+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
10 декабрь 2015, 22:06

Табылмаса да алар югалмаган...

Зирәк Котышев гомерен хокук саклау органнарында хезмәт итүгә багышлаган. Икътисади җинаятьләр белән көрәш бүлегендә эшләгән ул. Аның тырышлыгы, максатчанлыгы нәтиҗәсендә бик күп закон бозу очраклары ачыкланган, кисәтелгән, ул “Милиция отличнигы” дигән мактаулы билгегә лаек булган. Отставкадагы милиция майоры лаеклы ялында да кул кушырып утырмый. Менә җиде ел инде ул Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган солдатларның язмышын ачыклау белән шөгыльләнә.

— Бу юнәлештә эшли башлавыма җәмәгатем, минем кебек үк отставкадагы милиция майоры Гөлсинә Габделхәй кызы этәргеч бирде. “Әйдә, Зирәк, минем Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган картәтиемне эзләп карыйк әле”, дигәч, бик теләп алындым әлеге эшкә, — ди Зирәк Равил улы. — Шушы җиде ел эчендә Бөек Ватан сугышы елларында эзсез югалган 350 солдатның кайда һәлак булганын, җирләнгәнен ачыкладым. Туганнарын табып, аларга хәбәр иттем. Күпләре, яугир кардәшләренең каберенә барып, зыярәт кылып кайту бәхетенә иреште. Әбинең 70 ел буена югалган дип исәпләнгән бертуган абыйсын һәм әтисенең энесен дә таптым.

Зирәк Котышев Дүртөйле, Илеш, Бүздәк, Благовар, Чакмагыш, Кушнаренко районнарыннан фронтта хәбәрсез югалган солдатларны эзли. Шуны да әйтик: бу изге эш өчен ул беркемнән бер тиен дә акча алмый. “Безне фашист коллыгыннан коткарган, тыныч тормыш бүләк иткән җиңүчеләр буыны алдындагы бурычымны үтим”, — ди ул. Хәбәрсез югалган солдатның кай тарафларда мәңгелеккә ятып калганын белер өчен Котышевка искиткеч зур күләмле эш башкарырга туры килә. Оборона министрлыгының берләштерелгән мәгълүмат базасын актарырга, Интернеттагы бихисап сайтлар буйлап “сәяхәт итәргә”, илебезнең төрле почмакларында эшләүче эзтабарлар отрядлары белән элемтәгә чыгарга, Бөек Ватан сугышы чорындагы приказларны, документларны өйрәнергә, һәр солдат турында бөртекләп мәгълүмат җыярга кирәк аңа. Туганнарының язмышын белергә теләп мөрәҗәгать итүчеләргә ул, әлбәттә, кулыннан килгәнчә ярдәм итә.

Туган илебез азатлыгы өчен гомерләрен дә кызганмаган яугир­ләребезнең якты истәлеген мәң­геләштерү эшенә яшь буын вәкил­ләрен җәлеп итү бик мөһим. Данлы тарихыбызны каралтырга теләүчеләр үрчеп киткән заманда балаларыбызны, оныкларыбызны чын ватанпәр­вәрләр итеп тәрбияләү — көн үзәгенә куелырга тиешле мәсьәлә. — ди Зирәк Равил улы. — Әлеге максатны күз уңында тотып, мин үзем гомер иткән Дүртөйле районында “Яшь гвардия” дип аталган эзтабарлар отряды төзедем. Аңа балалар йортында тәрбияләнүче үсмерләр һәм Иванай авылы мәктәбе укучылары керде. Яшь эзтабарларыбызның ирешкән уңыш­лары да бар инде. Быел яз алар “Хәтер вахтасы” дип аталган һәм бөтен ил күләмендә үткәрелгән чарада катнашты, Дүртөйле районы хакимияте бүләк иткән тимер эзләү аппараты белән Ленинград өлкәсендә казыну эшләре башкарып, ике билгесез солдат сөл­дәсе һәм тарихи кыйммәткә ия булган әйберләр тапты. Бүген әлеге солдатларның шәхесен ачыклау эшләре дәвам итә.
Зирәк Котышев әйтүенчә, Бөек Ватан сугышы чорында хәбәрсез югалган солдатлар арасында Сталинның “Бер адым да артка чигенмәскә!” дигән приказы нигезендә атып үтерелгән кешеләр дә күп.

— Тик тарих шуны сөйли: безнең ил — батырлар иле. Исемнәре әлегә кадәр билгесез булып калган каһарман яугирләребез санап бетергесез. Без, эзтабарлар, аларның исемен тарихка алтын хәрефләр белән язарга тиеш, — ди Зирәк Равил улы. — Мисал өчен, Муса Җәлил белән бергә “Идел-Урал” легионында фашистларга каршы меңнәрчә якташыбыз көрәшкән, әмма аларның 11енең генә исеме мәңгеләштерелгән. Яраланып, фашист әсирлегенә эләккән Благовар районы егете Әмир Үтәшев, мәсәлән, шул ук 825нче легион батальонында дошман биргән корал белән дошманның үзенә каршы сугышкан. Бу шәхеснең язмышы үзе бер китап язарлык. Француз партизаннары сафында фашистларга каршы көрәшә, ул — Франциянең милли герое. Бу ил аңа үзенең гражданлыгын, полковник йолдызларын тәкъдим итә, тик Үтәшев 1945 елда Туган илебезгә кайта һәм... 25 елга ирегеннән мәхрүм ителә. 1962 елда гаепсез дип танылгач, гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул үзе белән бергә фашистларга каршы сугышкан яудашларының исемнәрен аклау өчен көрәшә. Тик бу эшне башкару өчен аның гына гомере җитми...

Без Зирәк Котышев белән кышның беренче көнендә очрашкан идек, ә 3 декабрьдә, Билгесез солдат көнендә, Дүртөйле районының Җитемәк авылында 70 ел хәбәрсез югалган дип саналган Бөек Ватан сугышы яугире Васфи Баһаветдиновның җәсәден тантаналы рәвештә туган җир куенына тапшыру башкарылды. 1943 елда Ленинград өлкәсендә һәлак булган Баһаветдиновның сөякләрен эзтабарлар отряды нәкъ менә “Хәтер вахтасы” вакытында казып чыгара. Солдат янында медальон да табыла. Бу чара хакында гәзитебезнең алдагы саннарының берсендә җентекләп бәян итәрбез.
Читайте нас: