+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
15 март 2016, 02:00

...Аңа инсульт булган

Мәкерле авыруга тарымас өчен кисәтү чараларын үтәү мөһим.Ни дисәң дә, соңгы берничә дистә елда халыкның аң-белеме күзгә күренеп артты. Әле кайчан гына авыл халкы баш миендә кан йөреше бозылудан (ишемия инсульты), яисә баш миенә кан савудан (геморрагик инсульт) вафат булган, я булмаса телсез, хәрәкәтсез калган кеше турында “паралич суккан”, “җен суккан” ди торган иде. Хәер, мондый очраклар авыл җирендә элек сирәк булды кебек. Инсультның бик авыр чир икәнен, аның каян килеп чыкканын, адәм баласына нәрсә белән янаганын гади халык, әлбәттә, күз алдына да китермәде.

Соңгы елларда авылда да аны таный, үз исеме белән атый башладылар.

— Ишеткәнсеңдер инде, фәлән абзыйга инсульт булган икән бит – карардай бала-чагасы да юк, ичмасам! – дип, хафалы хәбәр салды күрше авыл апасы, хатыныннан калып, ялгызы гына яшәгән таныш абзый турында. Улы да өченче ел инсультан үлгән иде.

Соңгы вакытта без бу чирнең ешаюына һәм аның яшьләрне дә аямавына күнегеп барабыз шикелле.

...Моннан биш айлап элек күрше йорт алдында “Ашыгыч ярдәм” машинасы туктады. Анда олыгаеп баручы кешеләр яшәгәнгә, моңа бик аптырамадым – соңгы елларда алар ашыгыч ярдәмгә еш мохтаҗ була башлады. Гадәттә, табиблар килеп, кан басымын үлчи дә, тиешле уколын кадап, дару төймәсен каптырып, китеп тә бара. Бу юлы исә “Ашыгыч ярдәм”нең бик җитди сәбәп белән килүе беленде — күрше апаны инсульт аяктан еккан икән.

Инсульт булганда беренче 4 сәгать эчендә тиешле медицина ярдәме күрсәтелсә, авыру аякка басарга мөмкин. Арытаба исә баш мие күзәнәкләрендә кире кайтарып булмаслык процесслар башлана.

Тагын бер, тулысынча уңай тәмамланган инсульт очрагын телгә аласым килә. Миякә районының Үрнәк авылында күптән түгел 80 яшен тутырган Гәүһәр Мансуров озак еллар урындагы сөтче­лек фермасын җитәк­ләде, берничә орден кавалеры, районның бик абруйлы шәхесе. Тормыш иптәше Тәнзилә апа алдынгы сыер савучы була. Моннан ун еллап элек Гәүһәр абыйны рәхимсез инсульт телсез һәм аяксыз калдыра. Тәнзилә апа ирен шундук дәва­ханәгә озату хәстәрен күрә.

Беренче ярдәм үз вакытында күрсәтелгән Гәүһәр абый бүген тугызынчы дистәне куганда да егетләрчә йөгереп йөри. Авылның старос­тасы да, мулласы да ул. Үрнәктәге тормышны аңардан башка күз алдына китерүе дә кыен.

Дөньяда ел саен 15 миллоннан артык кеше инсульт үткәрә. Кызганычка каршы, статистика шуларның 90 проценты гомерлеккә инвалид булып калуын раслый. Русиядә ел саен 450 меңгә якын кешене инсульт аяктан ега. Шуларның 33 проценты вафат була. Шуңа күрә инсульт һәм инфаркт кебек чирләрне кисәтү ифрат мөһим. Бу аларны дәвалауга караганда күпкә нәтиҗәлерәк һәм арзанрак. Бүген Европа илләрендә генә инсультны дәвалауга 40 миллиард еврога кадәр акча тотыла. 2050 елга бу сумманы 60 миллиард еврога җиткерү фаразлана. Авыру елдан-ел яшәрә, димәк, эш яшендәгеләрне дә “кыра”. Күптән түгел инсульт илебезнең иң өметле гроссмейстеры 20 яшьлек Иван Букавшинның гомерен өзде.

Инсультның тагын бер бик мәкерле ягы бар — ул көтмәгәндә була. Шуңа күрә безгә инсультны кисәтү чараларына игътибар итү аеруча мөһим. Медицинада “хәвеф зонасы” дигән термин бар. Шуңа кергән кешеләр даими медицина күзәтүе астында торырга тиеш. Әмма бөтен җаваплылыкны табиблар өстенә салып, үзебезгә кул кушырып утыру да дөрес түгел. Бездә күпләр югары кан басымына “Ул минем эшче кан басымым!” — дип карарга өйрәнгән. Ә бит 140тан арткан кан басымы да турыдан-туры инсультның сәбәпчесе була ала. Шуңа да кан басымын даими тикшереп тору, холестерин күләмен, канның башка күрсәт­кечләрен белү бик кирәк. Ә инде сәламәт тормыш рәвеше, физкультура һәм спорт белән дус булу турында сөйләп тору да артык. Бәлки, шул очракта: “Аңа инсульт булган икән!” — дигән куркыныч хәбәрләр сирәгрәк ишетелер.
Читайте нас: