1931 елның 26 февралендә туган Мөсәвир Шәгали улы авылның затлы дин әһелләре нәселеннән. Фамилиягә исем биргән картәтисе Латыйп карт Октябрь инкыйлабына чаклы бу төбәктәге иң укымышлы һәм абруйлы хәзрәтләрнең берсе санала. Ә менә мулла малае Шәгалигә дин юлыннан китәргә насыйп булмый. Аның каравы, Гитлер Германиясе белән сугыш чыгу белән ил азатлыгы өчен көрәшчеләр сафына баса. Нияте изге булса да, кызылармияче Шәгали Латыйповка сугыш газапларын барча тулылыгы белән татырга туры килә. Атап әйткәндә, фашист илбасарлары камавында кала, аннан котылып та чыга, әмма Ватанга хыянәттә гаеплиләр үзен. Тикшерү барышында авыл мулласы улы икәнлеген дә чокып чыгаралар, әлбәттә. Бөек Ватан сугышы яугиренә ташланган гаепләр соңрак нигезсез дип табылса да, йөрәк кичерешләре, кимсенү-хурлык, лагерьдагы тоткынлык авырлыклары аның гомерен шактый кыскарта. Шәгалинең 60 яшен чак кына узып, якты дөньяны калдыруына нәкъ менә шулар да сәбәпче булгандыр.
Сугыш чоры баласы, яугир улы Мөсәвир ачлык-ялангачлыкны татып үсә. Сигез яшендә үк колхоз эшенә чыгарга туры килә аңа. Шуңа да карамастан, туган авылы мәктәбендә җидееллык белем алырга насыйп була. Моның файдасы соңрак тия, әлбәттә. Ә аңарчы көчен колхозда төрле эшләргә сынап карый, аңа хәтта Татарстанның Урыссу шәһәрендә дә хезмәт салырга туры килә.
Мөсәвир Латыйповка хәрби хезмәтне совет гаскәрләренең аерым төркемендә Кытай Халык Республикасында үтү бәхете тия. Андагы шартлар Совет Армиясенең башка частьларыннан әллә ни аерылмаса да, чит ил барыбер үзгә бит инде ул, һәрхәлдә, мондый бәхет бик азларга гына елмая. Монда югарыда телгә алынган җидееллык белемнең файдасы да чыга, әлбәттә. 1951 елда СССР Кораллы Көчләренә чакырылып, хәрби самолетларны очышка әзерләү буенча махсус курслар үткән солдатны менә шулай чит илгә җибәрәләр.
Япрык авылы егетенең алдагы тормышына хәлиткеч йогынты ясаячак вакыйгаларга нигез дә аның Кытайда хезмәт чорында салына. Эш шунда: шулай ук Туймазы районының Югары Бишенде авылында Шәгалинең туганнары яшәгән була. Алар хат аша солдатны күршеләре — җитеп килгән кыз Миңнемәгъфия белән таныштыра. Адреслар алышкач, яшьләр хат аша аралаша башлый. Бу урында шуны да билгеләп үтик: авиация часте механигы Мөсәвир Латыйповның хәрби хезмәте 4 ел да 8 айга сузыла, шушы вакыт аралыгында ерак Кытай белән Башкортстан арасын берничә йөз хат иңли. Моның нәтиҗәсе билгеле. Солдат хезмәтен тутырып кайту белән Шәгали Югары Бишендегә юллана да, ике уйлап тормастан, кызның да, туганнарының да ризалыгын ала. Менә шулай итеп, алар 1955 елның 11 декабрендә мөнәсәбәтләрен законлы никах белән ныгыта.
Ике яшь йөрәк хисләре сеңгән, аннары аларны кавышуга китергән хатлар сакланмаган, әлбәттә. Алай гына да түгел, хат алышуларын Мөсәвир белән Миңнемәгъфия 1951 елдан бирле сер итеп саклый. Әйткәнебезчә, ул яшьләрнең чәчләрен чәчкә бәйләп, никах таныклыгы алган көннән 60 ел үткәч кенә ачыла.
Миңнемәгъфия Абдулла кызы җәмәгатеннән 4 яшькә кечерәк. Тормыш авырлыкларын ярыйсы күп татыган. Әтисе сугышта һәлак булгач, әнисе Миңнегаян алты бала белән кала. Сүз дә юк, бик авырлык белән дөнья көтәләр. Кул арасына керү белән Миңнемәгъфия әнисенең ярдәмчесенә әйләнә, кече туганнарын караша, үсә төшкәч, каникуллар чорында сарык фермасында эшли башлый. Бер елны хәтта мәктәптә укуын туктатып торырга да туры килә. Ни өчен, дигәндә, балалар мәшәкатеннән гаҗиз әнисе кызының, укуын ташлап, колхозда даими эшли башлавын таләп итә: “Укып мулла булмассың, ә эшләсәң, акчасы бар, тамагың тук булыр”. Авыл Советы рәисе белән мәктәп директоры килеп, анага Совет илендә балаларның белемгә хокукы барлыгын ныклап төшендергәч кенә Миңнемәгъфиягә мәктәпкә юл ачыла. Әйтергә кирәк, үсмер барыбер җидееллык белем алуга ирешә.
Өйләнешкәч, Латыйповларның яшь гаиләсе Япрыкта ата йортында яши башлый. Яшьлегендә Мөсәвир хезмәттә үзен төрле өлкәләрдә сынап карый: Урыссуда төрле эштә була, берникадәр Октябрьский аяк киемнәре фабрикасында, аннары Туймазы тимер-бетон заводында хезмәт сала. Ниһаять, төбәктә нефть яткылыкларын үзләштерү көчәйгән бер мәлдә “Туймазы” нефть-газ идарәсенә эшкә керә. Бу оешманың “Дүртенче промыселы” Япрык авылына якын гына урнашкан. Менә шунда ташламалы шартларда 55 яшендә лаеклы ялга чыкканчы оператор булып эшли Мөсәвир.
Үзаллы тормыш башланган чорда, авылдагы башка хатыннарныкы кебек үк, Миңнемәгъфия түтинең дә төп шөгыле булып ир тәрбияләү дә бала карау була. 1956 елда баш бала булып Рәмзия дөньяга килә, аннары инде аның янына бер-бер артлы Ришат һәм Рәүф өстәлә.
Үз язмышларыннан сабак алып, ата-ананың балаларына тормышта кирәкле белем бирергә омтылуы табигый. Бу юнәлештә алар максатына ирешкән, дип ышанычлы әйтергә мөмкин. Махсус белемгә ия булган кызлары-уллары хәзер югары вазыйфаларда хезмәт сала. Рәмзия Мөсәвир кызы, мәсәлән, Туймазының “Химмаш” берләшмәсендә озак еллар исәп-хисап эшендә. Ришат исә Уфада автотранспорт техникумын тәмамлый, “Башавтотранс”ның Октябрьский бүлегендә озак еллар җитәкче вазыйфалар били. 1994 елдан — Октябрьскийның пластмасса эшләнмәләре заводында. Ришат Латыйповның озайлы намуслы хезмәте тиешле бәһаләнгән — былтыр ул Башкортстан Республикасы Башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Ришат Мөсәвир улының җәмәгате Әлфия “ОЗНА” җәмгыятендә бай хезмәт юлы үтә.
Төпчек Рәүф тә тормышта һәм хезмәттә үз юлын тапкан. Хәзерге чорда тоташ гаиләсе (хатыны, балалары) белән Октябрьскийның “Альтернатива” җәмгыятендә эшләсә дә, Япрыкта йорт салып кереп, туган авылында нәсел тамырларының дәвамчысы булып тора.
Бу җәһәттән шуны да билгеләп үтик: “Пенсиягә кадәр сәнәгать предприятиеләрендә хезмәт салса да, Мөсәвир ага Латыйповның кулы агач эшенә, балтага яткан була бит. 60 ел элек туган-тумача катнашлыгында күтәрелгән йортына, хуҗа буларак, аның хезмәт өлеше күбрәк төшкән, әлбәттә. Барча балалары канат ныгыткан бу йорт, бүген дә шыкылдап торган сөян бурасыннан башка, хәзер яңартылган. Әйткәндәй, пенсиягә чыккач, Мөсәвир Шәгали улы шәхси эшчәнлеккә бирелеп китә. Балтасын кыстырып, йорт салырга “шабашкага” тотынмаса да, төзелештә теләсә кем башкара алмастай эшләрдән ишек, тәрәзә яңаклары әзерләүгә алына. Кулында көч бар чагында Мөсәвир оста халык теленә нәкъ менә шушы шөгыле белән кереп калган да инде.
Гомумән, Латыйповлар гаиләсе уңганлыгы, булдыклылыгы белән күптән билгеле. Күркәм йортлары, төзек абзар-куралар ерактан балкып, авылга ямь биреп тора. Дөнья көтәргә балалары ярдәмләшсә дә, нигезнең котын сакларга ныклы хуҗа кулы кирәк бит. Шушы көннәрдә 85 яшен тутырса да, Мөсәвир Шәгали улында әлегә бар әле андый көч-куәт. Димәк, җәмәгате Миңнемәгъфия Абдулла кызы белән арытаба да тигезлектә гомер кичерергә генә кала. Бирсен Ходай!