Дәваханәгә авыр чирлеләрне китермиләр. Монда тирә-як авыллардан килгән җитмеш-сиксән яшьлек картлар, җиңел яисә озак дәваланучы авырулар ята. Кайберләре инде “штатлы” авыру булып беткән.
Дәваханәдә балалар да бар. Аларның бер ишеләренең башына шеш чыккан, икенчеләре кулын сындырган, өченчеләре тимрәүдән интегә. Берсе дә койкада ятып тормый, көнозынына дәваханәнең хан заманыннан калган, мүк белән капланган иске абзарларында, әрем, шайтан таягы баскан кура җиләге бакчасында йөгереп йөри. Укол ясау, дару эчерү өчен шәфкать туташлары аларны чак эзләп таба.
— Вася, уколга кер, чукынчык малай! — Шәфкать туташы Тәслимә апа ап-ак оекбаштан гына болдырга чыгып кычкыра.
Ап-ак йөзле, ябык гәүдәле алты-җиде яшьлек малай, ниһаять, зур галошларын сөйрәп килеп җитә.
Вася белән без палатада янәшә койкада ятабыз. Ул ерак булмаган мари авылыннан. Елына ике тапкыр ятып чыкканлыктан, аны биредә шәфкать туташлары да, санитаркалар да яхшы белә. Кер юуучылар, аш пешерүчеләр дә аңа кызганып карыйлар. Әнисе белән генә яшәгән ятим малайның йөрәге авыру. Уфада да дәвалап караганнар, район үзәгендә дә яткан, аннары бирегә җибәргәннәр. Аны, бәлки, Мәскәүгә алып барыргадыр, бәлки, чит илдә дәвалап буладыр. Ләкин моның өчен акча кирәк. Ә улы янына автобуста килергә дә акчасы булмаган савучы хатын моны эшли алмый.
Вася дәваханә тормышына күнегеп беткән, биредәге һәр агачны, куакны, бинаны, бүлмәдәге гөлләрне, приборларны, даруларны, көн тәртибен, монда эшләүчеләрнең барысын да белә, яңа килгән балаларга боларны теләп аңлата.
— Әйдә мин сиңа бер нәрсә күрсәтәм, — диде ул миңа пышылдап кына һәм кура җиләге бакчасының ерак почмагына ияртеп алып китте. Шайтан таяклары, кычыткан, әрекмән араларын ерып, бит-кулларны сыдыра-сыдыра алга атладык. Бакчаның бер почмагында такталардан куыш ясалган. Аның эчендә бәләкәй генә ак көчек утыра. Без килгәнне күргәч тә ул акрын гына шыңшып алды.
— Мин аны ат караучы Талип бабайдан барып алдым, көчекнең аягын ат басып сындырган иде, инде төзәлеп килә, — диде Вася, эт баласын кочагына алып. Куеныннан икмәк кисәге алып, эт алдына куйды. — Мин, ул үскәч, ауга чыгачакмын. Беләсеңме, аның кушаматы ничек? “Дружок!” Матурмы?
Васядан да бәхетлерәк кеше юк иде бу минутта. Ул көчекне озын ябык бармаклы куллары белән сыпыра, аннары минем кулны үзенекенә алып, эт баласының йонын сыпырта. — Йомшак, әйе бит? Тик Дружок барлыгын беркемгә дә әйтмә!
Безнең уртак сер барлыкка килде. Кайбер көннәрдә ул көчек янына үзе генә бара. Кайткач, Дружокның хәлен миңа сөйли. Өрә башлаганын да кайтып әйтте.
Васяның йөрәк өянәкләре бик еш була. Ул вакытта малай, агарынып, түшәмгә карап ята. Миңа ул, нигәдер, әбиләр сөйләгән фәрештә кебек күренә.
Бервакыт кичен ул, минем янәшәмә ятып, одеялым астына шуышып керде.
— Рәдиф, мин сиңа бер серемне чишсәм, беркемгә дә әйтмәссеңме?
— Честное пионерское, нишләп әйтим ди!
— Син хәтерлисеңме Тәслимә апа янына килгән кызны? Гүзәл исемле ул. Без аның белән яратышабыз.
— Кит аннан! Ничек инде?
— Валлаһи! Үсеп җиткәч өйләнешәбез.
Вася туктап кала. Мин дә дәшмим. Аның ябык кабыргаларыннан килгән җылылыкны тоям, кечкенә йөрәгенең аксый-туксый типкәне ишетелгән кебек була.
— Тизрәк үсеп җитәргә иде дә, Гүзәл белән өйләнешеп, матур-матур балалар үстерергә иде...
Дәваханәдә башка балалар да бар. Тучыбай авылыннан Сәлим исемлесе өлкәнрәк. Мотоциклдан егылып, битен, борынын сыдырткан. Нигәдер, ул Васяны яратып бетерми, җае туры килгән саен аңардан көләргә, кимсетергә тырыша:
— Малайлар, әнә Пәчә килә, качыгыз, чире йокмасын!
— Ну бу Пәчәне! Юньле кешегә тиешле кислородны сулап йөри бит!
Бервакыт малайлар белән бакчада таяк бәреш уйнап йөри идек. Безнең янга Вася да килде, уенга кушыласы итте. Ләкин Сәлим: “Пәчә, сине уенга кертмибез, таякны күтәрә алмыйсың, уйный белмисең”, — диде.
Мин дә, башкалар да Сәлимгә каршы чыккач, ул күпчелеккә буйсынырга мәҗбүр булды, тик моның белән аның Васяга булган үче генә артты. Без бу хәлсез малайны һәрвакыт яклый торган булдык, ә Сәлимнең моңа ачуы килә, без булмаганда Васяга нинди дә булса хөсетлек эшләргә маташа иде.
Дәваханәдә кичке унбердә утларны сүндереп чыгалар, әмма күзгә йокы керми. Җәйге йомшак җил, тәрәзәләрдән кереп, тәннәрне рәхәт кытыклый, иркәли. Күк йөзендә меңәрләгән йолдыз җемелди. Вася белән без төн буена сөйләшеп чыгабыз. Аяз күктәге йолдызларны күзәтергә ярата Вася.
— Рәдиф, менә кешеләр үлгәч оҗмахка керә, дип сөйлиләр. Мин оҗмахка кермәс идем, оҗмах бит ул җир астында. Мин миллион йолдызларның берсе булып күккә күтәрелер идем дә, җирдәге кешеләрне, сезне, дәваханәне карап торыр идем. Чыннан да, миңа калса, күктәге йолдызлар — үлгән кешеләрнең җаннары бит ул. Алар безгә эндәшә кебек. Рәдиф, үлгәч, без синең белән янәшә йолдыз булсак иде, әйеме?
Иртәгә мин кайтып китәм дигән көнне кичен ул бик каты елап керде.
— Вася, ни булды сиңа, нигә елыйсың?
Ул сулкылдавын тыя алмый, бөтен тәне белән калтыранып үкси.
— Дружокны үтергәннәр!
— Бәлки, үзе үлгәндер, чирли иде бугай.
— Юк, башында ярасы бар. Бу Сәлим эше булырга тиеш.
Вася төне буе йоклый алмый чыкты. Иртән мине авыл юлына кадәр озатып барды.
— Син дә булмагач, миңа бик күңелсез булыр инде. Бик сагынырмын, бәлки, озак та яши алмам.
Бер айдан мин Васяның үлеме хакында ишеттем. Бу хәбәр мине бик тетрәндерде.
Инде менә ничә еллар төнлә күккә карасам, андагы йолдызларның берсе минем бәләкәй дустым Вася җаны булып тоела. Бәлки, чыннан да шулайдыр.