән аэропортка килеп төшкәч, пассажирлар дәррәү кул чабарга тотынды. Мондый хәлне беренче генә күрсәк тә, без дә халыкка кушылдык.

— Шулкадәр эре кар яуганын беренче тапкыр күрдек. Искиткеч матур күренеш!

— Русиядә халык аз булуына аптырадык, Уфада да урамнар буш дияргә була, машиналар гына чаба. Ә бездә!..
­— Сездә автобуслар бик кечкенә, ике катлыларны бө­тенләй күрмәдек. Безнең шәһәрләрдә биналарны бик биек төзиләр, алар күккә ашкандай тоела. Биредә йортларның бәләкәй булуы аптыратты.

Кызлар безнең урамнарда электрда эшләүче велосипед күренмәвенә дә гаҗәп­ләнүен белдерде. Кытайда һәр кеше шул заманча велосипедта җилдерә икән.

— Милли ризыкларны да тәмләп карагансыздыр, кызлар? — дип сорагач, яшьләр тагын бер-берсенә карап көлешә башлады.

— Биредә барча ризык та безгә баллы кебек тоела, сез шулкадәр төче ашыйсыз. Ярый әле без яшәгән тулай торакта ашарга пешерер өчен бүлмә бар, шунда үзебезнең ашларны рәхәтләнеп әзер­либез.
Студент кызлар әйтүенчә, аларның һәр ашына диярлек ачы, тозлы-борычлы тәмләт­кечләр салына. Кытайда иң яраткан ашлар дөгедән, токмачтан әзерләнә. Алай гына да түгел, анда дөге бездәге икмәкне алыштыра икән. Алар, бездәге шикелле, токмачлы шулпаны ипи белән ашап утырмый.

— “Кытай самовары”нда пешкән аш ниндирәк була соң? — дип кызыксынам кызлардан.

— О, ул — безнең иң яраткан ашыбыз! Самоварны әйлән­дереп алган кечерәк тәлин­кәләрдә пешкән төрле ит, балык ризыклары, яшелчә, дөге, токмач һәм яшел тәмләткечләр була. Уртадагы самоварда кытайча шулпа пешә. Ризыкларны шуңа манып ашыйсың, телне йотарлык тәмле була!

Чит ил кызлары белән серләшеп утырганда алардагы гореф-гадәтләр турында да сораштык. Кытайда егет кешегә яратып йөргән кызына тере чәчәкләр бүләк итәргә ярамый икән, дип, каяндыр укыганым искә төште. Моны ишетүгә кызлар чыркылдашып көлеп җибәрде. Очрашып йөргәндә чәчәк тә, хушбуй да, сәгать тә, шоколад та бирәләр, ә менә мөнәсәбәтләр җитдиләнгәч, егет кызга ике бокал бүләк итә, бу — “гомерлеккә сине яратам” дигәнне аңлата, дип төшен­дерде миңа яшьләр.

— Сездә “4” санын яратмау нәрсә белән бәйле?

— Әйе, бу сан әйтелеше белән “үлем” сүзенә бик якын, шуңа да безнең халык аннан качарга тырыша.
Якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмен дә искә төшер­дек. Иң яраткан бәйрәмне ничек онытасың! Кытайда бу Яңа ел бәйрәме үткәннән соң, гыйнвар-февраль айларында (һәр елны күчеп йөри) кытайча Яңа елны каршылыйлар. Әлеге бәйрәмдә гаилә белән өстәл артына җыелышып, үзлә­ренчә әзер­ләнгән пилмән ашау гадәте бар икән. Күпчелек әсәрләргә, фильмнарга кертелгән герой — Кытай драконы булып йөрүче персонажлар хәзер авылларда гына калган булуын да белдек әле талибәләрдән.

Кытайда бүген яшьләр арасында икътисадчы, юрист, табиб, архитектор һәм укытучы һөнәрләре бик популяр икән. Ә менә бу мөлаем, ихлас күңелле кытай кызлары урыс телен, аның халкын, мәдә­ниятен, гореф-гадәт­ләрен якыннан өйрәнү өчен тәрҗемәче һөнәрен сайлаган. Әфарин, кызлар! Дуслык кү­перен ныгытучыларга уңышлар гына телисе кала.
Читайте нас: