+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
5 декабрь 2015, 23:37

Кабаклары – йөрәк рәвешендә

Өлкәнәеп барганда да эштән тәм табып, яшьләргә үрнәк күрсәтеп яшәүчеләр – тормышның яме.Безнең халык хезмәт сөючән. Хәтта өлкәнәеп барганда да эштән тәм табып, яшьләргә үрнәк күрсәтеп яшәүчеләр бар. Шундый гаиләләрнең берсе – Чишмә районының Акманай авылында яшәүче 79 яшьлек Кудашевлар.

Гаилә башлыгы Марат Әхияр улы Кудашев 14 яшеннән Акманай сөтчелек фермасында эшли башлый. 12 чакрым ераклыктагы Кара Якуп авылына ат белән сөт ташый.

– 1950нче авыр еллар иде ул. Бөтен авылга нибары бер ат. Шуның белән көн дә сөт илтәм, – дип искә ала ул. – Шунда лаборант кыз белән танышып киттем. Аның икетуган абыйсы паспорт өстәлендә эшли икән, бер сәгать эчендә паспорт эшләп бирде. Дим станциясенә вагоннар төзәтүче булып урнаштым. Шуннан армиягә алдылар. Өч ел хезмәт итеп кайтканнан соң, Уфага китеп, бераз заводта эшләп алдым, аннан Башкортстан кулланучылар җәмгыятенә водитель булып урнаштым. Авылдашым һәм сыйныфташым Дилара белән гаилә кордык. Хаклы ялга чыкканчы бер урында эшләдем.

Дилара Мөрсәлим кызы 16 яшеннән Уфадагы киҗе-мамык комбинатында йон эрләүче булып эшли башлый. Иң алдынгы эшчеләрнең берсе була. Берүзе алты станокны хезмәтләндерә. Биш еллык планны даими ике-өч елда үтәгәне өчен бик күп медальләр, мактау кәгазь­ләре белән бүләкләнә. Хезмәт кенәгәсендә бүләк­ләнү турында язар урын калмый, шыплап тула. Сочи, Ессентуки, Болгариягә бушлай юлламалар белән ялга бара. 43 ел эшләп хаклы ялга чыккач, Кудашевларның туган нигезенә кайтып төпләнәләр.

Марат абый да, Дилара апа да бер үк елның бер үк аенда туганнар, бер сыйныфта бер парта артына утырып укыганнар. Быел бергә яшәү­ләренә 55 ел тулган. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, мал-туар асрыйлар, дистәдән артык умарта тоталар. 40 сутый бакча үсте­рәләр. Яшелчә-җимеш белән сәүдә дә итәләр. Бердәнбер балалары – уллары Булатка, аның гаиләсенә, онык һәм аларның балаларына ярдәм итеп торалар. Иртә таңнан алып караңгы төшкәнче көннәре эш белән үтә. Бакчадан, мал-туар арасыннан кайтып кермиләр диярлек. 79 яшьтә дә хезмәттән ямь табып, уңышларына сөенеп яшиләр.

Марат Кудашев сүзләренә караганда, мал көтү генә авырлашкан. Авылда терлек тотучылар елдан-ел кимү сәбәпле, көтү чираты еш җитүгә зарланды. Быел көз аена 3-4 тапкыр көтүгә чыгарга туры килгән. Дөрес, ул эшне җиңеләйтү өчен малларны “УАЗ” машинасына утырып көтә.

– Авылда эш юк дип кул кушырып утырырга ярамый. Тырышсаң, нәтиҗәсе булмый калмый. Хәрәкәттә – бәрәкәт, дигәндәй, сәламәтлеккә дә файдасы бар. Моны без, аеруча, яшьләргә әйтер идек, – ди Кудашевлар.

“Ходай тырышканга бирә” дигән гыйбарә бар. Андый уңган кешеләргә Аллаһы Тәгалә дә нигъмәтләрен кызганмый. Яшелчә-җимешләре мул уңыш биргән. Быел хәтта бер төп бәрәңгеләре һәм кабаклары йөрәк рәвешендә үскән. Моны алар үзләренең парлап каршы алган күркәм юбилейларына Ходай тарафыннан бирелгән бүләк дип саныйлар. Алдагы елда бу кабак орлыкларын һәм йөрәк-бәрәңгеләрне чәчеп, шуларны үрчетеп карарга уйлыйлар. Күктә ни булмас дисең, очсыз-кырыйсыз күк бит ул дигән кебек, бакчада ни үсмәс дисең...

Кудашевларның бәрәңгедән мул уңыш алу серләре:
– Авыруга һәм корткычларга бирешмәсен өчен бәрәңгене “Престиж”, “Аккорд” кебек препаратлар белән эшкәртеп утыртырга кирәк. Шулай эшләсәң, колорадо коңгызы да ашамый, фитофтора да төшми. Берничә сорт утыртырга кирәк. Быел ике айда өлгерә торган “Рамона”, ак эчле “Удача” сортлары әйбәт үсте. “Жуковский” сорты уңды. Бер төптән берәр чиләк бәрәңге чыкты. “Луговский” исә октябрьгә кадәр үсте. Бик ярмалы булды. Яхшы уңыш алу өчен ике-өч ел саен орлыкны алыштырып торырга киңәш ителә. Әлбәттә, чүбен утап, җирен тиресләп торырга кирәк.
Читайте нас: