-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
9 декабрь 2015, 21:47

Шүрәлеләр кайда яши?

Урман-тауларның иң куркыныч урыны — әрәмәлек һәм сазлыклар. Анда беркем дә керми, йөрми, ә кыргый җәнлекләр өчен тыныч яшәү урыны ул. Шуңа да андый җирләр хакында халык арасында төрле легендалар, куркыныч вакыйгалар күп сөйлиләр.

1975 елда Габдулла Тукайның туган авылы Кырлайда булдым. Авыл зиратында сакланган бәләкәй генә урман нәкъ “Шүрәле” әкиятендәге кебек куркыныч, караңгы, шомлы.

— Чыннан да сезнең урманнарда Шүрәле булганмы? — дип сорадым Габдулланың тиңдәше әбидән.

— Әйе, — дип җавап бирде ул.

Шүрәлеләр кайда яши?

Мин бала, үсмер чагымда хәтта авылда гына да түгел, ә куе урманнар, биек таулар арасында үстем. Чөнки әнием колхозның сыер фермасында мал караучы, савучы булып эшләде. Җәй җиткәч терлекләрне авылдан 50-60 чакрымдагы җәйләүгә күчерәләр. Бала-чага белән бергә утызлап кешегә мунча зурлык кына дүрт алачык эшлиләр. Шулар барысы да аның сәкесендә, тезелешеп йоклый.

Йокларга яткач, олы апалар, абыйлар еш кына җен-пәриләр, шүрәлеләр турында сөйли иде. Без, балалар, алар сөйләгән вакыйгаларны күз алдына китереп, башыбызны юрган астына тыгып, тын да алмый, шым гына ятабыз да йоклап китәбез.

Чираттагы төн җитеп, тагын йокларга яттык. Тик күзләр йомылмый. Тып-тыныч. Бервакыт мал-туар мөгрәве, әтәчләр кычкыруы, кешеләр сөйләшүе ишетелмәсенме?! Барыбыз да тышка чыктык. Тик беркайда да кешеләр дә, мал-туар да күренми. Ә тавышлар каяндыр килә. Гаҗәп. Бу хәлне олылар — авылдан җәйләүгә җен-пәриләр күченә, дип аңлатты.

Без — дүрт малай, алачыклардан ярыйсы гына еракка китеп, әрәмәлеккә кура җиләге ашарга бардык. Ни күзләребез белән күрик, әрәмәнең иң төпкелендәге елга буенда ике Шүрәле су коенып утыра. Ялангачлар, озын чәчлеләр. Берсенең кулбашында миңе дә бар. Без, алардан куркып, тиз генә алачыклар янына качтык.
— Шүрәле күрдек, — дидек олыларга.

— Башкача анда бармагыз. Аларны икенче тапкыр күрсәгез күзегез сукыраер, — диде әниләребез.

Шулай да, Хәсән абый белән Мөхтәр абый, чыбыркыларын алып, аларны куарга әрәмәлеккә китте.

Бу хәлләрдән соң язмышым артист булып эшләргә Уфага алып килде. Бәләкәй генә фатир бирделәр. Улыбыз туып, дүрт-биш яшьләргә җитте.

...Бер елны җәйге өч айлык гастрольгә чыгып китәр алдыннан өйдә йокыны туйдырырга дип иртәрәк яткан идек. Хатынның күзләре тиз йомылды. Минем күзгә йокы керми. Улыбыз да йокламый. Балачактагы теге җен-пәриләрне сөйләгән идем, ул йоклап та китте.

Габдулла Тукайның да өе бик бәләкәй генә булган. Аны да йоклатыр өчен җен-пәриләр турында күп сөйләгәннәрдер инде. Ә ул шигырь юлларына салып безгә язып калдырган.

Менә бит халык иҗатыннан язучы әсәре ничек туа икән ул.

Күп еллардан соң авылыма кайткач, Агыйделдә кармак салып утырам. Хәсән абыйның печәннән кайтышлый хатыны белән су кергәнен күрдем. Теге вакытта Шүрәленең кулбашындагы кебек миңне күргәч, кармагым суга төшеп китте. Бәй, ул “шүрәле” дигәнем дә Хәсән абыйның хатыны булган. Аның хатынында да нәкъ шул урында иде миң. Ә инде җен-пәриләрнең күченеп йөрүе дә бик гади генә табигать могҗизасы. Төнге тыныч урман-тауларда, гадәттә, тавышлар яңгырап тарала. Ихтимал, малай чакта теге вакытта да ниндидер авылның сәер тавышлары безнең җәйләүгә үк килеп җиткәндер.
Читайте нас: