+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
1 март 2016, 02:00

“Яңа гаиләле ирем ресторанга чакырды”

Күптәнге танышым Гөлгенә белән чәчтарашның капка алдында очраштык. Танырлык та түгел үзен: чәчләрен яшь чагындагыдай күпертеп өскә өйгән, маникюр ясал­ган озын тырнакларына чагу кызыл төстәге лак буяган, иннек-кершән ягыл­ган күзләре дә көлеп тора. Элек үзен бер дә болай карап йөргәне юк иде, шуңа: “Кая киттең болай төзәнеп-ясанып?” дип сорамый булдыра алмадым. Ул, як-ягына тиз генә каранып алды да: “Яңа гаиләле ирем ресторанга чакырды. Күршедәге район үзәгенә. Үзең аңлап торасыңдыр, монда барысы да безнең “мәхәббәт тарихы”ннан хәбәрдар булганга күрә, икәүдән-икәү генә калып утырып булмый. Шуңа кача-поса гына очрашырга туры килә. Ярар, яңадан барысын да әйбәтләп сөйләрмен әле. Гафу ит, соңга калам”, — дип, биек үкчәле туфлиләре белән шакы-шокы атлап, машинасына таба ашыкты.

Мин, “Ничек инде алай?” дип, ачкан авызымны ябалмыйча артыннан карап калдым. “Яңа гаиләле ирем ресторанга чакырды” диюе башка күсәк белән тондыргандай тәэсир итте. “Гөлгенәнең иренең яңа гаиләсендә менә-менә икенче баласы туарга тора лабаса. Шулай булмый бит инде?” дип, акылым бу хәбәрне кабул итәргә теләмәде. “Нишләмәк кирәк? Дөнья инде бу. Ә дөньяда төрле хәлләр була. Яңадан күрешкәч, барысын да аңлатыр әле”, дип, үземне тынычландыра-тынычландыра ары киттем.

Гөлгенә белән юлларыбыз икенче көнне үк кисеште. Бу юлы кибеттән чыгып килешли кара-каршы очраштык. Сәлам бирердән алда: “Ничек, кичә очраштыгызмы?” — дип сүз башлауга ул барысын да тәфсилләп сөйләп бирде:

— Очрашмый була димени? Сигез елдан соң тәүге тапкыр икәүдән-икәү генә калып күрештек бит. Беләсеңме, безнең бер-беребезгә булган хисләребез элеккегә караганда да кайнарлангандай тоелды әле миңа. Маратым кич буе миннән күзен дә алмады, әллә нинди матур сүзләр әйтеп бетерде, атна азагына тагын шул ук урынга очрашуга чакырды. Калганын сөйләп тормыйм инде, оялам...

— Ничек инде алай? Ни сөйлисең син? Иреңнең яңа гаиләсе барлыгын оныттыңмыни?

— Булса соң! Мин дә аның никахлы хатыны бит! Кайчандыр миннән кемдер иремне тартып алды. Шулай булгач, нигә мин бүген кыенсынып торырга тиеш әле? Так ышту, “кунак ашы — кара-каршы”, туганкаем.

— Аңламыйм мин сине, Гөлгенә. Соң, алай бик нык яратышкач, теге чакны ник аерылыштыгыз соң?

— Хыянәт иткәне өчен икәнлекне беләсең бит инде. Нигә шул хакта кат-кат сорап җаныма тиясең?

— Хыянәтне кичерә дә алдыңмы?

— Кичердем инде. Башка беркемне дә аның кебек ярата алмаячагымны белгәнгә күрә кичердем.

— Ә үзе нәрсә ди соң? Синең яныңа кайтыр идем, дип әйтмиме?

— Каян әйтсен инде? Яшь хатынының әтисе кул астында төшемле урында эшли бит ул. Хезмәт хакын да мул гына ала. Хәзер, әнә, бөтен дөньяны кризис ялмап алды. Шундый вакытта эшсез калу — гүргә керү белән бер бит инде. Эшсез дә калса, яшь хатынын, мине, икебездән туган биш баланы ничек карар соң ул?

Мин тагын берни дип тә әйтә алмадым. Ә Гөлгенә күзләрендә мәхәббәт очкыннары уйната-уйната сөйләде дә сөйләде, дөресрәге, яңа гаиләдә яшәүче ирен мактады. Бер уңайдан Мараты кичә бүләк иткән, имән бармагына киелгән алтын балдагын да күрсәтеп алды.

Үзгәргән иде Гөлгенә. Бөтенләй үзгәргән иде. Аны мәхәббәтнең тылсым көче шулай үзгәрткән иде!
Читайте нас: