+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
6 февраль 2016, 02:00

“Буржуй” Шәрип

Катлаулы тормыш юлы үткән яугир, тырыш һәм фидакарь хезмәткәрне һәрвакыт юксынып искә алабыз.Студент чакта Уфадан Яңавылга каникулга кайтырга җыендым. Әмма автобус көнгә бер генә йөргәнлектән, билетлар сатылып беткән, минем ише кызлар, егетләр автовокзалда тыз-быз килә. Бер читтә боегып басып торганда яныма яшь кенә бер ир-егет килеп:

— Чибәркәй кай тарафларга юл тота? — дип сүз кушты.

— Яңавылга иде дә, билет юк шул, — дидем.

— Әйдә, йөк машинасы кабинасына утырасыңмы? Дөрес, төнгә калачакбыз. Әмма кайтарып җиткерермен, — диде.
Курка-курка булса да ризалаштым, һәм без кузгалып киттек. Бераз дәшми баргач, “Минем җизни дә шофер, тик бу юлы никтер килмәде, гадәттә, аның белән кайтып йөри идем”, — дидем.
— Җизнәң кем соң? — дип кызыксынды егет.

— Юк, Сез аны белмисездер. Уфаныкы мин, дисез бит. “Буржуй” Шәрип дип йөртәләр аны. Ул минем иң олы апамның ире, — дип җавап бирдем.

— Ничек белмим, ди, беләм, — диде яңа танышым, шунда ук йөзе яктырып китте, ә мин тынычланып, җайлап утырдым.

Тирә-якта җизнине белә­ләр, ә калган шоферлар аның исемен ишеткәч, шунда ук үзен күз алдына китерә иде. Чөнки 50нче елларда машиналар бик сирәк, республика юлларында күпчелек “полуторка”лар, “ЗИС”лар, “ГАЗ”лар гына йөри.

Сугыштан кайткан киң җилкәле, таза гәүдәле, көч-гайрәте ташып торган диң­гезче шунда ук Яңавылдагы “Башпотребсоюз” системасына караган оешманың “полуторка”сы руле артына утыра һәм кышкы буранда да, язгы юлсызлыкта да туктап тормыйча, товар, утын, башка кирәк-ярак ташый. Бу еллардагы бер очракны мәзәк итеп сөйлиләр иде. Язын утын төягән “полуторка”сы баткакка кереп чума. Шәрип җизни як-ягына каранып ала да машинаны этеп тә чыгара. Аның шундый көч-гайрәтенә бик күпләр соклана һәм шоферлар арасында абруе зур иде. Яңа танышым да, туганын очраткандай, юл буе сөйләшеп кайтты һәм ахырда акча алудан да катгый баш тартты.
Җизни катлаулы тормыш юлы үткән, әмма артык тыйнаклыгы аркасында үзе исән чагында гәзиткә язуга теше-тырнагы белән каршы булды. Хәзер вафатына чирек гасыр тулгач, аның хакында язмакчы булдым. Яңавыл районы Иванай авылында (авыл күптән шәһәр белән кушылган) 1911 елда дөньяга килгән Гыйль­мешәрип Мәрданов — революцияне, Гражданнар сугышын, 1921 елгы ачлыкны, колхозлар оешуны, Бөек Ватан сугышы, сугыштан соңгы җимереклекләрне тергезү елларын, кыскасы, илебез язмышына төшкән барлык сынауларны үз җилкәсендә татыган кеше иде.

Җиде яшендә чагында әтисе Хөснимәрдан бабай ваба чиреннән вафат була. Гаиләдә бердәнбер ир заты буларак, малай болынга ат иярләргә китә. Ә ат, сабыйга буйсынырга теләмичә, аны чөеп җибәрә. Шулай да ничек итсә итә, әмма атка атланып авылдашларын кабер казырга чакырып йөри. Шулай итеп, яшьли әтисез калган малай гаиләдәге үзеннән кече ике сеңлесенең һәм әнисенең тамагын туйдыру өчен 11 яшеннән өлкәннәр белән бергә җир сөрергә чыга. Тумыштан таза гәүдәле малай 14 яшендә шикәр комы тутырылган илле килограммлы капчыкларны вагоннан берүзе бушатып, станциядән ат белән ташый. Җизнинең физик көче ташып торса да, ул бервакытта да сабантуйларда көрәш мәйданына чыкмады. Сәбәбен сораганнарга: “Көч­ләр тигез түгел, ялгыш имгәтеп куюым бар”, — дип җавап бирде.

Ә без студент чакта кызларга җибәрелгән бәрәңгеле капчыкларны, икесен ике як култык астына кыстырып, бишенче катка ә дигәнче мендереп куяр иде.

Аның хезмәт биографиясе җитмеш ике яшенә кадәр дәвам итте. Шуның җиде елын хәрби хезмәттә үткәрә, илебезне Ерак Көнчыгышта диңгездә саклый. 1947 елда гына туган ягына аяк баса. Ул вакытта әнисе Фатыйма карчык каты авырый. “Улым­ның исән-имин кайтканын күрсәм, үлсәм дә үкенмәс идем”, — дигән була. Ананың теләге кабул була, сөекле улы кайтып, бер атна үтүгә әби мәңгелеккә күзләрен йома. Җизнинең сугыш елларында күргәннәрен сөйлә­гәнен хәтерләмим. Әмма ике улын да хәрби хезмәткә озаткач, беренче хатлары килгәнче бик боегып йөрүен ислим.

Әйтергә кирәк, ул сугыштан кайткач та эшкә кергән оешмадан хаклы ялга чыкты. Яңавылда яңа предприя­тиеләр барлыкка килгәч, аның тырышлыгын һәм фидакарьлеген белгән җитәк­челәр, яхшы хезмәт хакы вәгъдә итеп, үзләренә эшкә чакырып карады, әмма ул үз коллективыннан аерылмады. Хез­мәттәшләренә ярдәмчел иде. Берчак гаражга килеп керсә, 6-7 шофер машинаның моторын куялар икән. Җизни: “Егетләр, китеп торыгыз”, — дигән һәм моторны ялгызы күтәреп урнаштырып та куйган.

Дөнья булгач, җитешсез­лекләр дә күп булгандыр, әмма аның беркайчан да ил җитәкчеләрен тәнкыйтьләгәнен, канәгатьсезлек белдергәнен хә­терләмим. Алар апам Ниһая Мөхәм­мәтҗан кызы белән 40 елдан артык матур гомер кичерде, үз көчләре белән зур алты почмаклы йорт салып керде. Бер кыз һәм ике улга гомер бүләк иттеләр. Балалары апа белән җизнигә итагатьле, ярдәмчел булды. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, дигәндәй, чөнки бу гаиләдә татулык хөкем сөрде. Уллары, җизни һөнәрен үз итеп, шофер булып эшли. Матур итеп дөнья көтәләр, оныклар үсте­рәләр. Кызлары Яр Чаллы шәһәрендә яши, хаклы ялда, инде кияү белән оныкларын сөяләр.
Читайте нас: