Безнең әни яшь чагында бик шәп иде. Болай булыр дип гомердә дә уйламадык. Көтүдән кайтмый калган сарык бәрәннәрен авылның түбән очыннан җилкәсенә генә салып алып кайта иде. Ләкин нихәл итәсең, югары кан басымы нәселдә бар. Эссегә чыдый алмый. Форточканы ачып йоклыйбыз. Әнинең әтисе Гайфулла мулла да шулай эссе яратмаган, челлә вакытларында кар базына төшеп утырыр булган. Ул ялчы тоткан. Ялчылары: “Эссе көнне печән чабып интекмик, хуҗа барыбер кар базында утыра”, – дигәннәр дә ял иткәннәр.
Әнине әти белән Венер уналты ел карадылар. Венер әнине әти үлгәннән соң да өч ел карады. Киленгә рәхмәт, авырсынмады. Без, дүрт бертуган, бөтенебез дә, кем булдыра ала, сөйләшеп, киңәшләшеп кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыштык. Авыл фельдшеры Ләлә Шиһаповага, район дәваханәсе невропатологы Фәрит Галиевка бик рәхмәтлебез. Килен чирләгәч, әнине мин алып килдем. Авылдагы Рәйсә киленнең дә (Мөнир энемнең хатыны) ярдәме күп булды: кер юа, идән юа, аш пешерсә – ашын, мәҗлес үткәрсә, ризыгын төяп китерә иде.
Безнең әни бик юмарт, мул куллы булды. Утыз-кырык сарык асрыйлар, өмә булса, казанга ярты сарык сала иде. Бәбкәләр яратты. Аларны чирәмдә саклап утыра, һәркайсын берәм-берәм сөеп чыга иде. Казларны суйгач, елады, каз нәселен бетердегез, дип.
Ашны тәмле пешерә, керне чиста юа иде. Кызык сүзле, мәрәкәчел булды. Җырларга яратты. Сыер сауганда да, сепаратор аертканда да җырлап, үз күңелен үзе юатты. Бианасы Фатыйма, минем картәни, артык уңган, гадел, туры кеше булды. “Әниегезнең кул арты җиңел”, – дип мактый иде. Чөнки сыер икешәрне бозаулый, сарыклар икешәр-өчәрне бәрәнли иде безнең.
Әти белән пар сандугачлар кебек яшәделәр.
...Инсульт кат-кат бәрә икән ул. Дүрт тапкыр гына булгандыр. Ике ел элек начар сөйләшә башлады, Уфага килгәч, бөтенләй сөйләшмәс булды. Табиблар: “Йөрәк таза, тәрбия яхшы, юкса, яши алмас иде”, – ди. Инвалид караган өчен аена мең ярым сум чамасы түләнә. Льготалардан баш тарттык, акчалата алабыз. 16-17 мең сум пенсиясе килә, хөкүмәткә рәхмәт. Тәнне чиләндерми торган матрас, тотынгычлар бирделәр. Беренче группа инвалидлыкны башта ук билгеләгәннәр иде.
Ак сөтен имезеп үстергән әниемне карауның бер авырлыгын да сизмим. Туганнарыма рәхмәт, бер кыек сүз, бер ызгыш булмады. Әти-әнисен тәрбияли алмаган кешеләрне дә гаепләмим. Дөнья булгач, төрле хәлләр була. Кайбер әби-бабайлар өйләреннән чыгып китә, тыеп булмый. Тәрәзәдән чыгып егылып һәлак булучылар бар.
Намазга бастым. Ун еллап элек инде. Хәрефләрне өйрәндем. Өч улым да намазда, ураза тоталар. Безнең бит Фатыйма картәни бик динле карчык иде. Ә Гайфулла картәти (аның картәнисе Юрматы башкортларыннан), әнинең әтисе, сөннәтче булган. Китаплары киштә-киштә булган. Аны раскулачивать иткәннәр. Нигез ташларына кадәр сүтеп алып киткәннәр. Әнинең әнисе Яушевлар токымына барып тоташа.
Менә шулай, Аллаһы Тәгалә кемгә нинди язмыш язган. Безнең әнинең унсигез ел гомере урын өстендә үтте. Берни хәл кылып булмый, Ходайның биргәненә шөкер, дип, күнәсең, сабыр итәсең. Сынауларын сынмыйча үтәргә, фани дөнья имтиханын лаеклы тапшырырга тырышасың.
Минзия РЫСАЕВА сөйләгәннәрне
Дилбәр БУЛАТОВА язып алды.