+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
25 февраль 2016, 02:00

Чит планета вәкиле белән очрашу

Тормыш көткәндә хәйлә дә кирәк.ТревогаИлебездә барган реформалар, инфляция, кризис беткәндер инде дип уйлаганда гына, ипотека аркасында бөлгенлеккә төшү һәм кандала кебек ябышкан оптимальләштерү пәйда булды. Алардан котылу бик авыр.Фәннәр академиясе, аларның филиаллары, бүлекләре бик күп. Вакыйга шуларның берсендә бара.Гали Галиевич кабинеты буйлап уңлы-суллы йөрде. Кәнәфиенә бер утырды, бер торды, аңа озак кына карап: “Да-а-а, шушы йомшак урынны ташларга туры килерме икән”, — дип уйлады. Йөз грамм йотып куйды. Тәмәке суырды. Ләкин күңелендәге борчылу үтмәде. Зур тырнаклы мәче аның йөрәген тырнады да тырнады.

— Да-а-а-а, заманалар үзгәрде. Галим дәрәҗәсенә җитеп, шофер булып эшләргә туры килерме инде, — дип, үзалдына үзе сөйләнде. Үзеңнең кул астындагыларга бик авыр задание бирсәң дә, алар борыныннан кан килсә килә, ләкин, начальнигына ярарга тырышып, эшне бик якшы итеп башкара, — дигән уй өстәлдәге телефон төймәсенә басарга чакырды.

— Тыңлыйм, Гали Галиевич, — дип җавап бирде берәү теге очтан ялагай тон белән.

— Айдар Габитович, миңа кер әле.

Бер минут та узмады, чакырган кешесе килеп тә житте.

— Нинди задание бирәсез? —диде Айдар Габитович.

— Утыр әле. Мин бүген иртә белән министрда булдым. Оптимальләштерү сәясәтенә ярашлы, арытаба безнең бүлеккә бюджеттан акча бирмибез, — диде.

— Гали Галиевич, нишлисең инде, замана шундый. Әнә, Мәскәүдә күпме галим урам себерүче булып эшли. Кем белә, бәлки, без дә тиздән подъезд юып йөрербез.

— Да-а-а-а! Бик авыр хәл бу.

— Министр бездән нинди гаеп таба?

— “Эшегезнең нәтиҗәсе юк. Булмаган тәлинкәне, булмаган чит планета кешесен эзләп акча әрәм итәсез”, — ди.

— Ә бит безнең бүлек өчен ел башында бюджеттан акча бүленде. Шулай булгач, ел азагына кадәр аны тотынырга хакыбыз бар.

— Хәзер кемгә күпме акча бүленгәнне контрольдә тоту кирәкми. Анда утырганнар, безне куып, безгә дигән акчаны үзләренә премия итеп алачак. Көченнән килгән һәр түрә үзен генә кайгырта.

— Гали Галиевич, тиз генә бирешергә ярамый. Эшләнгән эшләр бар, эзләнүләрне дәвам итәргә кирәк.

— Айдар Габитович, эзләнүләрне дәвам итеп була, тик аның бик яхшы нәтиҗәсен министр өстәленә салырга кирәк.

— Очучы тәлинкәне видеога төшереп, телевизордан күрсәттек, гәзитләрдә яздык.

— Бу аз. Бюрократ өчен факт кирәк. Ягъни, чит планета кешесен эләктереп, аның бүлмәсенә кертеп күрсәтергә.

— Ә эләктерә алмасак, нишләргә?

— Фотосын, портретын кабинетына элергә кирәк. Мәскәүдән килгәннәр чит планета кешесен күреп шаккатырга тиеш.

— Аңлашыла.

— Фәнни ачышлар булмаса, академиянең да кирәге калмый. Оптимальләштерү, дип, академияне бөтенләй ябып куйсалар, нишләрбез? Ач калабыз бит. Әлегә тамак туйдырырлык эш хакы бара.

— Соңгы вакытта тәлинкәләре дә очмый башлады...

— Айдар Габитович, авыллардагы халык арасында йөреп, фактлар җыеп, очучы тәлинкәне күрүчеләрнең фоторәсемнәре белән гәзитләрдә мәкаләләр язарга кирәк. Кабинетта утырып кына чит планета кешесе безгә үзе килеп кермәс.

Айдар Габитович, армиядә хезмәт иткәндә тревога игълан итсәләр, без шул казармадан атылган ук сыман чыгып китә идек. Син дә шулай бул. Оптимальләштерү безнең өчен тревога.

Тыныч күлдә корт күп була


Тыныч, саф һава, су, табигый ризык, дип мактый авылны шәһәрдә яшәүчеләр. Ләкин авылның да үз проблемасы җитәрлек. Мәктәпләр, медпунктлар, хәтта дәваханәләр ябыла. Иң тәүдә колхоз фермалары бушады. Хәзер өйләр, хатыннарның җылы куеннары бушый. Чөнки эчүдән ирләр үлә. Менә авыл җиренең заманга хас булган тагын бер вакыйгасы:

— Абый, мин җәй буе малыңны көттем, ә эш хакын түләмәдең,— диде студент фермер Мансурга.

— Син ике сыерны аюдан ашаттың, аларның хакын кем түли?! Минме, Пушкинмы? Гафу ит, алар миндә мал көтмиләр.

— Малларны ерткычлардан сакларга син миңа мылтык бирмәдең.

— Мылтык тотарга хокукы булмаган кешегә корал бирергә ярамый. Менә нәрсә туган, минем сыерларның көтүчесе булыр өчен, тәүдә нигә сунарчылар берлегенә кермәдең? Ул чакта мылтыгың да булыр иде, аю атып, итен сатсаң, акчаң да булыр иде. Хәзер сине судка бирәм һәм ике сыерның хакын түләтәм. Аңладыңмы? Керереңнән алда чыгарыңны уйла, дигән халык.

Ике кеше арасындагы сөйләшү шушының белән тәмам, әмма кемдә дөреслек, кем нахал дигән сорау туа. Әлбәттә, фермер нахал. Ул охранник укуларында булмаган һәм коралсыз студентны эшкә алырга тиеш түгел. Нәтиҗәдә, яшь кеше фермерга бушка эшләде, өстәвенә сыерлар хакын да түли. Ә фермер отышта калды. Менә сиңа тыныч авыл. Тыныч күлдә корт күп була дигәнне дә онытмыйк.

Көлкегә калдырыйк


Студент Хәбир үзе белән килеп чыккан хәлне дусты Фәриткә сөйләде.

— Нәрсә, фермерның нахаллылыгын шул килеш калдырасыңмы?

— Кала инде. Эш хакын алырга бернинди законлы юл юк. Барысына да үзем гаепле. Үзем ачык авыз.

— Гаепле түгел. Ул сине көлкегә калдырды. Ярый, булган эш булган, әйдә, аны көлкегә калдырабыз. Борын заманнарда ярлыларның көче булмагач, байлардан көлгән. Көлке — бик көчле корал ул.

— Ничек?

Төнлә фермер Мансурның тәрәзә төбенә барабыз. Баскыч сөяп күтәреләм һәм, чалбарымны төшереп, артымны тәрәзәгә терим дә пыяланы шакыйм. Иртәгәсен алар чит планета кешесе күрдек, дип, мактанып авыл тутырып сөйләячәкләр. Ә халык, үзең беләсең, чит планета кешесе булуга бервакытта да ышанмый. Исәрлән­гәннәр, аларга шайтан ияләшкән, диячәкләр.

Төнлә


Караңгы төн. Мансур хатыны һәм шәһәрдән кунакка кайткан оныгы белән тәмле йокыга чумды. Күп тә үтмәде, кемдер тәрәзә шакыды. Икенче тапкыр шакыгач, Мансур, тәрәзә янына килеп, пәрдәне ачты. Һәм, ни күзе белән күрсен, үз гомерендә бер тапкыр да очратмаган ниндидер жан иясе аңа карап тора иде. Ул куркуыннан идәнгә ауды. Тавышка хатыны уянды. Һәм егылган ирен күреп, аның янына килде.

— Ни булды, Мансур?

Ире бер сүз дә әйтә алмый. Кулын чак-чак күтәреп тәрәзәгә күрсәтте. Хатыны, күтәрелеп, пәрдәне ачып карады. Ул да куркуыннан идәнгә егылды. Оныгы да уянды, бик кызыксынып пәрдәне ачты. Әкиятләрдә укыган, сурәтләрдә күргән пәриләрне, шүрәлеләрне, шайтаннарны тере килеш күрү малайга шатлык кына булды. Тик картәнисе генә:

— Үзеңә сихер йога, безне сихерләгәннәр, дип оныгын тәрәзә яныннан тартып алды. Һәм өчесе дә, идән астына төшеп, таң атканчы базда утырдылар.

Шайтан караган


Авыл җирендә һәр яңалык тиз тарала. Икенче көнне төштән соң:

— Җен-пәриләр бар. Әнә, Мансурның тәрәзәсеннән акаеп караган.

— Мансур ирләребезне алдап эшләтә. Эш хакын түләми. Алла бар ул. Аны комсызлыгы өчен акылдан яздырган. Күзенә куркыныч нәрсә күрсәтә. Шул кирәк аңа.
— Юк. Безне күрә алмыйлар, безгә сихер җибәргәннәр.

— Мансурларга шайтан ияләшкән.

Ә район гәзите: “Фермер Мансур абыйның тәрәзәсеннән чит планета кешесе караган”, — дип язып чыкты.

Бу хәбәрләрнең “шайтан ияләш­кән” дигәнен генә халык ышанып кабул итте. Һәм Мансурларның өен урап үттеләр, үзләре белән аралашмый башладылар. Кибеткә килгәннәр алар белән хәтта сөйләшмәде дә. Мөмкин булганча читләшергә тырышты.

Түмәрле авылында булган вакыйганы оптимальләштерүгә эләккән галимнәр тиз эләктерде. Йөгереп килеп тә җиттеләр. Мансурга, хатынына, оныгына күп сораулар бирделәр һәм аларның тәрәзәсеннән чит планета кешесе каравына тәмам ышандылар, шатландылар. Халык алдында министрга һәм аннан да югарыларга, телевидение аша күрсәтеп, исбатларга гына калды. Телевидение җитәкчелегенә дә бу вакыйга бик ошады. Һәм иң шәп оператор, режиссер белән тапшыру оештырдылар.

Тапшыру


— Хөрмәтле Мансур абый, сезнең өй тәрәзәсеннән чит планета кешесе караган, бу дөресме?

— Бик дөрес.

— Аның белән сөйләштегезме?

— Сөйләшмәдек. Авызы юк иде. Тыныч кына карап торды. Без дә сүз кушмадык.

— Аның тышкы кыяфәте ничегрәк иде?

— Кыяфәте безнеке кебек түгел, аягы-кулы юк. Бер баш тәрәзәдән елмаймый да, селкенми дә карап тик тора.

— Аның төзелеше ничегрәк иде?

— Башы карбыз кебек зур. Әмма шалканга да охшаган, ягъни өс ягы юан, аска табан нәзегәйгән. Шулай да муены икәү. Ике муенына бер кара төстәге шарф ураган иде. Башы тагын уртадан ике өлешкә бүленгән.

— Күзе-фәләне бар идеме?

— Әйе, күзе дә бар. Әмма безнеке кебек икәү түгел, берәү генә. Башының нәкъ уртасында урнашкан. Күзе зур түгел. Ачылмый да, ябылмый да. Керфеге юк.

— Башында чәче бар идеме?

— Юк. Пеләш иде. Маңгай тиресе бик шома, җыерчыклары юк.

— Апа, сез ничегрәк итеп күрдегез?

— Мин мондый кыяфәтне кайдадыр күргән кебек булам, әмма хәтеремә төшми. Әллә мунчада күрдемме икән?

— Юктыр, Мәчтүрә, мунчага бит гел икәү барабыз. Анда булса, мин дә күрер идем, — диде ире Мансур һәм хатыны сүзне дәвам итте:

— Колагы да юк. Антеннасы бар иде. Әмма безнең телевизорныкына охшамаган. Ничектер озын фокуслы фотоаппарат объективына охшаган.

— Димәк, чит планета кешесе сезне видеога төшереп алган, — диде Гали Галиевич.
Шаһитларның сөйләве буенча рәссам чит планета кешесенең портретын эшләде.

Ышандырдылар


Бу телетапшыру бөтен дөньяны шаулатты.

Галимнәрне министр чакырып алды.

— Хөрмәтле Гали Галиевич, сезнең гыйльми эшегез зур бәягә ия. Хәтта миллиард долларлар түгеп, Америка галимнәре чит планета кешесен таба алмыйлар. Ә сез таптыгыз. Әйдә, эшегезне дәвам итегез. Хезмәт хакын арттырам һәм “Яңа ачыш” орденына тәкъдим итәм, — диде.

Ә Гали Галиевич министрга чит планета кешесенең портретын бүләк итте. Министр аны түргә элеп куйды.

Димәк, бюджет акчасын кая, кемгә, күпме бүләргә кирәклеген ачыклау өчен югарыда утырганнарны аргументлар, фактлар белән ышандыра белү дә җитә.
Читайте нас: