+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
18 февраль 2016, 02:00

Өй эше өчен балаңны үтермә!..

Тәмам акылдан язабызмы әллә?“Бала табу – бер кыен, бала багу – мең кыен” дигән халык әйтеме бар. Килешми булмый... Бүгенге заман хатын-кызы зар­ланырга гына тора, элек, әнә, унышар бала үстергәннәр, зар­ланмаганнар, дияр кемдер. Әйе, шулай. Бу хакта үземнең дә бишәр-алтышар бала тәрбияләп үстергән олы яшьтәге авыл апалары белән сөйләшкәнем бар. “И, балам, без күп тапсак та, үстерү ул кадәр авыр булмады, сезгә бүген күпкә авыррак. Безнең балалар авылда тәгәрәшеп үсте, өлкәннәре бәләкәйләрен карады, бер-берсеннән калган киемнәрне киделәр, үзебез үстергән-җитештергән азыкны ашадылар. Урамга чыккан бала өчен курку башка да кереп чыкмый иде. Мәктәпкә үзләре китте, үзләре кайтты...” дип сөйләде бер апа.

Хаклык бар сүзләрендә. Безгә, шәһәрдә, район үзәк­ләрендә бала үстерүче ата-аналар өчен бүген хәлләр бөтенләй башкача. Бе­ренчедән, балаңның берүзен урамга чыгарырга да куркасың. Күпләр балаларын алтынчы, җиденче сыйныфка кадәр мәк­тәпкә озатып, каршы алып йөри. Уйнарга чыкканда да саклап утыра. Ә балаң икәү, өчәү булса... Шулай ук, бүген күпчелек ата-аналарда бер-берсе белән ярышып киендерү, төрле түгәрәк, секцияләргә йөртү модасы бар. Бу хәл укуда да чагыла. Һич арттыру түгел, баласының өй эшләрен эшләр өчен гариза язып, эшеннән киткән берничә хатын-кызны үзем дә беләм. Ул хатын­нарның баласы “бишле” ала алмаса, ничек кайгыруларын күр­сәгез икән!

Әлбәттә, балага игътибар күбрәк бул­ган саен яхшырак. Бу хатыннарның балаларына гына игътибар бүлеп, өйдә утырырга мөмкинлекләре бар, димәк. Ә кайбер балалар, чиксез күп һәм катлаулы өй эшләре язылган көндә­леген тотып, көн буе эшләп, арып кайткан ата-анасын көтеп тора... Ул аналарның ашарга, яңадан ашарга әзерләргә, чиксез өй эшләрен эшләргә һәм янә бихисап мәшәкатьләрне башкарырга фәкать берничә сәгать вакыты бар, чөнки икенче көнне янә иртүк торып эшкә китәр өчен күпмедер булса да йоклап та алырга кирәк бит әле...

Бирешә, кемнәрдер бирешә... Шуңа кайсыдыр шәһәрдә “бишле” ала алмаган өчен баласының башын ярган, укуда өлгерми башлаган өчен кул күтәргән ата-аналар хакында хәбәрләр ишетелеп тора. Мәсәлән, әле 7нче фев­ральдә генә Томск шәһәрендә булган вакыйга...

Кич. Җиде яшьлек малай өй эшен эшләп утыра. Янына әнисе килеп, аның дәфтәренә күз сала. Баласының өй эшендә хаталар күреп, 28 яшьлек хатын кызып китә һәм улын явызларча кыйный башлый. Бала һушын югалтып егылгач кына ана кеше аңына килә һәм ашыгыч ярдәм чакырта. Тик баланы коткарып кала алмыйлар, ул хастаханәдә әнисе ясаган күпсанлы җәрә­хәтләр нәтиҗәсендә җан бирә... Улын ялгыз тәрбияләүче бу хатын кулга алынган, тикшерү бара. Ачыклануынча, аның элек тә баласына кул күтәрү очраклары булган...

Өлкәннәр генә түгел, ярсып китеп, башка сыймаслык гамәл­ләр эшләп ташлаган үсмерләр, балалар хакындагы мисаллар да җитәрлек. Берничә ай элек илебезнең бер шәһәрендә үзен­нән артык күп уңышлар таләп иткән өчен үсмер егетнең әти-әнисен кинәт үтереп ташлавын гына искә төшерик.

Ә укытучылар? Ярсып китүче ата-аналарның шундый ук балаларын укыткан мөгаллимнәр нинди булырга тиеш соң? Әйе, бернәрсәгә карамыйча, сайлаган һөнәрләренә ярашлы, алар тынычлык, тотрыклылык, тәртипле­лек үрнәге булырга һәм яшь буынны шуңа өйрәтергә тиеш тә соң...

Янә бер мисал. Беркөн эштән кайтканда, йомыш төшеп, почта бүлекчәсенә кердем. Шәһәрнең почта бүлекчәләрен­дәге кичке биш-алтыдан соң була торган мәхшәрне сүзләр белән генә сөйләп бетереп була микән? Эшләре тавык чүпләсә дә бе­тәрлек булмаган почта хезмәт­кәрләре аз хезмәт хакы ала, шуңа анда кадрлар алышынып кына тора, халыкны хезмәт­ләнедерүче барлык “тәрәзәләр” артында да еш кына кеше булмый. Бу юлы да бер генә кеше эшли иде, ә чират – су буе. Эш көне ахыры, һәркемнең тизрәк өенә кайтасы, ашыйсы, көндәлек мәшәкать­ләреннән котыласы килә. Кыскасы, чиратыбыз нерв киерен­келегендә.

Шулвакыт почтага озын буйлы, нык гәүдәле бер егет килеп керде. Ул чиратта кем соңгы булуы хакында белешә генә башлаган иде, кинәт икенче тәрәзә дә ачылып, чиратыбыз икегә бүленде, китте шау-шу! Кайсы чиратта кемнең соңгы булуы буталып бетте. Тик яңа кергән егеткә моны белү кирәк бит инде, ул кат-кат сораша башлады. Кинәт чиратта тыныч кына басып торган 25 яшьләр тирәсендәге бер кыз егеткә коточкыч кычкыра башлады: “Оятсыз! Нигә Сез миңа бәйләнәсез?! Мин, намус саклап, тыныч кына чиратта торам. Ә Сез килеп кердегез дә бәйләнә башладыгыз, минем алдыма чыкмагыз, мин Сездән алдарак!” Егетнең дә кинәт өстенә яуган ямьсез сүзләрнең ошатмавы табигый иде. Ул бары тик кемнең соңгы булуы хакында сорарга теләвен аңлата башлады. Ә кызыбыз бөтенләй ярсып китмә­сенме! Егеткә әллә ниләр әйтеп бетерде, хәтта каргап, үлем тели башлады. Безне бигрәк тә аның бер җөмләсе “үтерде”: “Мин – урыс теле һәм әдәбияты укытучысы! Әйдәгез, әйдә, сүз көрәштереп карагыз, кем җиңәр икән? Минем Сезнең белемне дә тикшерәсе килә...” Янымда торган бер хатын: “Белмисезме, кайсы мәктәптә эшли икән? Минем улым укучы бит, Аллаһ сакласын мондый укытучылардан! Шуннан без бала­ларның мә­к­тәптән сыгылган лимон хәлендә кайтуларына аптырыйбыз...” дип, пышылдап кына әйтеп куйды. Ул арада укытучы кызыбыз, йодрыкларын төйнәп, егетнең өстенә үк килә башлады. Тик килеп җитәрәк үз көчсез­легеннән үзе үк елап җибәрде...

Безгә эш буенча төрле мәктәпләрдә еш булырга туры килә. Укыту­чыларның төрлесе бар... Берчак мәктәп коридорыннан тыныч кына китеп барам. Дәресләр бара, коридорда тынлык. Тынычлыкны бозмаска теләп, йомшак кына басарга тырышам. Шулвакыт кинәт колакка килеп бәрелгән коточкыч кычкыру тавышыннан сискәнеп киттем, хәтта йөрәк тибешем ешайгандай булды. “Кая киттең, Фәләнов?!” дип ярсып кычкырды мөгал­лимә. “Мин бәдрәфкә барам”, дип, куркынган-калтыранган тавыш белән җавап­лады башлангыч сыйныфлар укучысы. “Кер тиз генә, мин сиңа чыгарга рөхсәт итмәдем!” Валлаһи, бу кадәр кычкырудан соң курыккан балага бәдрәфкә барып торуның инде кирәге дә калмагандыр...

Ә бервакыт Белем көне уңаеннан барган тантаналы линейканы мәктәп эченнән генә өске каттан күзәтәм. Бер укытучы үзен кемдер күзәтә дип уйламый да, әлбәттә, ул, онытылып китеп, җәйге ялдан соң мәктәпкә килгән икенче сыйныф укучыларын сөя, кочаклый, чәчләреннән сыйпый иде. Бернинди кылану юк, йө­зендә ихлас елмаю. Чынлап сагынган, балаларны яратучы мө­галлимә, димәк, дип уйлап куйдым. Юкса, ул укыткан балалар да шуклыклар эшләргә, чыгы­рыңнан чыгарырдай гамәл­ләргә маһирдыр бит. Кызганыч, кире эмоцияләр уяткан укытучылар турындагы хәбәрләр ешрак ишетелә кебек...

Шулай да ни өчен бүген ата-аналар, кызып китеп, балаларын үтерә, балалар – ата-аналарына, укытучылар балаларга ташлана? Кем, нәрсә гаепле? Илдәге кризисмы, заман­ның коточкыч тормыш ритмымы, экологиянең яисә башка сәбәп­ләрнең кешеләр сәламәтлегенә начар йогынты ясавымы, әллә мәгариф системасындагы артык нагрузкалармы? Сораулар ачык кала... Кая барасың, дөнья, ахырың хәерле булсын, диясе килә...
Читайте нас: