+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
28 ноябрь 2015, 22:59

Азаматка ярдәм итик

“Кызыл таң” укучылары фаҗигагә тарыган яшь кеше язмышына битараф калмас дип ышанабыз.Тормышыбыз шулай корылган ки, алдагы минутта, хәтта алдагы секундта нәрсә буласын берәү дә төгәл генә әйтә алмый. Узган елның августында Мәләвез районының Нөгеш сусаклагычы буена ял итәргә барганда Илеш районы Базы-Куян авылы егете 21 яшьлек Азамат Янгиров та трамплиннан сикергәндә бәхетсезлеккә юлыгырмын дип һич кенә дә уйламый. Алда ни буласын төгәл белсә, трамплинга менмәгән, суга сикермәгән булыр иде дә соң... Нишләмәк кирәк, егетнең маңгаена язылганы шул булгандыр инде, күрәсең...

Үзгә бер бала була Азамат. Гаиләдәге биш бала арасында җыр-моңга, шаян сүзгә маһирлыгы белән аерылып тора. Мәктәптә һәм авыл клубында узган бер генә чарада да катнашмый калмый. Укытучылары һәм авылдашлары аны “артист егет” дип йөртә. Җыр-моңга сәләте булса да, язмышын сәнгать дөньясы белән бәйләми ул. Район үзәгендәге — 86нчы, аннары Нефтекамадагы 59нчы һөнәрчелек лицеенда эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. Аны тәмамлауга бераз төзелештә эшләп ала, соңыннан инде Себер якларына чыгып китә.

Узган елның августында — отпуск чорында барлыгы 11 кеше —туганнар-дуслар ял итәргә юллана. Башта Соль-Илецкига барырга уйлыйлар, соңыннан Мәләвез районы Нөгеш сусаклагычы буендагы ял базасында тукталырга карар итәләр. Һәркайсы 1500әр сум акча түләп, беседкалы һәм мангаллы яр буен сайлыйлар. Беренче көнне барысы да әйбәт була: су коеналар, шашлык кыздыралар. Икенче көннең иртәсе дә матур гына башланып китә. Тамак ялгап, су коенып алганнан соң, Нөгеш буендагы бер биек тауга экскурсиягә баралар. Аннан кайтуга тагын су керергә юлланалар. Нәкъ шул чакта Азамат трамплиннан сикереп карарга ниятли. Һәм шулай итә дә: башы белән суга чума. Чумуын чума, тик бу урында Нөгешнең тирәнлеге нибары ярты метр икәнлеген генә белми ул. Белер иде дә, бәлки, “Суга сикерергә ярамый” дигән кисәтү билгесе күренми. Алга китеп шуны да әйтим, соңгы елларда Нөгеш 3 метрга саеккан икән. Бу, Агыйдел саегу сәбәпле, Нөгешнең суын шунда җибәрү аркасында килеп чыккан.

— Бу хәл минем күз алдымда булды, — дип узган елның 9 августында булган хәлләрне хәтеренә төшерә Азаматның бертуган апасы Ләйсән Махиянова. — Азамат суга сикерде дә шундук калкып та чыкты. Аның йөзеп китмәвен күреп, бер-бер хәл булганлыгын аңладым һәм шундук аңа ярдәмгә ташландым. Тик соң иде инде. Энемнең һушсыз икәнлеген күреп, тиз генә “Ашыгыч ярдәм” чакырттым. Ул ярты сәгать дигәндә килеп җитте. Трамплин янына “Ашыгыч ярдәм” машинасы килеп туктауга ял базасы хуҗалары да безнең янга йөгереп килде. Һәм нишләделәр дисезме? Кирегә йөгереп киттеләр дә, каяндыр болгарка табып, безнең күз алдында трамплинны кисә башладылар. Шушы кадәр каты бәгырьлелекне күреп йөрәк таш булып катты ул чакта. Юлда барганда шәфкать туташы да биредәге ял базасында шушыңа охшаш хәлләрнең еш булуы, кайбер көннәрдә бирегә ярдәм күрсәтергә унар тапкыр килүләре турында сөйләде. Аның әйтүенә караганда, биредә элек ике авыл һәм ике зират булган икән. Фаҗигаләрнең еш булуын, суга батучыларның кайбер­ләренең хәтта гәүдәләре табылмавын ул шуның белән дә аңлатты.

Энем айга якын Мәләвез үзәк дәваханәсендә ятты. Азаматка “сцепившийся вывих С4 позвонка, компрессионный перелом С5 позвонка с компрессией и ушибом спинного мозга” дигән куркыныч диагноз куелды. Умыртка сөяге сыну сәбәпле, энебезнең аяк-куллары, гәүдәсе бөтенләй хәрәкәтсез калган иде. Биредә аңа умыртка сөягенә операция ясадылар. Аннары район үзәк дәваханәсенә күчерделәр. Монда аның ашказаны җәрәхәте ачылды. Шуннан Азаматны Уфадагы 21нче дәваханәгә алып киттеләр. Биредә янә ике операция ясадылар. Соң­гысында өч ай ятты энебез. Кышын гына өйгә әйләнеп кайтты. Берничә ай дәвамында дәваханә­ләрдә ятуына карамастан, хәле әллә ни үзгәрмәде. Бүген дә ул үзе кашык тотып ашый, утырып тора алмый.

Энебез үзенә килгән бәлане бик авыр кичерде: баштагы мәлләрдә төшенкелеккә бирелде. “Минем авырып ятуым турында берсенә дә әйтмәгез. Кешеләр белмәсен, мине кызганмасыннар”, — дип еш кабатлады. Ул шулай дисә дә, беренче көннәрдән үк аны аякка бастырырдай клиника-дәваханәләрнең адресларын эзли башладык. Кырымда һәм Мәскәүдә энебезгә ярдәм итәрдәй үзәкләр барлыгын белдек. Бу хакта Азаматка да әйттек. “Кырым һәм Мәскәү табиблары: “Терелереңә өмет бар”, дип әйтә бит”, — дигәч, аның күзләрендә дә өмет очкыннары кабынгандай булды.

Тик бу дөньяда бөтен нәрсә, хәтта сәламәтлекне кире кайтару да акчага барып төртелә шул. Алда телгә алынган клиникада (без, якынрак дип, Мәскәүдәге “Преодоление” реабилитацияләү үзәген сайларга булдык) дәвалану курсы үтәр өчен түгәрәк кенә сумма кирәк булып чыкты. Шуны күз уңында тотып, дусларым ярдәмендә “Вконтакте” сайтында “Азаматка ярдәм итик” дигән төркем булдырдык. Азаматның язмышына битараф булмаган кешеләр ике атна эчендә 70 мең сумнан артык акча күчереп өлгерде. Мәскәүгә барыр өчен тагын 1 миллион 55 мең сумнан артык акча кирәк. Киләсе елның гыйнварына кадәр (реалибитация курслары нәкъ шул вакытта башлана) бу сумма җыелып бетсә, Азаматны анда алып бара алырбыз һәм тиздән, бик тиздән ул үз аякларына басар дип өметләнәбез, — дип тәмамлады сүзен Ләйсән ханым.

Азамат бүгенге көндә ялгыз түгел. Янында аның өчен җанын ярып бирергә әзер әтисе белән әнисе, туганнары һәм изге күңелле кешеләр бар. Әйдәгез, без, “Кызыл таң”ны чыгаручылар һәм укучылар да, аның язмышына битараф калмыйк. Кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә тырышыйк. Уйлап карасаң, гәзитне алдыручы 7158 кешенең һәрберсе Азаматның счетына 50 генә сум акча күчергән очракта да, 357 мең 900 сум акча җыелачак. Бу үзе үк инде таләп ителгән сумманың өчтән бере дигән сүз.

Бәла агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри. Шушы хакта бер генә минутка да истән чыгармасак, Аллаһы Тәгаләнең һәр биргән көненә сөенеп, сәламәтлегебезнең кадерен белеп яшәсәк иде.

Азамат Рәсил улы Янгировка ярдәм күрсәтү өчен акча күчерү реквизитлары:
Номер карты Сбербанка: 639002069012434732
Бәйләнеш өчен апасы Ләйсән Махиянованың телефоны:
8-927-343-62-32.
Читайте нас: