+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
22 декабрь 2015, 20:53

“Әрмис” бүләге

Балык йолдызлыгы астында тугангадырмы, җәй көне су буеннан кайтып та керми Ильяс. Менә бүген дә бер чиләк балык алып кайткан.

— И, улыкаем, балык дип һушларың китә инде, — диде Нәфисә, чиләктә тыпырчынып ятучы караканатларга карап.

— Һи-и, әни, сөйләп торган буласың, балыкчының балыкка һушы китмичә, тагын нәрсәгә китсен инде?

Ильясы балыкка чыгып китсә, ул-бу була күрмәсен, дип, Нәфисәнең коты оча. Очмас та иде, бәлки, улын югалтудан курка. Ильясы — күз терәп торган бердәнбер таянычы. Нәзире вафат булганда улына өч кенә яшь иде. Шул көннән башлап Нәфисә тормыш арбасын ялгызы тарта. Улым тайгак юлга кереп китә күрмәсен дип, көне-төне Ходайга ялвара. Ишетә Аллаһы Тәгалә ананың теләкләрен, Ильясы акыллы гына булып үсеп килә.

Ильяс, һәрвакыттагыча, иртән-иртүк балыкка киткән иде. Төш җитүгә Нәфисәләрнең капка төпләренә трактордай киң, “КамАЗ”дай биек кара машина килеп туктады. Килеп туктавына киң ишеге ачылып китте дә аннан әзмәвердәй бер ир төште һәм туп-туры Нәфисәләрнең капкасына таба атлады. Капкага якынлашучының ялтыр башлы икәнен күреп алуга ук Нәфисәнең күңеленә шом йөгерде. Ялтырбаш, исәнләшеп, “Ильяс өйдәме?” дип килеп керүгә бөтенләй коелып төште. Телен чак әйләндереп:

— Т...түгел... Балыкка киткән иде, — дип кенә әйтә алды.
Егет, куркуыннан калтыранып-агарынып киткән Нәфисәгә тагын бер кат күз ташлады да саубулашып чыгып китте. Нәфисә шундук тәрәзә янына йөгереп барды һәм челтәр аша гына кара машинаның кая таба юл алганлыгын карап калды.

Ялтырбаш рулен уңга — Агыйдел елгасына таба илтүче Имәнлеккә таба борды. Моны күргәч, Нәфисә бизгәк тоткандай калтыранырга тотынды. Иреннәре исә бертуктаусыз: “Хәерлегә генә була күрсен берүк”, дип кабатлады.

Шул урында күпме басып торгандыр, белми, бераздан Агыйдел буендагы Имәнлектән баягы кара машинаның кире чыкканлыгын күргәч кенә җиңел сулап куйды. Бераздан Ильясның да җил-җил генә атлап кайтып килгәнлеге күренде. Нәфисә түзмәде:
— Кем иде ул теге ялтырбаш? — дип, улының каршына йөгереп чыкты.

— Ә-ә-ә, Фәнисне әйтәсеңме? Илгиз янына килгән ул.

— Илгиз янына килгәч, нишләп сине эзли ул?

— Илгиз бит Уфадагы апаларына кунакка китте, әни. Беләсең бит инде аның Уфадагы ресторан хуҗаларына балык һәм кысла сатып ятканын. Илгиз булмагач, Фәнис, балык сорап, миңа килде. Уфадан ук килгән кешене буш җибәреп буламыни инде? Балыгымның яртысын аңа сатып җибәрергә туры килде. Менә акчасы, — дип, кесәсеннән яшел меңлек тартып чыгарды Ильяс.

— Акчага алданып, Агыйделнең эченә үк керә күрмә, улым. Ишетсен колагың, яме!

— И, әни, әни, һаман бала-чагадай итеп күрәсең мине. 18 яшь бит инде миңа, 18 яшь! “Ыһ” та итмичә Агыйделне йөзеп чыкканымны да беләсең. Курыкма, әни, батмыйм мин суда, менә болай итеп балык сыман гына йөзәм. Юкка Балык йолдызлыгы астында тумаган бит инде мин! — дип, кулы белән балык йөзгәнен ишарәләп күрсәтте Ильяс.

— Балык кебек йөзүеңне беләм дә... Җаным тыныч түгел шул, улым... Әтиеңнең җанын да шул Агыйдел тартып алды бит әнә... Шул хәлдән соң мин ничек тыныч күңел белән сине елга буена җибәрим? — диде дә кече якка чыгып китте Нәфисә.

Әтисе дә, Ильяс кебек үк, балыкчы булган, Агыйдел буеннан кайтып та кермәгән, суда да шәп йөзгән. Әҗәлен дә нәкъ шунда тапкан. Көймәсе каплангач, көзән җыерудан су төбенә киткән.

Таң аттымы, Ильясны аяклары үзеннән-үзе Агыйдел буена тарта. Гүя, шунда, елга буенда, аны әтисе көтеп торадыр кебек тоела. Кармагын салып сәгатьләр буе әтисе турында уйланып утыра ул, киләчәккә планнар да кора. Әнисе генә яратмый аның бу шөгылен, “Балыкка киттем” дигән саен “Барма инде шунда!” дип каршы төшә.

* * *

Менә, алтын-сары яфрракларын тузгыта-тузгыта, җиргә көз дә килеп җитте. Ноябрьнең карлы-яңгырлы бер көнендә Ильяс та берничә сыйныфташы белән бергә хәрби хезмәткә юлланды. Улы өеннән чыгып киткән көннән башлап Нәфисәнең дә тынычлыгы югалды, күз нуры бер генә минутка да күз алдыннан китмәде.
Шулай бер айлап үтте. Яңа ел бәйрәме дә якынлашты. Бөтерелә-бөтерелә яуган ак карларга карап, Нәфисә дә ак теләкләр теләде. Йөрәге дә бераз тынычлана төште.

Иртәгә — Яңа ел. Яңа ел төнендә Аллаһы Тәгаләдән бер нәрсә — улының хәрби хезмәттән исән-имин генә әйләнеп кайтуын сораячак Нәфисә!

Иртәгәсен өйдәге эшләрне бетерде дә, Яңа ел табынына тәм-томнар алып кайтырга кибеткә юлланды Нәфисә. Ул килеп кергәндә авылның иң ачы телле хатыннарының берсе Зәлифә белән сатучы Гөлфирә нәрсә хакындадыр кызып-кызып сөйләшәләр иде. Нәфисә килеп керүгә шым булдылар.

Нәфисә башта бер кило мандарин үлчәтте, аннары ысланган балык сорады, чыршы сурәте төшерелгән тортны да алырга булды. Болар янына кәнфит-печеньесын да салдырды.

— 990 сум, — диде Гөлфирә, калькулятор төймәләренә шалт-шолт басып.

— Өйдә меңлекләр калмаган. Биш меңлекне ваклый алырсың микән?— дип, Нәфисә Гөлфирәгә, кызыл кәгазь акча сузды.

Зәлифә түзмәде:
— Җәй буена кысла сатып, малай баетып китте диген, ә? — дип шундук төрттереп алды.
“Нишләп кысла сатсын ул? Дусты Илгиз шөгыльләнде бит ул эш белән. Минем малай яр буенда караканатлар гына кармаклап утырды”, — дип әйтәсе килгән иде дә, бу гайбәтче белән әйт­кә­ләшеп, телемне пычратмыйм, дип, тыелып калды Нәфисә. Сдачасын алды да рәхмәтен әйтеп чыгып китте.

Кибеттән чыгуга битенә ак кар бөртекләре килеп бәрелде. Күңеле әрнеп тулышса да еламады Нәфисә, тамак төбенә тыгылган төерне йотып җибә­рергә үзендә көч таба алды. Ак карларга карап: “Улыкаем, берүк исән-сау гына була күр,— дип тели-тели өенә таба атлады.

Өйгә кайтып табын әзерли башлауга Зәлифәнең сүзләре кылт итеп исенә төште. “Берәрсе булса, исем өчен генә булса да: “Улың ничек хезмәт итә?” — дип сорар иде, хәлләрен белешер иде. Үзгәрде хәзер кешеләр, замана белән бергә бик нык үзгәрделәр: кырысландылар, дорфаландылар, каты бәгырь­ләнделәр. Җир йөзендә кешеләрнең күңелен йомшартырдай берәр дәва бар микән?!”

* * *

Нәфисә, эшләрен бетереп, бәйрәм табыны артына барып кына утырган иде, телефон шалтырады. Ильястыр, дип шатланып, трубканы барып алды. Шалтыратучы, чыннан да, “әрмис” Ильяс булып чыкты. Ул әнисен Яңа ел бәйрәме белән котлады да: “Бер сюрприз әзерләп киткән идем. Минем белән сөйләшеп бетергәч, сервант эчендәге шкатулкамны ачып карарсың әле”, — диде.

Телефонны сүндерүгә Нәфисә, дулкынлана-дулкынлана, серванттагы шкатулкага үрелде. Анда кечкенә ак төргәк ята иде. Нәфисә сак кына төргәкне ачып җибәрде, аннан дүрткә бөкләнгән ике биш меңлек килеп чыкты.

Шулчак Нәфисәнең карашы ак кәгазьгә язылган сүзләргә төште һәм ул ашыга-ашыга улы кулы белән язылган юлларны укый башлады: “Әнием! Бәгърем! Яңа ел белән сине! Рәхим итеп, бәйрәм бүләгемне кабул итеп ал. Ал, ал, курыкма. Хәрәм түгел ул, үзем эшләп, балык сатып тапкан акча. Кирәк-ярагыңа то­тынырсың, яме. Сине яратып һәм хөрмәт итеп, улың Ильяс!”

Хатны укыды да күкрәгенә кысты Нәфисә. Бу мизгелдә аның Зәлифәгә булган үпкәсе ак карлардай эреп юкка чыккан, ике бите буйлап шатлык яшьләре тәгәри иде.
Читайте нас: