Үзбәк Әхмәт улы шушы көннәрдә зур бүләккә лаек булды: аңа Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин указы белән Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең “Әл игътисам” медале тапшырылды.
Үзбәк Вәлидов Бүздәк районының Яңа Әмир авылында туып-үскән. Әти-әнисе укытучы булганлыктан, бик иртә аң-белемгә тартылган. Әмма матур планнар корып яшәп ятканда дәһшәтле сугыш башлана, балачагы һәм яшьлегенең иң матур чоры сугыш елларына туры килә.
– Сигезенче сыйныфта укучыларны өйләренә тараттылар, чөнки укытыр кеше калмады, укытучылар фронтка китеп бетте. Шулай итеп, без, 16 яшьлек үсмерләр, колхозда эшли башладык. Мине авыл советы сәркәтибе итеп куйдылар, аннары МТСта хисапчы булып эшләдем. 1943 елда фронтка киттем, – дип, моннан 73 ел элек булган вакыйгаларны искә ала Үзбәк Әхмәт улы.
Ул Гурьев хәрби-пехота училищесына эләгә. Соңрак училищены Әстерханга күчерәләр, ә курсантларны диверсия төркемнәрен юк итү өчен Калмык далаларына җибәрәләр. Аннан соң – Чкалов танк училищесы. Әлеге уку йортын Вәлидов яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Әнисе Зәйнәб ханымга уку йортыннан рәхмәт хаты да җибәрәләр. Сугыш беткәч, Үзбәк Вәлидов Норвегия чигендә танк взводы командиры булып хезмәт итә. Арытаба озак еллар Туймазы, Нефтекама шәһәрләрендә хокук саклау органнарында хезмәт итә, полковник дәрәҗәсенә ирешә, күп медальләр, почет грамоталары белән бүләкләнә.
Ул чордагы катлаулы эшләрне әле булса яхшы хәтерли. 50нче еллар. “Туймазы – Омск” нефтьүткәргечен власовчылар төзи. Алар комендатурада исәптә тора һәм шәһәр читендә яши. Бу зона Вәлидов карамагында була. Бер көнне аның янына берничә кеше йөгереп килә һәм Утюж фамилияле бер солдатның урамда балта белән узып баручыларга ташлануы, ике кешене җәрәхәтләве турында хәбәр итә.
Вәлидов лагерьга торып йөгерә. Акылдан шашкан ирне куып җитеп, балтасын ташларга боера. Утюж милиционерга таба борыла һәм берничә минутка киеренке тынлык урнаша. Ул яшь милиционерны тыңлый – балтасын җиргә ташлый. Ә аның йортында милиционерлар коточкыч хәлгә тап була: Утюж хатынын һәм өч баласын чапкалаган, сабыйларның иң кечесенә алты ай гына... Җинаятьчене психиатрия дәваханәсенә җибәрәләр.
Мондый хәтергә уелып калган хәлләр күп була. Әйтик, бервакыт Вәлидовка урман каравылчысы килеп, урманда баш сөяге табылуын әйтә. Вәлидов бу турыда тиз арада Уфага хәбәр итә, аннан тәҗрибәле коллегалары ярдәмгә килә, ун көн буена башның “хуҗа”сын эзлиләр, әмма нәтиҗәсез. Вәлидов моннан ун ел элек бер хатын югалганлыгын ачыклый. Ул Бәләбәйдә итекче булып эшләүче бер инвалидка тормышка чыккан була. Хатынының югалуы турында ире хәбәр итә дә инде. Вәлидов аңардан шикләнә, шәхесне ачыклар өчен сөякне Мәскәүгә озатуга ирешә һәм, чыннан да, аның югалган хатынныкы булуы ачыклана. Ир кулга алына һәм хатынын көнчеллек аркасында үтерүен таный.
Тагын бер буталчык очрак. Монысы 60нчы еллар башында була. Читтән акча эшләп кайтучы егет, туган авылыннан берничә чакрымда югала. Туймазыдагы туганнарында йоклап чыккан, күрше авыл кибетеннән ике шешә шәраб сатып алган егет суга төшкән кебек юк була. Бу эшне ачыклауны Вәлидовка тапшыралар. Егетнең көтүче һәм аның хатыны белән берникадәр бергә кайтуын ачыклый Үзбәк Әхмәт улы. Алар белән ярдәмче үсмер дә була. Әйткәндәй, шәрабны егет нәкъ шул көтүчегә сатып ала да инде. Ә тегеләре мәкерле план кора: авылдан чыккач, табигать кочагында бераз утырып алырга тәкъдим итә. Билгеле, алар егетнең акчасына кызыша. Аны үтереп, кечкенә елга аша чыгып йөри торган күпер астына яшерәләр, бераз вакыт үткәч, мәетне мал үләксәсе чокырына ташлыйлар. Җинаятьчеләрнең берсе дә кылган эшләрен танырга ашыкмый, Вәлидов, җәзаны йомшартачагы турында әйтеп, үсмерне күндерә, малай барысын да сөйләп бирә. Аны – ун, хатынны биш елга, ә көтүчене үлем җәзасына хөкем итәләр.
Кыскасы, Үзбәк Әхмәт улы бик күп буталчык җинаять эшләрен ачыклый, үз эшен намус белән башкара. Берничә кешене үтергән маньякны кулга алган өчен ул вакыттагы эчке эшләр министры В. Рыленко фотоаппарат белән бүләкли.
– Кайчагында мәзәк хәлләр дә булгалый иде. Бервакыт Серафимовкадагы кибетне таладылар. Шик ике кешегә төште, алар кайдандыр килгәннәр иде. Кибет талангач та юкка чыкты болар. Ерак китмәгәннәрдер әле дип, иптәшем белән тегеләрне куа чыктык. Карыйбыз, болар, зур сумка күтәреп, юлда машина туктатып тора. Берни сиздермичә, яннарына килеп туктадык, утырттык. Кулга алалмыйбыз, чөнки аларның ничек коралланганын кем белә. Хәйлә белән эш итәргә булдык: бернидән дә шикләнмәгән җинаятьчеләрне Октябрьскийга илтүдән башка чара калмады, ә анда туп-туры эчке эшләр бүлеге ихатасына алып кереп туктадык, болар берни аңларга да өлгерми калды. Алдан корган план буенча да болай ук уңышлы килеп чыкмас иде, – дип елмая ветеран.
Бүген Үзбәк Әхмәт улына 91 яшь. Гомеренең 36 елын хокук саклау органнарында хезмәткә багышлаган отставкадагы полковник әле дә тынгы белми, шәһәрнең ветераннар советын җитәкли, укучылар һәм студентлар белән очрашуларга йөри, батырлык дәресләре үткәрә, кыскасы, җәмәгать эшләрендә актив катнаша.
“Полковник белән дин арасында нинди бәйләнеш бар соң?”, – дип сорарсыз. 1983 елда пенсиягә чыкканнан соң, Вәлидовка шәһәр хакимияте һәм Советы мәчет төзелешен ышанып тапшыра.
– Бик авыр заманнар иде. Яшь буынны тәрбияләү белән шөгыльләнүче оешмалар таркалып бетте. Шәһәр хакимияте рухи тәрбия үзәге булачак мәчет төзү турында карар кабул итте һәм төзелешкә кураторлык итүне миңа ышанып тапшырды. Җир бүлеп бирелде. Документлар әзер иде, мин аларны күтәреп Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин янына киттем, аның фатыйхасын алып кайттым. Өч ел дигәндә мәчетне төзеп бетердек, бик күп оешмалар, кешеләр ярдәм итте, барысына да зур рәхмәт, – ди Вәлидов.
Үзбәк Әхмәт улы 2002 елга кадәр мәчеттә эшли, ә 1998 елда Согуд Гарәбстаны короле чакыруы буенча Мәккәгә хаҗ кыла.
Үзбәк Әхмәт улы күп укый. Аның өендә бай китапханә тупланган.
– Укырга бик яратсам да, яшь чакта вакыт булмады, пенсиягә чыккач рәхәтләнеп укырмын әле, дип ала торгач, шактый китап җыелган. Менә, ниһаять, 90 яшьтә китап укырга да вакыт җитте, – ди ул.
Мине таң калдырганы – Үзбәк Әхмәт улының күзлексез укуы булды.
Гомер буе халыкка, туган иленә хезмәт иткән бу кеше тирән соклану тудыра.
– Синнән бернинди дә файда булмаса, ник яшәргә? Кеше мәгънәле һәм файдалы итеп яшәргә тиеш, – ди 91 яшьлек ветеран.
Бүген аның тик торырга исәбе юк, язып калдырасы мемуарлары, истәлекләре бик күп. Өлгерергә генә язсын!