Борай сандугачы, биюче, сәхнә йолдызы, мөгаллимә, шагыйрә Алия Хәйруллинаны язмыш һич кенә дә иркәләмәгән. Әтисе данлыклы гармунчы була. 1941 елның 22 июнендә, эссе челләдә су коенганда батып үлә. Бөек Ватан сугышы башланганын ишетми кала ул. Бу вакытта Алиягә ике яшь тә тулмаган була.
– Гомер буе ике кыйблага – мәгариф һәм мәдәнияткә табындым, – ди Алия Зәки кызы. – Кечкенәдән сәхнәдәмен. 1953 елда Борайда Пионерлар йорты ачылды, бию түгәрәге эшли башлады. 1954 елда Бөек Ватан сугышыннан соң беренче тапкыр илебездә үзешчәннәр бәйгесе үткәрелде. Безнең бию ансамбле Уфада оештырылган конкурста катнашты. Беренче дипломны шунда алдым.
Алия Зәки кызы 40 ел гомерен мәктәпкә багышлаган. Ул урыс теле һәм әдәбияты укыта. Әле дә, лаеклы ялда булуга карамастан, мәктәп тормышындагы һәр яңалыктан хәбәрдар: бәйрәмнәрдә, сыйныф сәгатьләрендә, тантаналы линейкаларда еш катнаша. Район бию ансамбленә һәм халык театрына нигез салучыларның берсе дә ул.
– “Халык театры” исемен 1967 елда татар драматургы Хәй Вахитның “Беренче мәхәббәт” пьесасы буенча куелган спектакль белән яуладык, – ди әңгәмәдәшем. – Коллектив абруйлы комиссия алдында чыгыш ясаганда, театр тарихына кереп калган кызыклы вакыйга булды. Төп героиня Рәхилә спектакль башында скрипкада уйнарга тиеш. Спектакль башланыр алдыннан гына көй язылган магнитофон тасмасының Борайда калганлыгы ачыкланды. Тамашачы җыелган, жюри әгъзалары өстәл артына урнашкан. Башларга кирәк. Нишләргә? Тамашаны карарга, безнең өчен янарга-көяргә ул вакытта Уфа сәнгать училищесында укып йөргән композиторыбыз Вәсил Хәбисламов та килгән. Аны тиз генә, кулына баян тоттырып, сәхнә артына утырттылар. Ә икенче баянны миңа тоттырдылар. Шулай итеп, мин, җиңел скрипка урынына потлы баян күтәреп, сәхнәгә чыгып киттем. Вәсил Карам улы нинди көй уйнагандыр, белмим. Әмма иң кызыгы шунда: комиссия рәисе – Башкорт дәүләт академия театрының алтын баганасы Хөсәен ага Кудашев анализ ясаганда: “Героиняны уйнаган иптәшнең музыкаль инструмент белән эш итеп өйрәнгәне күренеп тора”, – димәсенме! Безнекеләр көлүдән бөгелеп төште. Хөсәен ага: “Мин нәрсәнедер ялгыш әйттем әллә?” – ди. Безнең мәдәният бүлеге җитәкчесе: “Юк-юк, барысы да дөрес”, – дигәч, көлү тагын көчәйде. Әмма, ничек кенә булмасын, без “халык театры” исемен алып кайттык.
Озын толымлы, зифа буй-сынлы, моңлы Алия Зәки кызына гел төп рольләрне тапшыралар. Тамашачы аның белән бергә елый да, көлә дә. “Гомумән, Алия Хәйруллина театрда уйнаганда, аны гына күрер, аңа гына сокланып утырыр өчен килерлек иде”, – дип хәтерли өлкән буын вәкилләре.
Алия Зәки кызы – ике шигырь китабы авторы. 2006 елда – “Язларыма кайтам”, ә былтыр “Рәхмәт сиңа, язмыш!” җыентыклары дөнья күрде. Аның шигырьләре лирик аһәңе, ихласлыгы, тирәнлеге белән сокландыра, күңелгә үтеп керә. Талантлы авторның бихисап әсәре җырга әверелгән. Бер шигыренә хәтта дүрт (!) көй язылган очраклар да бар. Бу үзе үк шагыйрәнең иҗат җимешләренең никадәр күркәм, рифма, ритм ягыннан төзек, композиторлар өчен чын табыш булуы хакында сөйли түгелме?!
Язмыш аны зур газапларга да сала. Иң тетрәндергәне – 28 яшьлек кенә чагында биш яшьлек кызы Чулпанны кочаклап тол калуы була. Башкача кияүгә чыкмый ул. Бөтен гомерен кызын тәрбияләүгә, үзе әйткәнчә, мәгарифкә, сәнгатькә хезмәт итүгә багышлый. Күпкырлы талант иясе бәхет эзләп чит якларга чыгып китми. Җырлары белән дә, эше белән дә Борайга тугры булып кала.
Болыныңның кыяк
үләне мин,
Чишмә суларыңның
тамчысы,
Тургай җырларының
бер авазы,
Аҗаганның ялтыр камчысы.
Синнән китеп, кайда
бәхет табыйм –
Тамырларым монда,
тирәндә.
Күңелләрнең әллә
кайсы кылы
Тетрәп куя “Борай”
дигәндә, – дип яза шагыйрә. Тормыш мәгънәсе, яшәү фәлсәфәсе хакында да күп уйлана автор.
Безнең гомер ничек үтте
икән:
Иярдәме, җәяү барыпмы,
Язмыш ялларына
ябышыпмы,
Тояк асларында калыпмы...
Ияре дә булсын, җәяве дә,
Җайдак чакның кадерен
белергә.
Шөкер, Хак Тәгалә
насыйп иткән
Якты дөньяларны күрергә, – ди ул.
Алия Зәки кызына бүген 75 яшь. Тик аның бер генә буш минуты да юк: ул район хатын-кызлар советының, “Замандаш”, “Тамчылар” әдәби берләшмәләренең актив әгъзасы, ветераннар хорында җырлый.
“Яшь, егәрле калуның сере нидә?” – дигән сорауга: “Беркайчан да күңелдә начар кичерешләрне сакламаска, дөньяга, кешеләргә елмаеп багарга кирәк”,– дип җавап бирде ул.