+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
2 апрель 2016, 02:00

Куласа шулай баса

Бәхет белән бәхетсезлек арасы бер адым гына.Хәнис белән Фәниснең аралары дүрт яшь. Уналты яшеннән колхозда бригадир йөген тарткан Ленин орденлы әтиләре Тәлгатьнең җитеш тормышында буй җиткерделәр. Колхоздагы бригада эшенә сезонлы эшләргә генә чыгып әйләнгәләгән Саимә балаларын да, ирен дә тәрбияле-караулы йөртте. Заманына күрә төзек, иркен йорт-кура җиткереп, теләгән кадәр мал-туар, кош-корт асрап, иркен генә көн күрделәр.

Ике малай да теләгән киемен киеп, теләгән әйберен ашап үсте. Дус булдылар. Укуларына килгәндә, Хәнис артык тырышмады. “Армиядән кайткач, колхозда тракторчы булам”, — дип йөрде һәм, яше җиткәч, шулай эшләде дә. Ә Фәниснең уе төзүче булу иде. Урта мәктәптән, армия хезмәтеннән соң төзелеш техникумын тәмамлады, һөнәре буенча эшләде, шәһәрдә төпләнде. Гаилә корды. Польшага командировкага җибәргәч, гаиләсен дә үзе белән алды. Анда озак кына эшләп, яшьлеге үткән шәһәргә кайтып урнашты, дүрт бүлмәле өр-яңа фатир алып, кадерен белеп яшәде.

Ә Хәнис тормыштан уңмады. Әти-әнисе фатыйхасын алмыйча авылдашы Саниягә өйләнде. Эш сөймәүче, җиңел тормышка өйрәнгән хатын белән “җиләге пешмәде”. Ире иртән эшкә чыгып киткәндә йоклап калды, эштән кайтуына тамагына да әзерләмәде. Ун елдан артык яшәгәннән соң, колхоз фермасын ремонтларга килгән бер иргә ияреп чыгып китте дә гаип булды Сания.

Хәнис күрше авылдан берничә тапкыр тормышка чыгып та уңмаган Тәнзиләне әтисе йортына алып кайтканда ата-анасы вафат иде инде. Хатын фермага савучы булып эшкә чыкты, үз хуҗалыгында да терлек үрчетеп кешечә яшәргә иде аның теләге. Нишлисең, эштән соң әле бер авылдаш йорт мәшәкатьләренә рәистән Хәнисне тракторы белән ярдәмгә сорады, әле икенчесенең бер эше килеп чыкты. Эш беткәч, хак урынына “акбаш” ачылды. Аягында басып тора алмаган хәлдә Хәнис тракторында капка алдына кайтып туктады, пычрак өс-башы белән түргә кереп ауды. Юганны, җыйганны, тәрбия дигәнне белмәс хәлгә төшкән ирне көйләп мәшәкатьләнмәде Тәнзилә. Үзе килгәч булдырган ике сыер, ике үгез, ике бозауның берәр башын төяп, авылына кайтты да китте. Нишләсен Хәнис? Үзенә калган өлешне таратып бетерде дә “тынычланды”.

Ялгыз ир яшәгән йорт ятимләнеп калды. Тирә-ягын кычыткан, тигәнәк, алабута, билчән басты, бакча утыртылмады... Авылдашлары теленнән төшмәгән абруйлы, орденлы Тәлгатьнең өлкән улы күршеләре, туганнары киңәшенә дә колак салмады.

Хаклы ялга чыккач, Фәнис тә туган авылында яңа нигез тергезде. Кирпечтән үзе теләгәнчә иркен итеп йорт җиткерде. Шәһәрдәге дүрт бүлмәле фатирын балаларына калдырып, хатыны Әнүрә белән күченеп кайтты. Авыл, җир эшенә сусаган ир белән хатын ару-талу белмичә иртә яздан җирдә казынды. Бакча утыртты, тавык, үрдәк алып үстерде. Фәнис абыйсының эчкечелеккә бирелүен бер дә яратмады.

— Әти исеменә тап төшереп йөрисең, кеше көлдереп. Туган нигезне мәсхәрәләп яшисең, оят түгелме сиңа? — дип ачуланды.

— Ничек телим, шулай яшим! — дип, үзенекен сөйләде Хәнис.

***
Җәй башы. Кояш күптән күтәрелгән. Җилнең әсәре дә булмаган матур көн. Унберләр тирәсендә авылга арткы пыялалары караңгылатылган джип килеп керде. Авыл уртасындагы кибет янында туктап, сатучы ападан Тәлгать абзыйның улы Фәниснең йортын сорады. Әллә Фәнис дигәнне Хәнис дип аңлады өлкән яшьтәге апа, Хәнис яшәгән йортны өйрәтеп җибәрде. Киртә-курасы тузган, ярымҗимерек капкасы кыйшайган ташландык ихатага саклык белән генә үтте кунаклар. Ишеге ачык калган бәдрәфкә сукмакны шәйләгәч кенә биредә кеше яшәвен аңлады юлчылар, ирле-хатынлы өйгә үттеләр.

— Ишек ачык, керегез! — диде түр башында сыра эчеп утыручы куркыныч кыяфәтле ир.

— Фәнис, ис-с-сәнме? — Кунак, пычрак идәннән саклык белән атлап килеп, хуҗага кул сузды.

— Мин Фәнис түгел, мин — аның абыйсы Хәнис, — диде хуҗа.

Кунак, үзе белән таныштырып, дустының адресын белеште. Хәнис аларны озата барырга булды.

***
Авылның өске урамына ямь өстәп утыручы мәһабәт йорт янына килеп туктадылар. Фәнис йортта келәт төзергә урын әзерләп йөри, Әнүрә кош-кортларын ашата. Тормыш гөрләп тора. Ике йорт арасындагы шомыртта кошлар сайрый, үрдәкләр узыша-узыша бүксәләрен тутыра...

— Нинди җилләр ташлады, служак? — Фәнис, эш бияләен салып, армия хезмәтен бергә үткән Ривальгә кул сузды.
— Менә дөнья күрергә дип чыгып киттек әле, башта абзый йортына барып кердек... — дип Хәнискә ымлады.

— Ә-ә-ә... Анда бармагыз сез. Анда әтинең исемен пычратып яшәүче абый яши минем... — Фәнис, абыйсына борылып та карамыйча, кунакларны өйгә дәште.

— Мин әтинең исемен пычратмыйм. Пычратачагым да юк... — дип сөйләнде Хәнис һәм кунакларга иярде.

Әнүрә йөгереп табын әзерләде. Өстәлгә теплицасында пешкән кызыл помидорлар турап куйды, әле генә пешкән боткасын, котлетын чыгарды. Кунаклар белән Хәнис тә өстәл янына утырды. Кулына чәнечке-калак тотып, Әнүрәнең үзенә ризык китерүен көтте.

— Без сине чакырмадык, абый, сиңа монда урын юк. Бар кайт, минем йортыма башкача мондый хәлдә аяк басасы булма. Аңла шуны, — диде Фәнис.

Хәнис, акрын гына кузгалып, ишеккә атлады.

— Алкаш, бәхетсез. Мине дә хурлап йөри бит... Кыяфәте нинди?! Их, туганың юньле кеше булсын икән ул... — дип үртәлде энесе.

— Ялгызы гына яшиме? — дип сорады кунак хатын.

— Эчкече белән кемнең торасы килсен...

Яме китсә дә, утыз биш ел буе күрешмәгән дуслар теләр-теләмәс хәлдә табындагы сый белән сыйланды, хәл-әхвәл сораштылар.

***
Хәнис энесе өеннән чыкканда кояш шактый күтәрелгән, кыздыра башлаган иде. Тамагы ач иде аның. Туганы йортындагы хәлгә нык гарьләнде.

— Их, энем-м-м, энем-м-м... — дип ярылган сөялле куллары белән өй нигезен сыйпады. — Ичмасам, син бәхетле бул. Әнүрәң белән тигез яшә. Минем бәхет булмады инде...

Бите буйлап тәгәрәгән күз яшьләре авызына кереп, шуларны йотып җибәрде. Тозлы күз яшьләрен соңгы тапкыр әнисе аның кулында җан биргән көнне татыган иде ул... Йорт тирәли тибенеп йөрүче чуар тавыкларны күзәтеп торды да, яшьләрен йота, йота үз йортына атлады.

— Әни соңгы сулышын алганда әйткән сүзләрне ишетмәдең шул син, Фәнис. Ул чакта еракта идең. “Ике бөртек бертугансыз. Нинди генә хәлдә калсагыз да бер-берегезгә терәк булыгыз”, — диде мәрхүмә. Гомеремдә онытмам анам сүзләрен! Бүген үк айнырга сүз бирәм! Башкача хәшәрәт хәмерне капкамнан да үткәрмим! — Кайтып җиткәнче Хәнис шулай сөйләнде...

***
Барысы да яхшы гына барды. Ике бертуган бер-берсенә комачауламый, аралашмыйча гына яши бирде. Сүзендә тоды Хәнис. Хәмердән баш тартты, йорт тирәсен карады, бакча утыртты. Кыш үтте. Тагын яз җитте. Мәшәкатьләр артты. Әнүрә, үз-үзен кызганмыйча кояш эссесендә бәрәңге утыртты. Кичкә хәле бетеп ауды. Шул егылудан тора алмыйча, таң атуга җан бирде. Фәнис чакырткан, вакытында килеп җиткән ак халатлылар да ярдәм итә алмады. Шикәр чиреннән иза чиккән ханым ике көн даруларын капмаган. Канындагы шикәр мигъдаре нык артып, кан басымы төшеп, бакыйлыкка күчүенә сәбәп булды...

***
Хатын-кыз кулы тимәгән йорт — шыксыз, нурсыз йорт. Фәниснең дә йорт-җиренең коты китте. Моңа үзе гаепле. Кич саен кибеттән калай савыттагы сыра алып кайтып эчәргә гадәтләнеп китте. “Әнүрәсез тормышның миңа ни кызыгы?” дип, көн-төн эчте. Тора-бара “дуслары” артты. Хуҗа исереп аугач, өй эчендәге затлырак әйберләрне “селтәп” чыгарга да тартынмадылар. Хуҗа үзе дә тормышын бөтен иткән хатынының кул җылысын саклаган савыт-сабаны аракыга, сырага алыштырды. “Берсе ташлады, икенчесе башлады...” — дип сөйләнде авылдашлары.
***

Салкын көз. Караңгы. Урамда баткак. Карлы яңгыр ява. Хәнис яңгыр яуганны тыңларга ишек алдына чыкты. Ярата ул яңгыр яуган чакны. “Их, шушы минутта берәр кешегә кирәк булсаң икән ул! Ичмасам, бер бөртек балам да булмады бит. Миннән читтә яшәсә дә, бер булмаса бер килеп, хәл белеп китәр иде...” дип уйлады. Шулвакыт коймага берәү килеп бәрелде. Чыгып караса... Фәнис! Лаякыл исерек!

— Нишлисең, энем? Эчкәнсең бит! — Калтыранган энесен култыклап өенә алып керде. Кибет тавыгы белән аш пешергән иде. Кайнар аш салып бирде, энесен тәрбияләп, юындырып, түрдәге диванга салды. — “Йокла, энем, туган йортың бит. Өй җылы. Тынычлан. Ял ит. Иртән сөйләшербез. Их, бу дөнья... “ Шулай дип сөйләнә-сөйләнә, ул 65 яшенә күмәк хуҗалык идарәсе бүләк иткән өр-яңа юрганны туганының өстенә ябып, ипләп кенә урынына барып ятты...
Читайте нас: