Әлеге йортның беренче фатирында балалары белән хәзерге вакытта 75 яшен тутырган Хәлимә Нуруллина яши. Ул бу төбәкнең Ахун авылында гади колхозчы гаиләсендә туып үскән. 20 яшендә тормышка чыгып, язмышын Шыгай авылы егете Әхәт Нуруллин белән бәйли. Алты ел кияүнең туган төбәгендә гомер кичергәч, яшь балалар белән ярыйсы гына тулыланган гаилә район үзәгенә күченергә карар итә. Слесарь һөнәрен үзләштергән Әхәткә районның “Сельхозтехника” берләшмәсендә эш табыла. Әйтергә кирәк, үз эшен ипле генә башкарган басынкы холыклы Әхәт Миргаян улын хезмәттәшләре дә, берләшмә җитәкчелеге дә хөрмәт итә. Аның гаиләсенең ишлелеген исәпкә алып, берләшмәдәге булдыклы эшчегә тиз арада эш урынына якын гына урнашкан Завод урамыннан ике бүлмәле фатир бирәләр. Бу вакытта инде биш бала әнисе исәпләнгән Хәлимә дә май заводында, төрле оешмаларда җыештыручы булып эшли.
Ә гомер дәвам итә, үз бәхетләре белән дигәндәй, тупылдап балалар да туып кына тора. Ниһаять, 1984 елның 20 августында Нуруллиннар гаиләсендә хәзер инде төпчек саналган Айгөл дөньяга килә. Иң өлкән балаларының берсе, үзаллы тормыш юлына аяк басып, Бүздәктән чыгып китә. Әмма бу яшәү шартларының яхшыруында әлләни чагылыш тапмый. Ни өчен дигәндә, 9 баласын да исәпләгәндә, ирле-хатынлы Нуруллиннар, җәмгысы 11 җан иясе, 40 квадрат метрга да җитмәгән ике бүлмәле фатирда яши бирәләр.
Бу чорда Герой-ана Хәлимә Нуруллина район мәдәният йортында билет тикшерүче вазыйфасында эшләгән була. Мәдәният хезмәткәрләре, гомумән, зыялылар белән аралашуның файдасы тия икән.
— Гомерем буе аңа рәхмәтлемен, — дип искә ала Хәлимә Мөхәммәт кызы. — Мәдәният йортының ул чактагы рәссамы Ринат Кудашев, фатир юллап КПСС, СССР җитәкчелегенә хат язарга киңәш итте. 10 балалыларга фатир чиратсыз бирелә, диде. Башкалар да акыл өйрәтте, әлбәттә. Ятып калганчы, атып кал, дигәндәй, тормыш иптәшемә дә белдереп тормастан, бу чорда Советлар Союзының Хатын-кызлар Советы җитәкчесе булган Валентина Терешкова исеменә хат яздым.
15 көн дигәндә Бүздәккә хат авторына – җентекле һәм куанычлы җавап, КПССның Башкортстан өлкә комитетына югары даирәләрдән күрсәтмә килеп төшә. Ул чорда урнашкан тәртип буенча мәсьәләне фәкать уңай хәл итү КПССның Бүздәк район комитетына йөкләтелә. Менә бит Ходайның рәхмәте: бу вакытта “Сельхозтехника” район берләшмәсе хуҗалык исәбендә дүрт фатирлы, барлык уңайлыклары да каралган заманча йорт төзеткән була. Сүз дә юк, андагы фатирлар район түрәләре арасында бүленеп өлгергән инде. Шуңа карамастан, Нуруллиннарга яңа фатирны тиз табалар. Төзелеш эшләре тизләтелә, чөнки шул чордагы гадәт буенча, “КПССның аталарча хәстәрлеге белән Башкортстанның төпкел авылындагы Герой-ана уңайлы торак белән тәэмин ителде!”, дип югары органнарга рапорт бирергә кирәк бит. Менә шул рәвешле, Нуруллиннарның күп балалы гаиләсе өч бүлмәле, торак мәйданы 65 квадрат метр булган яңа фатирга күченеп тормыш көтә башлый.
Яңа фатир хуҗаларына җирле власть әһелләреннән берникадәр “сүз тия”, әлбәттә, әмма моңардан гына күктән төшкән бәхет кителә буламыни! Бүздәктәге Герой-ана, олы шатлыгыннан башы ничек кенә әйләнмәсен, Валентина Владимировнаны да онытмый, әлбәттә. Урыс теле укытучылары арасындагы танышлары ярдәмендә озын гына рәхмәт хаты язып, СССР Хатын-кызлар Советына ихлас сәламнәрен җибәрә. Әйткәндәй, моннан соң да бәхетле ана Валентина Терешкова исеменә даими рәвештә хатлар, бәйрәмнәр белән котлаулар язып тора. Гомумән, Нуруллиннар гаиләсендә Валентина Владимировнага карата бүген дә ихтирам зур. Чынлап та, игелек онытылмый ул, ә балалар, без “Терешкова йорты”нда үстек, дип хәзер дә горурлык белдерә.
Ун балалы гаиләнең фатирлы булу шатлыгы кичерүеннән соң байтак гомер үткән. Хәзер йорт-фатир да, билгеле, нык бушап калган. Гаилә башлыгы — вафат, балаларның күпчелеге үз дөньясы белән читтә яши. Әйткәндәй, ун баланың тугызы бүген дә исән-сау. Ә Хәлимә әби “Терешкова йорты”нда кызы Гүзәлия һәм улы Илгиз белән тормыш көтә.
Бу урында бәхетле картлыкта гомер кичерүче Герой-ана турындагы ахыры тәгаен матур тәмамланырга тиешле язманы төгәлләргә дә мөмкин булыр иде. Газиз улы һәм кызы карамагында яшәсә дә, өлкән яшьтәге кешенең балаларының гомерен тагын да яктырак итәргә теләве табигый. Моның форсаты да чыга, чөнки урамның каршы ягындагы йортта бер фатирның сатылуы турында мәгълүм була. Аның хуҗасы белән хак турында сөйләшеп телдән килешәләр, аннары, куанычтан кызып китеп, моңарчы каралмаган торакка ремонт та ясап куялар. Әмма инде эшләр ал да гөл барганда, фатир хуҗасы хакны кинәт кенә күтәреп куймасынмы! Моңа риза булмаган Нуруллиннар фатирдан баш тарта, ремонтка киткән чыгымнарны хуҗа үз өстенә алыр, шулай килешербез, дип сабыйларча гаделлеккә баралар. Әмма эш алар уйлаганча килеп чыкмый, әлбәттә. Фатир хуҗасы чыгымнарны түләүдән баш тарта, эш судка барып җитә, анысы агымдагы елда үткән утырышында гражданка Хәлимә Нуруллинаның дәгъвасын нигезсез, дип таба.
Әмма моңарчы бер тапкыр Терешкова ярдәмендә гаделлекне тапкан Хәлимәнең уй-ниятеннән чигенергә һич исәбе юк. Дөреслек таләп итеп, СССРның Герой-анасы Русия Президенты Вламир Путинга мөрәҗәгать иткән. Тарткалашның ничек тәмамлануы әлегә билгесез. Кем белә, бәлки Хәлимә Нуруллинаның фани дөньялыктагы тормышында янә бер фәрештә пәйда булыр?!