+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
12 апрель 2016, 02:00

Космонавтларны каршылаган кеше

Полковник Зөфәр Габдуллин Казахстан далаларына килеп төшкән җиһангирларны эзләү төркемен дистә елдан артык җитәкләгән.Зөфәр Фазулла улы 1941 елның 4 октябрендә Миякә районының Мәнәвезтамак авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Аның туган елы ук бик күпне сөйли. Ачлы-туклы балачак, авыр крестьян тормышы һәм... зәңгәр күкне байкап очучы “тимер кошлар”. Нәкъ шул чабаталы, тамагы икмәккә туймаган балачак елларында “Мин барыбер очучы булачакмын!” дигән катгый карарга килә дә инде Дим буендагы авылның хыялый малае. Әйтергә кирәк, сугыш елларында һәм аннан соң да әле күктә очкан самолетлар җирдә йөрүче машиналардан да күбрәк була.

Димне аркылыга-буйга йөзеп, чыныгып үскән, очучы булам дип, гел яхшы билгеләргә укыган Зөфәргә Балашовтагы очучылар әзерләүче югары хәрби училищега кереп китү берни тормый. 1965 елда уку йортын кызыл диплом белән тәмамлаганнан соң ул хәтта космонавтлар отрядына алыну өчен сайлау сынауларын үтә. Кайбер чыганаклардан күренүенчә, бу киңәйтелгән сынауларда 2,5 меңгә якын хәрби очучы катнаша. Теоретик һәм физик әзерлек буенча безнең якташыбыз бар сынауларны да бик уңышлы үтә. Аның исеме бу җәһәттән хәтта Космос энци­клопедиясенә кертелгән. Кызганычка каршы, кайбер медицина күрсәткечләре буенча гына Миякә егете җиһан киңлекләренә күтәре­лүдән мәхрүм ителә. Әмма үзе очалмаса да, якташыбызга күп еллар буена дөньяга танылган дистәләгән космонавт белән иңгә-иң хезмәт итәргә насыйп була. Аларны җирдә беренче булып каршылаучылар – эзләнү һәм коткару төркемен уңышлы җитәкләгәне, бик күп четерекле хәлләрдән зур осталык белән чыга алганы өчен ул берничә орден һәм медаль белән бүләкләнә.

Зөфәр Габдуллинның шундагы хәрби частьтә табиб-терапевт бул­ган тормыш иптәше Зоя Әскар кызы танылган космонавтларны, Советлар Союзы Герое, очучы-сынаучы Магомед Толбоев кебек атаклы кешеләрне ут күршеләре кебек якын итеп хәтерли, аларны герой гына түгел, тирән фикерле, кечелекле, шаян сүзле, ачык йөзле шәхесләр итеп тасвирлый. Безнең чорның легендар шәхесләре Зоя һәм Зөфәр Габдуллиннарны оста коткаручы һәм табиб итеп кенә түгел, аш-суга маһир, кунакчыл хуҗалар буларак та югары бәһалаган була.

— Аеруча, табигатькә ялга чыгалган чакларда Зөфәрнең кыздырылган ит һәм балыкны оста әзерләвенә соклана торганнар иде, — ди Зоя Әскар кызы.

Әйткәндәй, Зоя белән Зөфәр авылдашлар, мәктәптә партадашлар. Балачактан яралган мәхәббәт­ләренә олыгаеп килгәндә дә тугры кала алган соклангыч сирәк парлар. Балалары белән дә бәхетле алар. Кызлары Римма һөнәр сайлаганда әтисен дә, әнисен дә читләтмәгән — ул самолет спорты мастеры һәм медицина фәннәре докторы, Мәс­кәүдә яши. Уллары Наил Тимирязев исемендәге авыл хуҗалыгы академиясе каршындагы умартачылар курсын тәмамлаган. Туган авылына кайткач, ныклап умарта үрчетүгә керешкән, умарталар санын 200гә кадәр җиткергән әтисенең уң кулы бүген Наил. Гаиләсе белән әти-әнисенә терәк булып, аларның күршесендә генә матур өй салып, авыл күрке булып яшәп ята. Римма белән Наил әти-әниләрен бәхетле картәти-картәни итәргә дә өлгергән.

Моннан төгәл 25 ел элек отставкага чыкканнан соң, туган авылы Мәнәвезтамакка кайтып, зур өй салып кергән, хәрби очучы-коткаручыдан оста умартачыга әйләнгән. Иң тәмле һәм сыйфатлы бал өчен 2002 елда Мәскәүдәге күргәзмәләр үзәгенең алтын медаленә лаек бул­ган. Зөфәр Фазулла улы туган төягендә дә үзенең тынгысыз җаны, күркәм эшләре белән аерыла. Берничә ел авыл хакимиятен җитәкли. Бу аңа туган авылының ниндирәк хәстәрләр белән яшәвен аңларга ярдәм итә. Балаларның мавыгуын, олыларның савыгуын хәстәрләүне иң мөһим эш итеп саный Зөфәр абый. Малайлар өчен хоккей тартмасы төзетүне оештыра. Сугыш һәм хезмәт ветераннарына ел саен Өлкәннәр көне уңаеннан күчтәнәчкә бал бирүне гадәткә кертә. Бар булмышы белән коммунист Габдуллинны КПРФның Миякә район комитеты секретаре итеп сайлыйлар. Коммунист Габдуллин ил Президенты Владимир Путинга тиешле ихтирам белән карый. Аның “СССРның таркалуы – гасыр фаҗигасе” дигән фикере белән тулысынча килешә.
Шактый авыр икътисади камауда калган илебезне, таркалуга баручы авылны һәм авыл хуҗалыгын коткару, тергезү — чын полковник һәм коммунист Зөфәр Габдул­линның иң изге теләге бүген. Күрәсең, очучы-коткаручы һөнәре аның канында, табигатендә.

Фото гаилә альбомыннан
Читайте нас: