+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
19 март 2016, 02:00

Кайда Илгиз – шунда җиңү!

Яшь тренерның уңыш сере нидә?Соңгы елларда спортны үстерү мөһимлеге турында кем генә сөйләми. Бу максатка булышлык итүче күптөрле программалар гамәлгә ашырылып, ярыйсы гына акчалар түгелә. Шул ук вакытта, аларның тәгаен нәтиҗәләре бик күренеп бармый. Русиянең футбол буенча җыелма командасы тирәсендәге хәлләрне алыйк. Нәтиҗәләрдән бигрәк, элекке тренерларның эш хакы игътибарны җәлеп итә. Гус Хиддинк елына 7 миллион евро алып эшләде. Фабио Капеллоны вазыйфасыннан вакытыннан алда бушаткан өчен, Русия футбол берелеге аңа 930 миллион сум (15 миллион евро) түләде. Кызганычка каршы, башка спорт төрләрендә дә мондый мисаллар бар. Ә менә үзебезнең арада яшәп, балаларда спортка сөю тәрбияләп, казанышларга ирешкән тренерларга игътибар да, ихтирам да җитми кебек. Сүз шуларның берсе, Уфа районының Шамонино мәктәбе укучыларына икенче ел волейбол серләре өйрәтүче Илгиз Мөхәммәтҗанов турында.

– Архангель районы Абзан авылы егете мин, – дип башлады сүзен тренер. – Мәктәп партасыннан ук җиңел атлетика, чаңгы, волейбол белән шөгыльләндем. Спорттан югары белем алганда да, эшкә урнашкач та, гаилә коргач та аерылмадым. Волейбол буенча туплаган тәҗрибәмне балаларга өйрәтәсем килде. Уфа районы хакимиятенең яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе Александр Курышевка мөрәҗәгать иттем. Ул, теләгемне хуплап, мәктәп нигезендә түгәрәк оештырырга ярдәм итте. Шамонино мәктәбе директоры Рәшидә Мостафина да теләктәшлек белдерде. Хәзер атнага өчәр тапкыр Уфадан эштән кайту белән, күнекмә үткәрергә ашыгам. Туплар, җиһазлар сатып алдык. Беренче елны балалар белән туп чөяргә, уен кагыйдәләрен өйрәндек. Дусларым, һәвәскәр волейболчылар Илһам Котләмбәтов, Эдуард Галиев һәм Илдар Хәбутдинов та ярдәм итә. Беренче елда ук призлы урын яуламасак та, төшенкелеккә бирелмәдек. Күнекмәләр җәй көне саф һавада, спорт сөючеләр белән берлектә ясалган пляж волейболы мәйданчыгында дәвам итте. Мәктәп укучылары спартакиадасына җитди әзерләндек. Егетләр командасы республиканың төрле район мәктәпләре вәкилләре белән иптәшләрчә матчларда көчен сынады. Тырышлык нәтиҗә бирде. Быел Уфа районы мәктәпләре спартакиадасы кысасында үткән волейбол бәйгесендә егетләр – беренче, кызлар икенче урын яулады. Егетләр белән Кырмыскалыда республика бәйгесенә сайлап алу ярышыннан өченче урын алып кайттык. Беренче урынга берьюлы өч команда дәгъва итте. Көндәшләрдән очколар буенча гына калыштык. Киләчәктә Башкортстан чемпионнарын тәрбияләү бурычы куям.

Балалар белән уртак тел таба алуында Илгиз Инсур улының ике бала әтисе, хәстәрлекле хуҗа, тормыш иптәшенең терәк-таянычы булуы да сәбәпчедер. Мин шаһит булган күнекмә вакытында, мәсәлән, балалар аның һәр киңәшен йотып барып, алымнарны гамәлдә сынадылар. Тренер кемнедер шелтәләп, кемнедер дәртләндерде. Күнекмә ике яклы матч белән тәмамланды. Илгиз Инсур улының волейболны энәсеннән җебенә кадәр белүенә әллә ни аптырыйсы юк. Шамонинога күченгәнче, ул озак еллар Архангель районы җыелма командасы өчен чыгыш ясаган. Хәзер ул Уфа районы данын яклый. Бик уңышлы дияргә кирәк. Әйтик, былтыр Башкортстан күләмендә үткән зона бәйгесендә өченче урын яулап кайтканнар. Быел финалга чыгарга исәп тоталар. Аңлашыла, спорт яшәү рәвешенә әверелгән тренер балаларны спортка җәлеп итү юлларын да яхшы белә.

Бүгенге хәл-шартларда ил бюджетыннан бүленгән акчаның һәр тиене исәптә. Спортка тотылган акчаларның нәтиҗәләрен кайда һәм кайчан күрербез? Бу сорауга җавап табылуы шикле. Ә менә нибары икенче ел гына тренер булып эшләп, тырыш хезмәте өчен аз гына акча алучы Илгиз Мөхәммәтҗановның эш нәтиҗәсе күз алдында. Ул балаларны үз көчләренә ышанырга өйрәтеп, компьютердан аерып, спорт дөньясына җәлеп итә алган. Тәрбияләнүчеләре бәйгеләрдә сынатмый. Акча артыннан куучы чит ил тренерларын, легионерларын миллионнарга күмгәнче, Илгиз Инсур улы кебек үзебезнең арада яшәүче тренерларга, үсеп килүче буынга, һәвәскәр спортчыларга игътибарлырак булсак иде. Ул чакта спортны үстерүгә бүленгән акчалар эзсез югалмыйча, бүген һәм хәзер нәтиҗә бирер иде. Күз алдыбызда – ачык мисал.
Читайте нас: