+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
26 март 2016, 02:00

Бутанда тормыш бүтән

Үз халкын бәхетле итүне максат итеп куйган ил кайда ул?Яңарак кына Бөтендөнья бәхет көне билгеләп үтелде. Әйе, календарьда шундый көн дә бар. Ул 1992 елда БМО тарафыннан булдырылган. Максаты да изге — халыкның көнкүрешен яхшырту, сугышларны булдырмау, хәерчелекне киметү. Ике сүз белән әйткәндә — бәхетлерәк итү. Әмма без генә һаман бәхетле түгел: сугышлар туктап тормый, социаль проблемалар җитәрлек, хәерчеләр дә арта бара.

Әмма дөньяда бик бәхетле кеше­ләр дә бар. Алар Азиядәге Бутан дәүләтендә яши. Бу кешеләр берничек тә бәхетсез була алмый, чөнки Бутан дәүләтенең бар эшчәнлеге үз халкын бәхетле итүгә корылган. Биредә хәтта Хөкүмәт каршында Бәхет министрлыгы эшли, ә Конституциянең 9 статьясы белән һәр кешенең бәхетле булырга тиешлеге билгеләнгән. Шулай ук илдә “Бөтен халыкның бәхете буенча комиссия “ төзелгән.

“Сез бәхетлеме?” дигән сорау җанисәп алу вакытында да яңгырый. Әйтик, 2005 елда узган соңгы исәп алу вакытында Бутан халкының 45,2 процент халкы бу сорауга “бик бәхетле!” дип, 51,6 проценты — “бәхетле” дип, нибары 3,3 проценты “бик үк бәхетле түгел” дип җавап биргән.

“Бәхетсезмен” дигән бер генә кеше дә юк! Биредә хәтта “тулай эчке продукт” дигән төшенчә дә “тулай бәхет” дип алмаштырылган. Халыкны бәхетле итү дәүләт сәясәтенең иң өстенлекле юнәлешләренең берсе.

Бу кечкенә илнең мәйданы зур түгел — 38 394 квадрат чакрым, ха­лык саны 700 мең кеше (кайбер мәгъ­лүматлар буенча — 1,9 миллион) тәшкил итә. Корольлекнең башкаласы — Тхимпху шәһәре. Короле — Джигме Кхесар Намгьял Вангчук. Аңа нибары 36 яшь.

Биредә ачлык-ялангачлык юк, бар кеше дә тигез. Иң мөһиме — биредә җинаятьләр бөтенләй кылынмый. Илдә киң таралган дин — буддизм. Шуңадыр да монда хайваннарны үтерергә, агачларны кисәргә ярамый. Ау закон белән тыелган. Бу исә табигатьнең шул килеш саклануына китерә. Корольлекнең бик күп өлеше дәүләт тыюлыгы дип игълан ителгән, биредәге кеше аягы басмаган урыннар, табигать һәм хайваннар дөньясы таң калдыра.

Күп хайваннар, шул исәптән этләр дә, Бутанда изге санала, аларны үтерү кеше үтерүгә тиң. Шунлыктан урамнарда этләр, песиләр бик күп. Әмма алар, бездәге сыман, ташланган, ач түгел, чүп савытларыннан туенмый. Биредә аларны ашату изге гамәл­ләрдән санала, һәм урам этләрен, песиләрен һәркем туйдыра, тәрбияли.

Халыкның барысы да диярлек — вегетарианнар. Шөкер, биредә яшел­чә-җимешләрнең җаның теләгәне үсә, алар бер бәрәңге белән генә тукланмый. Бәрәңге дигәннән, басуларга химикат кертү биредә закон белән тыелган, сөренте җирләрне коелган, черегән яфрак белән ашлыйлар. Шуңа да биредә үскән һәр нәрсә экологик яктан чиста. Ил үзен тулысынча азык-төлек белән тәэмин итә. Бутан — аграр ил, халыкның өчтән ике өлеше җирдә эшли. Биредә үскән сирәк төр гөмбәләр үрчетелеп, Япониягә озатыла, Таиландка — яшелчәләр, Һинд­станга — алма, АКШка — дөге сатыла. Корольлектә зур сәнәгать предприя­тиеләре юк диярлек, бары тик берничә агач эшкәртү һәм азык-төлек сәнәгате предприятиесе генә бар.

Бутанда чисталык хөкем сөрә, чүпне урамга ташлаган кеше юк, шунлыктан базар булган урыннар да кичкә ялт итеп җыештырыла. Эчү дигән нәрсә — ят күренеш. Гомумән, кичке сәгать җидедән соң шәһәр урамнары бушап кала. Рестораннар, кафелар, кибетләр эшләми, халык кичке вакытны өйдә гаиләсе белән үткәрергә тиеш дип санала. Гаилә кыйммәтләренә зур игътибар бүленә. Күпирлелек биредә егерменче гасырда тыелган. Ә менә күпхатынлылык, әгәр дә өлкән хатын каршы килмәсә, рөхсәт ителә. Ир-ат өч хатын алу хокукына ия.
Бутанда борынгы йолалар, милли традицияләр кадерләп саклана. Җәмәгать урыннарында милли киемдә йөрү закон белән каралган. Учреж­дениеләргә яки гыйбадәтханәләргә милли киемдә булмаган кешене үткәрмиләр. Бутанлыларның статусын кигән киемнәренең материалына карап билгеләп була. Шулай ук шарф та кемнең кем икәнлеге турында сөйли: гади халык — ак шарф, чиновниклар — кызыл, монахлар һәм югары дәрәҗәле кешеләр сары төстәге шарф бәйли. Халык үзенең королен бик ярата. Вангчук Оксфордта белем алган, бик гади, еш кына халык арасында йөри, аралаша, бәйрәмнәрендә катнаша икән. Һәр ил туристларда акча эш­ләргә тырышса, Бутанда, ки­ресенчә, туристлар кертүгә бик аз квота бирелә. Хөкүмәт алар исәбенә акча эшләргә омтылмый, чит ил кешеләре тәэ­сиреннән куркып, аларны бик аз кертә. Туристлар милли мәдәният өчен куркыныч, дип саный. Ике атналык виза бик нык кыйммәт тора, шуңа да бирегә килүчеләр артык күп түгел.

Бутанда телевидение тыелган. Бары тик хөкүмәт каналлары гына күрсәтелә. Корольлекнең үз астрологлары бар, алар һәр елга йол­дызнамә төзи. Әгәр дә берәр айга яки көнгә күңелсез фараз туры килә икән, монарх, үзенә бирелгән власть белән, бу көнне башка көн белән алыштырып куя. Шуңа күрә монда, әйтик, май аеның календарьдан төшеп калуына, яки ел эчендә ике апрель яисә ноябрь булуга, яисә берәр числоның календарьда булмавына беркем дә аптырамый. Халык бәхетле булсын өчен ни генә эшләмәссең!

Корольлектә йортларны бары тик милли стильдә, бизәп эшләү генә рөхсәт ителә. Йортларны, гадәттә, ике катлы итеп салалар. Өйдә медитация бүлмәсе һәм кухня булу зарури.

Бутанлылар сәясәткә кысылмый, диярлек. Чөнки биредә тормыш яхшы, медицина һәм белем алу бушлай, эшсезлек юк, кибетләр ризык белән тулы. Халыкның борчылырга сәбәбе юк.

Һәр сишәмбе җәяү йөрү көне дип игълан ителә. Бу көнне автомобиль­ләргә утыручылар булмый диярлек. Беренчедән, экология өчен, икенчедән халыкның үзе өчен файдалы. Биредә шулай ук тәмәке тарту бөтенләй тыелган.

Бәхет министрлыгы актив эшли, алар өчен иң яхшы күрсәткеч — халыкның елмаюы. Биредә, чыннан да, халык ачык йөзле, гел елмаеп тора, диләр. Әгәр дә берәрсе күңелсез күренсә, бөтен тирә-як хафага төшә, барысы да ярдәм итәргә әзер. Ә Бәхет министрлыгы еш кына халыкара конференцияләр үткәрә, аларның бар дөньяга җиткерергә теләгән фикер­ләре шул: халыкның бәхете яки бәхетсезлеге илнең икътисадына, яшәү дәрәҗәсенә бәйле. Кеше өчен барысын да эшләсәң, аның бәхетсез булырга сәбәбе калмый. Иллә дә шәп фикер!

Менә шундый ил ул Бутан. Аны барлык илләргә дә үрнәк итеп куярлык. Халкы, аның физик сәламәтлеге, рухи дөньясы, мәдәнияте, киләчәге турында чынлап торып кайгырткан ил бәхет һәм бәхетсезлек турындагы барлык сорауларга да үзе җавап булып тора, минемчә. Бездә дә халыкны бәхетле итәр өчен шундый шартлар тудырылса, ничек яхшы булыр иде!
Читайте нас: