+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
13 февраль 2016, 02:00

Бураннар

ПалатадаСәгыйдә әле наркоздан айнып бетмәгән, ул бер буранга кереп югала, бер ачык яланга килеп чыга кебек. Аңа операция ясадылар. Бер уч ташны, марляга төреп, беләзегенә бәйләп куйганнар, әйтерсең лә асылташлар яткылыгына тап булганнар. Әнә шул ташларның берничәсе кузгалып, үт юлына таба киткән, ярый үт куыгы шартламаган, диде операция ясаган кырык яшьләр тирәсен­дәге хирург. Ә шартласа? Әгәр башкача булган булса? Димәк, аның гомере бетмәгән, алда эшлисе эшләре, киче­рәсе бәхет-шатлыклары, борчылулары бар. Кыш – бурансыз, күңел борчуларсыз булмый...

...Декабрьнең усал бураннары котырган бер төнне ашыгыч ярдәм машинасы Сәгыйдәне Уфаның тимер юлчылар дәваханәсенә илтә. Шәфкать туташы, Сәгыйдә янына утырып, системаның дару салган капчыгын өскәрәк күтәреп бара, машинаның тизлеге дә ару гына, сигналы да ялт-йолт кабынып, тавыш биреп, юл бирүләрен сорый. Шулай, Уфа күперенә килеп җитәрәк, күзенә ак-кара күренмәгән кеше кебек, юлга бер “девятка” килеп чыкты. Ашыгыч ярдәм машинасы, кинәт борылып, яткан авыруны да, шәфкать туташын да, озата баручыны да урыннарыннан тәгәрәтеп төшерде. Ни могҗиза, шофер машинаны туктатып өлгерде. Әгәр шофер туктатып өлгермәгән булса? Алда – ун метрдан Агыйдел күпере, аста бозлы елга! Бу уйлар күпердән узган саен гел исенә төшеп, озак озатып йөрер әле...

Сәгыйдәне, наркоздан чыгарып, палатага күчерделәр. Тышта буран басылган. Буран булганлыкны тәрәзәнең тышкы ягына сыланып калган карлар гына хәтерләтә.

Туган якта

Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, якын-тирәдә генә унъеллык мәктәп булмау сәбәпле, апасының киңәшен тотып, Сәгыйдә техникумга укырга керде, янәсе, стипендиясе дә була, hөнәр дә аласың. Урысча ике сүз белмәгән, самавыр төзәтүче урыслардан башкаларын күрмәгән, район үзәгеннән ерак урнашкан, кечкенә авылдан килгән баланы алда ни көтә? Хәреф таныгач, тыры­шасың инде, мәктәптә яхшы укучы булып йөре дә, укый алмаган исеме күтәреп кире кайт, имеш. Юк инде. Вата-җимерә урысча өйрәнеп, беренче сессияне тәмамлагач, каникулга таралдылар.

Кыш. Төн. Буран. Район үзәгеннән күрше авылга кадәр кузовы тент белән ябылган, “грузотакси” дип аталган машина йөри. Көч-хәл белән билет алып Сәгыйдә күрше авылга килеп җитте. Янә тугыз чакрым калды. Ничәмә-ничә тапкыр узган ике авыл арасын күз йомып та үтәр кебек тоелса да, ул уйлаганча барып чыкмады. Авыл эчендә әллә ни куркырлык булмаган буран яланда ару гына йөгерек икән ләса, җитмәсә, җәй – арба, кыш чана юлы салына торган басу юлын да сөреп ташлаганнар.

Түмгәкләргә абына-абына юлны чамалап атлый бирде Сәгыйдә. Аяклары арый башлады, йокы баскандай итә, ә авылга hаман җитеп булмый. Ул, чемоданы өстенә утырып, бераз ял итеп алды. Менә шушы урында гына ят та йокла. Кеше өши башласа, йокы баса, имеш, дигәнне ишет­кәне бар иде аның. Буран ачылып киткән бер арада авылга бер чакрым тирәсе ераклыкта юлны кисеп үтә торган посадканы шәйләп калды. Җайлап атлый торгач, ниhаять, авыл очына да якынлашты кыз. Авылга кергәндә ферма юлы килеп кушыла. Әнә шул юлдан юртып кына бер атлы килә. Сөенеченнән Сәгыйдә кычкырырга тырыша, тик, ни гаҗәп, тавышы чыкмый. Төнге сәгать берләр тирәсендә башка кем йөрсен, ферма каравылчысыдыр инде. Ул җәяүлене күреп калды, туктап, кем кызы икәнен сорады.

– Нишләп төн уртасында йөрисең берүзең, бүреләргә азык булуың бар бит, балам, – диде.
Әгәр ул абый күреп утыртмаса, өенә кайтып җитәр идеме икән Сәгыйдә? Димәк, әле барысы да алда! Шулай булды да: укуын тәмамлап, ерак кына районга эшкә китәсе, анда язмышын бәйлисе, сөеләсе, сөенәсе, көенәсе көннәре көткән аны.

Ырынбур ягында

1977 елның декабренда ВЗФЭИнең бишенче курс студентларын кышкы сессиягә Ырынбурга чакыралар. Имтиханнарны уңышлы гына тапшыргач, кайтырга алдан билет та хәстәрләнгән, бернинди дә каршылык юк кебек. Тик, зачеткаларын тотып, шатланышып, ике иптәш кызы белән урнашкан фатирларына кайтып керсәләр, ни гаҗәп, хуҗабикә әбекәй аларның чемоданнарын ишек төбенә үк тезеп, идән юып йөри. Вокзалга чыгып китүдән башка чара калмый кызларга.

Матур гына явып торган кар да буранга әйләнеп бара. Менә китәр вакыт та җитә, дип торганда билетларны кире тапшырырга кушып белдерү яңгырый. Вокзалда төн үткәрергә уйлама да. Утырыр түгел, сыңар аякта басып торырлык та урын юк. Кая карама, идәнгә матрасларын җәеп, чегәннәр бала-чагалары белән йоклап ята. Ырынбурдан Уфага тимер юл белән дә кайтып була, диделәр, тик моның өчен ниндидер станциягә такси белән барырга кирәк икән.

Менә алар такси яллап юлга чыкты. Шәhәр эчендә буран бик нык түгел, ә яланда – сыптыра гына. Сәгыйдә Ырынбур буранының нинди икәнлеген үз күзләре белән күрде. Шулай ике сәгать тирәсе барганнан соң буран бөтенләй шашты. Юлда туктап калган машиналар очрый башлады, кайсын этәләр, кайсын трос белән тартып чыгаралар. Таксист та туктарга мәҗбур булды. “Всё, кызлар, кире борылырга туры килер, ахры”, – диде. Алда тент белән ябылган кузовлы машинаны биш-алты ир-егет этеп булаша. Алар акрын гына кузгалды, артыннан кызлар утырткан такси да калмаска тырышып иярде. Бер-ике метрдан hични күренми, сүнеп барган шәм яктысыдай фараны чак шәйлисең...

Шәhәргә төнге икеләр тирәсендә килеп җиттеләр. Таксист кызларны вокзалның хәрбиләр өчен тәгаенләнгән залына кертеп урнаштырды. Киткәндә ул: “Мин сезне исән-имин монда китереп җит­керүемә бик шатмын. Әгәр ялгыш кына юлдан читкәрәк тайпылсак, безне яз көне генә табарлар иде”, – дип хушлашты, хәтта бер тиен акча да алмады. Ә иртәнгә буран да тынган иде. Кайтыр юлга билет алу – үзе бер тарих. Юлда ун сәгать сөйләшеп кайтканда кызлар игелекле, изгелекле кешеләрнең тормышта барыбер күбрәк икән­легенә янә бер кабат төшен­де.

Тәнзилә НАЗАРОВА-ИСӘНБИРДИНА
Читайте нас: