+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
17 ноябрь 2015, 21:18

“Норд - Ост” аерган язмыш

яки Хөссиятнең тормыш хикәяте.Ул 1967 елның сентябрендә, борынгы һәм гүзәл Бохара шәһәрендә дөньяга килә. Әтисе – шофер, әнисе тегү фабрикасында эшли. Яшь гаилә беренче сөю җимешләренә Хөссият дигән матур исем куша. Әле Хөссиятнең тагын өч сеңелесе, бер энесе булачак.

Үзбәкстанның кайнар кояшы астында өлгергән татлы җи­мешләрдәй Хөссият тә буй җиткереп, яшьлек чорына аяк баса. Бохара дәүләт институтына, башлангыч белем бирү факультетына укырга керә. Тезгә кадәр төшеп торган чем-кара дулкынлы чәчләр, шундый ук чем-кара куе керфекләр арасыннан кабатланмас яшьлек дәрте очкыннары чәчеп баккан коңгырт күзләр, сылу буй-сын... Чи­бәрләрдән-чибәр Хөссият спортны да бик ярата, җиңел атлетика буенча ярышларда катнаша. Беркөнне ул курсташ кызлары белән институтның спорт мәйданчыгында регби уйный. Кызларның уйнаганын күзәтергә ике егет килеп баса. Көлеп карап торалар. Аеруча озынрак буйлысының кинаяле көлүе бигрәк тә ошамый Хөссияткә. Тота да тубын аңа төбәп ата ул. Тик туп егетләрнең икенчесенә барып тия...

– Туктагыз әле! – җи­ме­релгән борынын кулъяулык белән каплаган егет кызның дәрестән чыкканын көтеп тора.
Үзенчәлекле танышу дуслыкка, соңрак мәхәббәткә әверелә. Әлим Хөссияттән алты яшькә олы булып чыга. Стоматология институтын тәмамлап, Хөссият укыган уку йортына читтән торып кергән икән. Бер ел дуслашып йөр­гәннән соң яшьләр матур итеп тормыш корып җибәрә. Бик белемле, тәрбияле, зур табиблар гаиләсенә килен булып төшә Хөссият. Әлимнең әти-әнисе, нәнәсе, апалары, аларның балалары... Барысын да ярата, барысына да ярый, барына да өлгерә яшь килен. Укуын читтән торып дәвам итә. Диплом алганда аның инде ике баласы – кызы Ситора һәм улы Айбәк була. Алты ел бергә яшәгәннән соң яшь гаилә ике катлы зур йорт бетереп чыга. Анда яшәгән матур мизгелләрне гомеренең иң бәхетле көннәре итеп искә алачак әле Хөссият...

Әлим Хөссиятнең эшкә чыгуына каршы була. Хатын-кыз балаларны карап, йорт эшләрен башкарып, тормышны ямьләп, өйдә утырырга тиеш, дип саный ул. Хөссият моңа каршы булмый да. Искиткеч җитеш, мул, матур тормышта яши алар. Һәрчак өй тулы кунак, бик күп бала-чага була. Хөссиятне бөтен туганнары ярата, ихтирам итә. Бер-берсен өзелеп сөйгән ир белән хатынның 1994 елда янә бер кызлары – Мөштәрибану дөньяга килә.

Соклангыч бәхетле көннәр кыска гына вакыт эчендә юкка чыга. Советлар Союзында үзгәр­теп корулар башлана. Кибет­ләрдә берни калмый, акча еш алышына... Әлимнең гөрләп барган эшләре табыш китерми башлый. Рәхәт тормыштан соң кинәт килгән кыенлыкларны бик авыр күтәрә Халиковлар гаиләсе. Әлим дорфага әйләнә, хатынын эшсез өйдә утыруда гаепли башлый.

Акча эшләү нияте белән икетуган абыйсы янына Мәскәүгә юллана ир кеше. Анда яңа ачылган клиникада эш башларга уйлый. Тик инглиз телен белмәү кире кайтырга мәҗбүр итә.

Хөссият бер уй белән янып яши башлый – чит илгә китәргә кирәк! Илне дә сайлый ул – Ирландия. Бу ниятне бик хупламаган ирен күндереп, Мәскәүдәге илчелеккә документларын ил­тергә китәләр. Аларның ир белән хатын икәнен белеп, документларны аерым-аерым тапшырырга киңәш итәләр. Башта Әлимнекен тапшыралар. Ул бик тиз хуплау һәм рөхсәт ала. Хөссиятнең документларын бераз соңрак тапшырып, көтәргә туры килә. Көтәләр. Көн артыннан көн үтә. Әлимнең виза вакыты чыгарга өч көн кала. Хөссиятнең документлары әзер түгел. “Башка көтеп булмый, мин китә торам”, ди ир.

Әлим иртәнге тугыз тула егерме минуттан оча торган самолет белән Ирландиягә юллана. Ә ун тула егерме минуттан инде бер мөселман кешесен дә илдән чыгармаска әмер бирелә. “Норд-Ост” вакыйгасы... Хөссияткә чит илгә китәргә насыйп булмый. Их, ирем бер генә сәгатькә соңрак очарга ниятләгән булса, дип, күп вакытлар уйлаячак әле Хөссият... Язмышка ничек ышанмыйсың...

Ә яшәргә кирәк. Өч баланы үстерергә, тәрбияләргә, укытырга, ашатырга кирәк. Ирен чит илгә җибәреп, балалары белән ялгыз калган хатын тота да... алтын сата торган кечкенә кибет ачып җибәрә. Ул моңа ничек ирешә? Рәхәт яшәгән чакларында стоматолог булып эшләүче иренә кешеләр теш куйдырыр өчен бик күп алтын әйберләр китергән була. Ә Хөссият алтын белән бик кызыксына, бу турыда күп укый, сыйфатын аера, кыйммәтле ташларны таный белә. Шуңа ул яхшы сыйфатлы, кыйммәтле ташлы алка, йөзек, беләзек, муенсаларны җыеп барган була. Менә аларның кирәге чыга да.

Әлим башта хатлар яза, шалтырата, гаиләсен кайтып алырга вәгъдә бирә. Тик вакыт үтә, вәгъдәләр үтәлми... Акча белән дә әллә ни ярдәм итә алмый. Бер елдан соң ялга кайта ул. Ирендә ниндидер кискен үзгәреш сизә Хөссият. Балаларын кочаклап озак елавы да күңеленә шом өсти. Шул китүеннән ике еллап вакыт үткәч, янә Үзбәкстанга кунакка кайта Әлим. Гаиләсен хәтта ял итәргә алып бара. Тик Ирландиягә алып китү турында гына сүз кузгатмый... Ә беркөнне Ситора әтисенең чемоданыннан фото таба. Әлимнең Ирлан­диядәге яңа гаиләсе белән төшкән фото... Аның инде чит илдә ике баласы бар икән... Бу вакытта нәкъ мәктәпне тәмамлап, медицина университетына укырга керергә җыенып йөргән кыз кискен нерв киеренкелеге кичерә, аны бик озак тынычландыра алмыйлар, туктамыйча елый да елый һәм бары бер генә сүзләрне кабатлый: “Әтинең яңа гаиләсе бар, ул безгә хыянәт иткән”... Югары уку йортына укырга керә алмый Ситора.

Хыянәт... “Мин аны, бәлки, кичерер идем, – ди Хөссият. – Ләкин ул бит миңа гына түгел, балаларга да хыянәт иткән, яңа гаилә корган”. Кешене никадәр көчле яратасың, аның хыянәтен кичерү дә шулкадәр авыррак, диләр. Кичерә алмый Хөссият Әлимне.

Ярый ла ул бәла берүзе йөрсә. Иренең хыянәте ачыкланыр алдыннан гына Хөссият белән хезмәттәшлек иткән, дус булып йөргән хатын бәлагә тарый. Дубайдан алып кайткан җиде контейнер товарын кон­фискациялиләр. “Алла хакына ярдәм ит!” – дип ялвара ул. Хөссият бөтен булган акчасын, алтыннарын аңа бурычка бирә. Ә ул чит илгә китә һәм башка кайтмый. Кинәт ишелеп төшкән авырлыклардан ни эшләргә белмәгән Хөссият берничә атнадан авырга калганын аңлый. Иренең хыянәте ачыкланганчы сагынып очрашып, бергә ял иткәндәге соңгы сөю җимеше... Ә ул “Үзбәкстанга башка кайтмыйм”, дип китте...

Бу көннәрне ул гомеренең иң авыр мизгелләре итеп искә алачак. Хөссият көчле депрессия кичерә, ирен уйлый, газаплана. Беркем дә аңа ярдәм итәргә ашкынып тормый. Ире белән бергә яшәгән чакта якын күргән дуслары, туганнары да йөз чөер­гәндәй була. Яшәргә, балаларын ашатырга, укытырга коточкыч рәвештә акча җитми. Кеше­ләргә ышанычын югалта. Бервакыт төнлә аянычыннан ни эшләргә белми хәтта тәрә­зәдән ташланырга уйлый. Кызы уянып, тотып кала...

Беркөнне кызы Ситораның репетиторына түләргә Хөссият­нең акчасы җитми, ул үзенең кыйммәтле алтын алкаларын тәкъдим итә. Сайора исемле бу хатын бик кешелекле булып чыга. Алкаларын алмый, Хөссиятнең хәлләрен сораша башлый. Ул бөтен аһ-зарларын сөйләп бирә. Киңәш белән дә, акча белән дә ярдәм итә аңа Сайора. Аны тыңлап, фатирын сатып, элекке тормышын хәтер­ләткән Бохарадан Ташкентка күченә Хөс­сият. Нәкъ Ташкентта, ямьле май аенда улы Шохжахон дөньяга килә. Бала бик авыру, зәгыйфь булып туа...

– Миндә дүрт бала, ирем, эшем, акчам юк, нишләргә? – ди ул беркөн чарасызлыктан торак идарәсенә килеп.
– Подъездлар ремонтлый алырсызмы?
Алмый буламы соң, башка чараң калмагач... Ситора белән Айбәкне алып, подъездларда ремонт эшләрен башкарырга тотына Хөссият. Бераз акча булу белән бәләкәчкә бала арбасы алалар, дарулар... Шулай да бу акча очны-очка ялгарга чак җитә. Ә сабыйны дәваларга күп кирәк...
Беркөн бик арып, кич трамвайда кайтып бара Хөссият. Очы-кырые булмаган уйларыннан үзе дә сизмәстән күз яшьләре агып төшә.
– Сезгә ни булды? – бер урыс хатыны аны күптән күзәтеп бара икән.

Сүз артыннан сүз китеп, таныш булмаган хатынга күңелен ачып бирә Хөссият.

– Барысын да ничек бар шулай кабул итегез. Баш китәрлек әллә нәрсә булмаган бит. Балаларыгыз исән-сау. Бәләкәй улыгыз да дәвалану ала, савыгуга таба бара, – ди аңа юлдаш хатын. – Ә үзегез болай күңел төшен­келегенә бирелеп, агым буйлап бармагыз. Көрәшегез, тормышыгызны яхшыртырга тырышыгыз.

Бу сөйләшүдән соң Хөссиятнең күңеленә ничектер җиңелрәк булып китә. Күп тә үтми, ул бер карарга килеп, Мөштәрибану белән Шохжахонны әнисенә калдыра да, өлкән балаларын алып, Мәскәүгә юллана. Акча эшләү, тормышын яхшырту, баласын савыктыру максаты белән...

Хөссиятнең Мәскәүдәге тормышы, ниләр күргәне-кичергәне турында бер китап язарга булыр иде, мөгаен. Без кыскача гына танышып китәбез.

Күз яшьләренә ышанмаган Мәскәү Хөссиятне дә колач җәеп каршы алмый. Эш табу җиңел булмый. Мең бәла белән, горурлыгын сындырып, Әлимнең туганы Рөстәмнең чакыруы буенча аның тегү фабрикасына урнашалар. Тырышып, намуслы эшлиләр. Хөссият, әлбәттә, ике арада йөри. Күпмедер вакыт эшләгәннән соң ул Үзбәк­стан­дагы балалары янына кайтып торып ала. Бераздан тегү фабрикасыннан китәргә туры килә. Улы “Рамстор” төрек компа­ниясенә кондитер булып урнаша. Кызы да шунда эшкә керә. Хөссиятне язмыш “Домашний ангелочек” фирмасына китерә. Бу фирма акчалы клиентларның авыру, олы яшьтәге туганнарына караучылар табу белән шөгыль­ләнә. Хөссияткә билгеле актриса Наталья Андрей­ченконың хас­таханәдә урында яткан нәнәсен, Ася әбине карарга туры килә. Аның әнисенә дә барып ярдәм­ләшеп йөри ул. Андрей Мала­ховның күршесе булырга да туры килә.

Беркөн Ася әби якынлашкан әҗәлен тоепмы, рухани чакыртып, гөнаһларын җибәртүне сорый. Атеистка булган кызы моны рөхсәт итми. Шулай да Хөссият әбине бик кызгана һәм аның соңгы теләген үтәргә уйлый. Җаны-тәне белән мөселман булган хатын курка-курка чиркәү ишеген атлап керә һәм... елап җибәрә. Аның янына рухани килә, тынычландыра, әйбәт итеп сөйләшә. Хөссият үлем түшә­гендә яткан әбинең соңгы теләген үтәүгә ирешә.
Бераздан Хөссиятне... Төр­киягә чакыралар. Ася әби белән бер палатада Әнкара­дан да әбекәй яткан һәм ул Хөссиятне бик ошаткан икән. Телне аңла­маса да, әбекәй белән уртак тел таба Хөссият...

Шулай ал-ял белми, көннәрен хезмәттә үткәреп, кечкенә улын тулысынча савыктыруга ирешә тырыш хатын. Мәскәүдәге “Мегафутс” компаниясендә пешекче булып эшли. Аның телне йотарлык тәмле ашларын яратып, кешеләр корпоративлар үткәргәндә, өйдәге мәҗлесләргә дә табын әзерләргә чакыра башлыйлар. Шунда ул күренекле кешеләр белән танышып, дуслашып китә. Ачык күңелле, уңган, кешелекле Хөссиятне үз итәләр. Матди яктан да тормышы җайланып китә, Ситора кызы кияүгә чыга. Шул вакыт Хөссиятнең тормыш офыкларында янә... Әлим пәйда була. Ир чит илдәге гаиләсеннән дә аерылган, Хөссият белән яңадан кушылырга тели, кылган гамәленә бик үкенә. Ләкин Хөссият хыянәтне гафу итә алмый.

Беркөнне хатынның “йолдызлы” танышы, дусты, күренекле астролог Павел Глоба болай ди:
– Сиңа Ташкент белән Мәскәү арасында йөрергә җитәр, тулысынча Русиягә күченергә кирәк. Йолдызлар шулай куша...

Хөссият инде үзе дә күптән бер шәһәрдә төпләнеп, үз эшен ачып җибәрү турында уйлап йөргән була. Балалары белән дә уйлашып, алар мөселман шәһәре, безнең гүзәл башкалабыз Уфаны сайлыйлар. Фәридә исемле эшкуар хатын белән танышып, кафе ачып җибәрәләр. Хөссиятнең документлары тиз генә әзер булмый, шуңа барысын да Фәридә исеменә яздырып торалар... Хөссият балалары белән (бу вакытта инде өлкән улы да, кызы да гаиләле булалар) Затон бистәсеннән 12 сутый җирдә янәшә урнашкан ике өй сатып алалар. Икенче көнне үк янгын чыгып, өйнең яхшырагы янып бетә, җәйгесе кала... Дусты дип ышанып йөргән Фәридә дә хыянәт итә – эшләр җайга салынып киткәнче генә Хөссиятне эшләтә дә, соңыннан компаньонлыктан чыгара. Хөссият салган акчаларын да ала алмый... Барысы да Фәридә исемендә, берни исбат итеп булмый... Ләкин күпне күргән Хөссиятне тиз генә сындырырмын димә, Затондагы җирен сата да, кечкенә кафе ачып җибәрә. Кызы һәм кияве белән бергәләп, җиң сызганып эшкә тотыналар. Улы Айбәк Дим бистәсендә ювелир булып эшли. Күптән түгел Мөш­тәрибану да кечкенә улы белән әнисе янына күчеп кайткан. Шохжахон 1нче мәктәптә 3нче сыйныфта укып йөри. Хөссиятнең тәмле ашларын яратучылар күп, шуңа кафедан кеше өзелми. Ләкин бина бик бәләкәй, төшке аш ашарга кергән кайберәүләр утырып ашарга урын җитмәүдән чыгып та киткәли. Хөссиятнең бүгенге көндәге иң зур хыялы – эшен җәелдерү. Зуррак бинада тагын берәр кафе яки ашханә ачасы килә. Юкса, кергән табышы фатирга түләргә һәм ашарга әзерләргә генә җитә.

– Эш тә эш, ничек соң шәхси тормыш? – дип сорамый булдыра алмыйм Шәрык гүзәл­легенең бөтен матур якларын үзендә туплаган мөлаем ханымнан. – Сезгә күз атучылар күптер ул...

– ­Мәскәүдә чакта бер депутат мине бик ошатып, язмышын да бәйләргә теләгән иде, ләкин мин риза булмадым, – дип тыйнак елмая ул. – Әлим дә кире кушылырга тели... Тик йөрәк ничектер кабул итә алмый... Шәхси тормыш хәзер инде минем өчен түгел, минем бары эшлисем генә килә, эшләргә ирек бирсеннәр.

Хезмәтенең матур җимеш­ләрен күрергә язсын Хөссияткә, дип, телисе килә.
Читайте нас: