+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
17 декабрь 2015, 21:30

Туган нигездә уйный җил генә...

Барлык байлыклардан да кадерле кардәшлекне кайтарып алып булмый шул.Кеше тормышта мең төргә керә – кемгәдер ул тормыш юлдашы, әти яки әни, хезмәткәр, түрә... Әмма бар шундый бер мизгел – шушы мең итәкле күлмәген салып, кеше үзенең асылына кайта. Бу – туган йорт капкасын ачып кергән мизгел. Ах, ул келәнең җыр булып челтерәве, ишек ачылгач та борынга бәрелгән дөньядагы иң тәмле ис, идәннең таныш шыгырдавы... Әнә ул кайчандыр синең бишек эленеп торган ыргак урыны, менә әткәй бүрегенә дип махсус кагылган йөзле кадак, арырак әнкәйнең кул җылысын саклаган түгәрәк өстәл. Түрдә алар үзләре – шундый яшьләр, матурлар. Бу – район үзәгендәге бердәнбер фотоательеда зурайтып алынган фотосурәт. Син, нәүмизләнеп, аларның күзләренә багасың. “Кайттыңмы балам?!” дип, бер генә дәшсәгезче, кытыршы кулларыгыз белән бер генә тапкыр баштан сыйпасагызчы... Шунда үзеңнең тома ятим булуыңны искә төшереп, йөрәк кысып куя. Әмма бу уйны тиз генә куып җибәрәсең, әткәй-әнкәй үзләре булмаса да, алар корган оя, алар салган нигез бар бит әле! Нигез ташлары таралмаса, кеше мәңге ятим булмый. Их, таратмаска иде шушы ташларны...

Бу язмага күптән кул бармый торды. Редакциягә килгән хатның туган яклардан булуымы, кардәшләр арасында чыккан низагка катышудан уңайсызла­нумы, инде эшкә суд мөһере сугылумы кулга богау салгандай булды. Әмма шул ук мәсьәләгә кагылышлы янә бер хат алгач, каләмгә үрелмичә чара калмады.

...Муллаян абый белән Кәримә апа, узган гасыр башында туып, 1938 елда чәчләрен чәчкә бәйли. Аларның 5 баласы туа. Сугыш яланнарын гизгән яугир Муллаян Арслан улы тыныч тормышта җиң сызганып эшли, дөньялар бераз көйләнә төшкәч, илленче еллар башында алар йорт салып чыга. Хәзерге заман күзлегеннән караганда зур булмаса да, заманында ишле гаиләгә җылы оя була ул.

Балалар үсә, белем алып, төрлесе төрле якка таралыша. Авылда төпчек­ләре кала, йорт сала, матур дөнья кора. Ә әти-әниләре, озын, хәерле гомерләр яшәп, бакыйлыкка күчә. Муллаян ага балаларына тукып тормаса да, үз яшәү үрнәге белән тату булырга васыять итеп калдыра. Аңа тугры булып, 5 туган да һәр елны Җиңү бәйрәмен әтиләре исән чактагы кебек олылап үткәрә, туган йортка җыела торган була. Кәримә апа аларны хәлдән килгәнчә каршы ала, ә кулыннан көч китә башлагач, Уфадагы кызы Флүдә ярдәмләшә. Өч кыз арасында төпчек, ике малайга апа булгач, аңа бу вазыйфа килешеп тә тора. Картайган әнисенең төп ярдәмчесе булуы да табигый – хаклы ялга чыккач, ул күбрәк авылда тора башлый, кышларын аны үзе белән шәһәргә дә алып китә. Соңгы елларда туган йорт танымаслык булып үзгәрә – Флүдә апа бакчаларын купшыландырса, энесе Марат идән-түшәмне, тәрәзәләрне, электрүткәргечне алмаштыра, гомумән, аның тырышлыгы белән берничә ел дәвамында монда газ керә, коймалар алмаштырыла, кое казыла... Туган йорт кардәшләрне бергә җыючы, туплап, рухландырып торучы изге урын булып кала бирә.

Кәримә әбинең яше туксанга якынлаша. Ул инде тулысынча балалары кулына кала: яздан көзгә кадәр аны Флүдә кызы, кышларын авылдагы Данил улының гаиләсе тәрбияли. Кеше күзенә карап гомер итәргә мәҗбүр әбинең иң курыкканы – ялгыз калу. Бәхеткә, аның куркуы бушка була, хаста хәлендә дә ул балаларыннан хөрмәт күреп, аларга рәхмәтле булып мәңгегә күзләрен йома. Их, иртәрәк үлә шул әбекәй, тагын бер генә атна яшәгән булса да, балалары арасындагы бүгенге күңелсез хәлләр килеп чыкмас иде.

Кушнаренко районының Иске Тукмаклы авылы хакимияте башлыгы Камил Кәбиров:
– Картларга бирелә торган торак сертификаты күп гаиләләрдә низаг чыгара, хәтта аларның таркалуына китерә. Шул миллион сум акча өчен кан-кардәшләрнең туганлык җепләре шартлап өзелә.
Бу хәлләр йөрәкне әрнетә. Акча озакка бармый, бетә ул, ә бар дөнья байлыгыннан кадерле булган туганлыкны кайтарып алып булмый.


Сугышта һәлак булган, яисә тыныч тормышта сугыш яраларыннан үлгән яугирләрнең тол хатыннары (икенчегә тормышка чыкмаса) алырга хокуклы торак сертификаты бирелергә 7 көн кала, бик озак урында ятып чирләгәннән соң бакыйлыкка күчә Кәримә Ибәтулла кызы. Аны соңгы юлга озатырга балалары, якыннары җыела. Мәшәкатьләр арасында беркем дә Данилның кара йөзенә игътибар итми. Флүдәнең йөрәге тагын бер яман хәл булырын сизенеп тыпырчына. Һәм ул озак көттерми. Энесе аның берүзе калганын сагалап тора да: “Миңа миллион сум акча тәтемәсен дип, син әннәне үзең үтердең!” – ди. Флүдәнең аяк астында җир убылгандай була. Әмма бу бәланең башы гына була әле.

Бөтен туганнар әнисенең төпчек кызына язылган васыятьнамәсе нигезендә өй Флүдә исемендә булыр, аның янына шулай җыелышып торырбыз дип өметләнсә дә, йорт, аның янындагы җир, шулай ук пай җирләренең инде күптән Данил исемендә булуын белеп шакката. Документларда Кәримә әби имзасы булгач, яше туксаннан узган, ярымсукыр карчыкның аны ничек куюын күзалласалар да, нишлисең, законга каршы барып булмый, дип килешәләр.
Әниләрен җирләгәннән соң, балалар беренче тапкыр Җиңү бәйрәменә җыелыша. Балачактан калган гадәт буенча бу көнне алар дулкынланып көтеп ала. Әмма йортка керү түгел, ихатага аяк басу бәхете дә тими – ишектә йозак, капкада богау! Данилга шалтыратсалар, ул: “Берегезнең дә эзегез булмасын, хәзер милиция чакыртам!” – дип җикерә. Бу вакытта үзәкләрнең ничек өзелгәнен алар үзләре генә беләдер... Газиз нигез, туган йорт капкасы яныннан борылып китәргә мәҗбүр булалар. Изге Корбан гаетендә сарык чалдырып, әти-әни рухына Коръән укытып, күрше-күлән белән бәхилләшеп килербез дип, төянешеп кайтсалар – янә шул ук хәл.

Туганнар дөреслек эзләп судка мөрәҗәгать итә. Әмма карар алар файдасына булмый. Аны беркем дә шик астына куя алмый, иң кечеләренә дә 66 яшь булган туганнар язмышка күнә, үз картлыкларын уйлап тынычланырга була.
Ә шушы көннәрдә Муллаян ага белән Кәримә әбинең инде картлыкка аяк баскан, икенче группа инвалидлыкта булган балалары янә хәбәр ала. Хәзер алар суд чыгымнарын да түләргә тиеш. Кырык биш мең сум күләмендә. Данил файдасына.
Читайте нас: