+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
7 апрель 2016, 02:00

Ярсып чапкан атны туктата

Урыс шагыйре Н. Некрасовның “Ярсып чапкан атны туктата”, “Дөрләп янган йорт эченә керә” дигән сүзләре урыс хатын-кызларына гына кагылмый. Шәхсән мин үзем дә, ошбу язмада бөек шагыйрьгә ияреп, үзебезнең гүзәл затларыбызның бөеклеге хакында бәян итмәкче булам.

Рамазан бабай белән Рәфидә җиңгинең өлкән уллары Рәшит унике яшендә фаҗигале рәвештә һәлак була. Кызлары Гөлмәрфуга әтисенә беренче ярдәмче булып кала. Ул акрынлап ир-атлар башкарган ат җигү, сабан сөрү, печән чабу кебек эшләргә өйрәнә. Хәтта ат дагалауны да үзе башкара. Бәхетсезлеккә тагын бер адым дигәндәй, Сабантуйда малайлар белән ат чабыштырганда кыз егылып төшә һәм оча сөяген зарарлый, аксаклабрак йөри торган булып кала. Утыз яшькә җитсә дә, кияүгә чыгарга кимсенеп, атасы йортында яши. Ә тормышлары җитеш, мулдан була.

Бер елны сеңлесе Рәшидәне күрше авыл егете Әхмәтбаянга кияүгә димлиләр. Егетнең әтисе сугышта һәлак булган, әнисе Хәтимә карчыкның баһадир гәүдәле, авырлыгы алты пот­тан да арткан бик көчле улы була ул. Авыл малайлары туп тибеп уйнаганда бервакыт футбол тубы аның аркасына килеп тия. Егет, аны эләктереп алып, култык астына кыстырып шартлаткан. Өч тиенлек бакыр акчаны теше белән тешләп өзгән, диләр.

Рамазан карт өендә кияү буласы кешене зурлап каршы алганнар. Өч табын корылган, өстәлләрдәге нигъмәт, сый-хөрмәт сөйләп бетергесез икән. Әхмәтбаян, үзләре ярлырак яшәгәнлектәнме, өстәлдәге ризыкларны күреп, кыенсыныбрак калган. Буласы кияүнең өс киемен салдырып, табынга кыстыйлар. Аның бер дә утырасы килми, вәгъдә ителгән кәләшен алып, тизрәк моннан чыгып ычкыну исәбе белән ул: “Берүк мине ашарга кыстый күрмәгез, әле генә өч җамаяк катык ашап килдем”, – дигән.

Шулай да кияүне табынга утыртканнар. Рамазан карт аңа бер стакан көмешкә тутырып салып, сынау максатында кулына тоттырган. Әхмәтбаян тагын телгә килеп:

– Юк, җәмәгать, инәй карчык эчәргә кушмады, – дип, стаканны читкә алып куйган, ди.
Рамазан карт сәерсенеп, аңа сүз каткан:

– Кияү, сиңа бер соравым бар иде. Сездә башта арышны уралармы, бодайнымы?

Әхмәтбаян бу сорауга җавап бирә алуына бик сөенеп әйтеп салган.

– Әлбәттә, арышны! – дигән ул.

– Алай булгач, башта арышны ургач, мин дә сиңа беренче кызымны – Гөлмәрфуганы бирәм, – дип, чаршау артыннан өлкән кызын алып чыккан. Һәм хатынына эндәшкән:

– Бичәкәй, “ыступай” шулпасын табынга чыгар!

Кияүнең беркатлырак икәнен сизеп, аның артык гадилегенә кызы Гөлмәрфуганың акыл тоткасы бик таман буласын тиз чамалаган Рамазан карт.

Авылда Әхмәтбаянның бичәлеккә аксак кыз алып кайтуы турындагы хәбәр тиз тарал­ган. Хәтимә карчык гайбәтче хатыннар белән сүзне кыска тоткан.

– Урау булса да юл яхшы, сукыр булса да кыз яхшы, – дип, тегеләрнең авызын тиз томалаган.

– Иншаллаһ, вакыт күрсәтер, киленемнең чибәрлеге үзе генә дә ни тора! – дип тә өстәгән.

Тора-бара авылда Гөлмәрфуганың уңганлыгына, ачык, аралашучан булуына сокланмаган кеше калмаган. Башмак сыерлары бозаулагач, саудырмаганга күрә, аны мөгезе белән сәндерә өрлегенә эләктереп куеп сауган, диләр. Урманнан юкә агачы ташып, юкәсен сыдырып, колхозга 50шәр метр аркан ишеп, хезмәт көне эшләгән. Төнгә кадәр кич утырып, бер пар оекбаш яисә бияли бәйли торган булган. Мамык кәҗәләре асрап, алар йоныннан шәл бәйләп саткан. Хәтимә карчык дөньясына муллык, нур иңгән. Ярты төн уртасында урамнарының бер өендә янгын чыккач, суга манчыган кожанканы бөркәнеп кереп, ике баланы ут эченнән алып чыккан. Үзенең каш-керфекләре, бите пешеп, йөзендә гомерлеккә кызыл тап булып калган.

Әхмәтбаянга иң авыр эшләрне тапшырганнар. Колхоз рәисе, “Урал-ЗИС” авто­машиналарының стартеры ватык булганлыктан, аны шоферлар янында ручка белән машина кабызырга йөрткән. Көче ташып торган Әхмәтбаян машина дви­гательләрен кул сепараторын әйләндергән кебек зырылдаткан.

Алар өч бала үстерә. Өлкән уллары Нурбаянның гомере Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгәндә өзелә. Нураниясе, диңгез офицерына кияүгә чыгып, Мурманскида яшәп кала. Кече уллары Гайнелбаян, бораулаучы һөнәрен үзләштереп, мастерга кадәр үсә, Төмәндә яши. Гөлмәрфуганың сеңлесе Рәшидәнең ире 1951 елда Төньяк Кореяда хәрби задание үтәгәндә “Миг-15” истребителендә һәлак була.

Татар хатыны Гөлмәрфуга Некрасов героиняларыннан калышырлыкмы әллә? Дөнья тоткасы ул безнең хатын-кызлар!

Борис МӘГЪСҮМОВ.
Иске Бикмәт авылы.
Читайте нас: