+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
5 март 2016, 02:00

Сәер очрашу

“Кеше ышанмастайны чын булса да сөйләмә” дигән әйтем бар барын. Шулай да күңелемдә һаман төер булып торган бу серле вакыйга хакында сөйләмичә булдыра алмыйм.

Армия сафларында хез­мәт итеп кайткач, район үзәгендә яшәүче бер кыз белән танышып, дуслашып киткән идем. Кич җитсә, май-сыр заводына баручы машинага утырып, авылыбыздан унике чакрым ераклыктагы Борайга юлланам. Һәм, караңгы төшүгә таныш кызым янына барып та җитәм. Район үзәгенең электр утлары белән яктыртылган урамнарыннан җитәкләшеп йөрибез. Мин яртылаш хәрби киемдә – галифе чалбар, аякта – офицерлар кия торган хром итекләр. Шуңамы хулиганнар да бәйләнеп бармый, кыскасы, авылныкы булсам да, район үзәгендә үземне хуҗаларча тоям.

Төнге сәгать берләр-икеләр җиткәч, кызымны өенә озатып куям да кайтыр юлга чыгам. Утырып килгән сөт машинасы күптән киткән булгач, кайтканда җәяүгә калына.

Олы юл булса да, арттан ник берәр машина куып җитеп утыртсын, сирәк-мирәк кенә узганнары да туктарга да уйламый. Җәйге төн аяз, кайтканда ике авылның да юлга якын гына урнашкан зираты кырыннан үтәргә кирәк булды. Күңелгә бераз шик тә йөгерде. Кесәдә шырпы һәм портсигардан башка бернәрсә дә юк. Беренче авылга якынлашканда, сарылы-аклы төстә, адәм затына охшашлы бер кемсә юлымны кисеп, зират эченә кереп югалды. Аның артыннан калган суык җилнең битемә килеп бәрелгәнен тоям. Бүтәнчә бер кабат та төнен берүзем бу юлдан җәяү кайтмаска антлар итеп, адымнарымны ешайтып, артыма борылып карый-карый алга элдертәм генә.

Тик, вәт бит ә, тукран тәүбәсе! Бер-ике көн үтүгә куркуларым онытыла, мин тагын район үзәгенә юл алам, кайтканда тагын җәяү. Теге билгесез зат бер кайтуымда тагын юлымны кисеп үтте дә, күздән югалды. Бу көнне ару гына “күңелчә” идем, куркуның әсәре дә юк. Иелеп юлдан өч-дүрт чуерташ алдым да аның артыннан иярдем. Зират коймасына килеп җитеп, эчкә күз салам. Җәйге айлы көн бик караңгы түгел. Яңа гына күмелгән кабернең тамга баганасы кырында тезләнеп, озын толымлы чәчләрен иңбашына салып тараткан бер кызыкай утыра.Үзе әллә ничек җанының сызлануын җиткерергә теләгән кебек, ыңгырашып-сызланып моң суза. Авызымны ачып катып калып тыңлап-тыңлап тордым да, бераздан үзем дә сизми әйтеп салдым:

– Әй кызый, якын кешең үлеп киттеме әллә? Нишләп төнлә курыкмыйча берүзең йөрисең?

Теге кемсә минем сорауга җавап бирмәде. Әмма, утырган җиреннән сикереп торды да, багананың бу ягына чыгып, яшелле-зәңгәрле очкыннар чәчеп торган күзләре белән миңа борылып карады. Йөзе ничектер нурланып, балкып китте... Менә шушы мәлдә аны барып кочып аласым килде. Шундыйрак уйлардан як-ягыма карана-карана кыз янына юнәлдем. Әмма... Әмма... Кинәт кенә муеныма ут капкандай булып, буыла башламыйммы! Теге кемсә шулай һушы китеп миңа текәлеп торганда, чигенергә көч табып, абына-сөрлегә зираттан чыгып таю ягын карадым. Һәм бар көчемә авыл ягына карап җилдердем.

Мин кайтып җитеп, туган йортымның тупсасына егыл­ганда иртәнге дүртләр булгандыр. Күземне йомдым гына... Һәм ул да булмады, өй алдына тавышланып әти килеп чыкты.

– Да, бу малайга тәрбияне армия җитәрлек биргән. Кеше эшләп арыды, ә ул һаман күзенә кояш төшкәнче йоклап ята, – дип бер миңа, бер тәрәзә аша ишек алдында кичәдән бирле өелми торган пе­чәнгә карап, бот чабып куйды.

Менә шул сәер очрашудан соң теге “сылу”­ның икенче зират эченә дә кергәнен күр­гәләдем. Ни гаҗәп, шуңардан соң ике-өч көн узуга үзе­бездәге һәм тирә-юнь­дәге авыл йортларыннан мәет чыкканын ишетә идем. Кинәт кенә баш өянәге белән җәфалана башлагач, танышкан кызым янына баруны да туктатырга туры килде. Ул елгы көз-кышларымны сызланып үткәр­гәннән соң, Кушманак авылында яшәүче күрәзәче әби янына бардым. Ул башны юкә тасмасы белән әйлән­дереп, аңа морҗа юллыгына катып калган корымны кырып алып, билгеләр куеп үлчәде.
Аннары, озын шадра тастымал белән урап, төененә өч-дүрт мәртәбә нык кына суккалап, оч-очларын югары күтәрде дә:

– Әй, балам, башың нык түнгән, зәхмәт җиле кагылган – синең белән янәшә үлем йөри. Җәллад газраиле белән күп очрашкансың. Күргән­нәреңне кешегә сөйләп йөрсәң, якты дөнья белән хушлашачаксың. Кайтып чокыр казы һәм күргәннәреңне чокырга сөйлә дә, шушы доганы укып, аны күмеп куй, – диде.

– Әбекәй, минем ул хәл­ләрне син каян белдең, – дип сорамый түзмәдем.

– Аларны минем колагыма бер яшь бала сөйләп бара. Син зиратта күргән зат газраил ул, яңа күмелгән мәет янына килеп корбан тели, – дип җаваплады ул.

Кушылганны төгәл үтәдем, чокыр казып серләремне чиштем. Әбинең, ун-унбиш көннән чокыр өстендә бер үлән шытым бирер, дигәнен дә онытмадым. Кушылганча, аны утап ташладым, шулай итеп чир­дән арындым.

Бу вакыйгалар турында әби сөйләнеп йөрмәскә кушкан иде дә соң. Ничек булыр, сынап карыйк әле.

Борис МӘГЪСУМОВ.
Иске Бикмәт авылы.
Читайте нас: