Бер көнне кулыма Василий Кожуховскийның “Муста-Тунтуридагы десант” китабы килеп эләкте. Бөек Ватан сугышы чорында диңгез десантчылары күрсәткән батырлыклар турындагы бу китапны кызыксынып укый башладым һәм анда... авылдашым Хәбетдин Фәтхетдиновның да сурәтләнүен күреп, чын-чынлап, гаҗәпкә калдым. Соңыннан ачыклануынча, Хәбетдин Фәтхетдинов авылдашым гына түгел, урамдашым да булып чыкты! Үзем өчен бик кызыклы булган бу тарихны мин сезгә дә бәян итәргә булдым, хөрмәтле гәзит укучылар.Бөек Ватан сугышы башлануның беренче көннәреннән үк сугышка алына Хәбетдин Фәтхетдинов. Ул сугышка киткәндә өлкән улы Хәлилгә — өч, Мирхәлименә бер генә яшь була. Яшьтән үк көчле беләкле, кыю йөрәкле булуы белән аерылып торган Хәбетдинне десантчылар әзерләү отрядына алалар. Хәрби әзерлек үткәннән соң аларның полкын илебезнең төньягын — Кола ярымутравын немец илбасарларыннан сакларга җибәрәләр.
Кола ярымутравы Гитлер командованиесенең мәкерле планнарында аерым урын алып тора. Немецлар кыска вакыт эчендә Мурманск шәһәрен, Төньяк флоты базасы пунктларын басып алуны, Мурманск порты белән илнең төп өлешен тоташтыручы Киров тимер юлы линиясенә чыгуны максат итеп куя. Моннан тыш, гитлерчылар Кола ярымутравының табигый байлыкларына — Германиянең хәрби сәнәгатенә бик тә кирәкле булган никель яткылыкларына да кызыга. Максатка ирешү өчен Гитлер бу юнәлешкә Норвегияне һәм Критны яулауда катнашкан, тау егерьлары, гренадерлар (таулы урыннарда хәрби операцияләр алып баруга махсуслашкан) дивизияләрен җибәрә. Аларга совет солдатларының 14нче армиясе каршы тора. Көчергәнешле сугыш башлана. Ләкин дошманга максатына ирешергә насыйп булмый. “Үләргә, әмма Рыбачийны (ярымутрау) дошманга бирмәскә!”, “Төньякта үтерелгән фашист көньякка юл тота алмый!” девизы астында дошманга каршы көрәшкән диңгез пехотачылары Төньяк флот кораблары белән берлектә дошманны Рыбачий ярымутравындагы Муста-Тунтури сыртында ук туктатуга ирешәләр.
Мурманск шәһәренә һәм Кола култыгына дошманны якын китермәүдә 1943 елның март азагында Рыбачий ярымутравында барган вакыйгалар аерым әһәмияткә ия була. Василий Кожуховскийның “Муста-Тунтуридагы десант” китабында нәкъ шул вакыйгалар сурәтләнә.
Кола ярымутравында урнашкан Муста-Тунтури (фин теленнән “Муста” — “кара”, “караңгы”, “Тунтури” — “урмансыз тау” дигәнне аңлата) сырты аша 1941-44 елларда фронт линиясе уза: тауның көньяк итәгендә — немец гаскәрләре, төньягында совет солдатлары оборона тота. Әлеге сызыкта дошман оборонасы 1944 елның 10 октябрендә Петсамо-Киркенесс операциясе вакытында гына өзелә.
1943 елның 29 мартында исә биредә капитан Александр Юневич җитәкчелегендәге диңгез пехотасының 63нче бригадасы разведчиклары, барлыгы 47 кеше, чолганышта калып, һәлак була. Алар арасында авылдашым Хәбетдин Фәтхетдинов та була. Озак еллар алда телгә алынган бригада солдатлары хәбәрсез югалган булып санала. Төгәл 30 елдан соң гына аларның ни рәвешле һәлак булганы ачыклана. Ачыкланмас та иде, бәлки, нәкъ шушында, Рыбачий ярымутравында, сугышчан юл үткән язучы Василий Кожуховский әлеге темага алына һәм илебез азатлыгы хакына башларын салган совет диңгез десантчылары турында “Муста-Тунтуридагы десант” китабын язып бастыра. 100 мең данә тираж белән чыккан китап тиз арада таралып бетә. Бердән, китап укучыларны китапның мавыктыргыч сюжеты җәлеп итә, икенчедән, диңгез десантчыларының төгәл утыз елдан ачыкланган батырлыгы сокландыра, өченчедән, сугышта да могҗизалар булуы таң калдыра.
Могҗизалар, дигәннән. Десантчыларның берсе — Бакин фамилиялесе – очраклы рәвештә генә исән кала (бәлки, шушы китап дөнья күрәсе һәм дөреслекнең тантана итәсе булганга күрә Аллаһы Тәгалә аны исән калдыргандыр) һәм, бозлы суда салга ятып йөзеп, үзебезнекеләр ягына чыга ала. Барысын да ничек булган, шулай сөйләп бирә. Аны шундук госпитальгә озаталар һәм аның турында... оныталар. Шуңа күрә Муста-Тунтурида совет солдатлары күрсәткән батырлык турында да озак еллар белүче дә, ишетүче дә булмый.
1964 елда Федор Поночевскийның хәрби мемуарлардан торган “Совет җиренең читендә” дигән китабы басыла. Анда Александр Юневич отряды турында да әйтелә. Ләкин 47 совет солдатының ничек һәлак булуы, берсенең ни рәвешле исән калуы турында бер генә мәгълүмат та бирелми. Василий Кожуховский үз алдына әнә шул сорауларга җавап табуны максат итеп куя һәм ялгышмый. Эзләнүләре А. Юневич отряды разведчиклары турында бик күп кызыклы мәгълүматлар табарга ярдәм итә. Аңа илнең төрле төбәкләреннән хатлар агыла. Берсе Илеш районының Иске Кыргыз авылыннан Хәбетдин Фәтхетдиновның хатыны Сәгъдәнә Хәмәевадан да килә. Ике арада хатлар йөри башлый. 1974 елда исә “Советская Башкирия” гәзите аша язучы Газим Аллаяров та Василий Кожуховскийга хат юллый. “Юневич отряды белән соңгы тапкыр дошман тылына разведкага киткән 48 герой арасында өч якташым — Фәтхетдинов Хәбетдин Хәмәй улы, Лахмастов Александр Иванович һәм Червяков Николай Никанорович та булган. Аларның исемен мәңгеләштерү юнәлешендә башкарган эшегез олы игътибарга һәм тирән ихтирамга лаек. Батырлар онытылырга тиеш түгел!” диелә аның хатында.
Илнең төрле төбәкләреннән килгән менә шундый эчтәлекле хатлар, исән калган разведчик Александр Бакин белән күп тапкыр очрашулар Василий Кожуховскийны “Муста-Тунтуридагы десант” китабын язарга этәрә дә инде.
1975 елда китап басылып чыккач, Василий Андреевич, геройларының һәркайсының туган ягына барып, әлеге җыентыкны аларның гаиләсенә тапшыра. 70нче еллар азагында ул Иске Кыргызга да килә. Хәбетдин Фәтхетдиновның уллары Хәлил белән Мирхәлим абыйларның гаиләләренә, хуҗалык рәисенә әлеге китапны бүләк итә, мәктәптә укучылар белән очраша, авыл кешеләре белән аралаша. Киткәндә исә аларны үзләренә кунакка чакыра. Төгәл бер елдан Мөнҗия һәм Хәлил Хәмәевлар гаилә дуслары Хидая һәм Дәниф Нигъмәтуллиннар белән Ленинградка юллана.
Мәкаләне басмага әзерләгәндә мин Хәбетдин абыйның фамилиясенең — Фәтхетдинов, Хәлил абыйныкы — Хәмәев, ә оныклары Илфир белән Филаритныкы Мөхәммәтдинов булуына игътибар иттем. Бу хакта аларның үзләреннән дә сорадым.
— Безнең әткәебез Хәлил картәтисенең исеме буенча “Хәмәев” булып йөрде. Сәгъдәнә картыкай исә, “Хәмәй” дип дәшкәннәрен бик үк ошатып бетермәгәнгә күрә, бу фамилияне алыштыртты, шуңа без “Мөхәммәтдинов” булып йөрдек. “Хәмәй”, “Хәмәев” — шул “Мөхәммәтдинов”ның кыскартылган варианты ул. Ә менә картәтиебезнең ни рәвешле Фәтхетдинов булып китүе бүгенге көнгәчә безгә сер булып кала, — дип җаваплады Филарит Мөхәммәтдинов.
— Василий Кожуховский “Муста-Тунтуридагы десант” китабында сезнең картәтиегезне бик көчле һәм гаярь кеше итеп сурәтли. “Фәтхетдинов — имән кебек нык гәүдәле. Буе да 170ләп сантиметр бардыр. Йодрыгы — кувалда белән бер. Бервакыт, иптәшләре белән сүзгә килешеп, тумбочканы бер сугуда җимереп төшергәнен хәтерлим”, — дип яза. Ул, чыннан да, шундый булганмы? Сез бу хакта беләсезме?— дип кызыксынам Филарит абыйның бертуганы Илфирдән.
— Нәкъ шулай. Замандашларының һәм картыкайның әйтүенә караганда, ул, чыннан да, бик көчле булган. Үзенә каршы эндәшкән кешеләрне җилкәсе аша гына чөеп ыргыткан. Көрәшче булуы да хак. Юкка гына аны диңгез десантчылары сафына алмаганнардыр инде. Картәтидәге көрәшче сәләте әткәйдә дә төсмерләнә иде. Гомумән, картыкай әткәйне “Коеп куйган Хәбетдинем” дип әйтә торган иде, −— дип җаваплый Илфир Хәлил улы бу сорауга.
Иске Кыргыз мәктәбенең туган якны өйрәнү музее мөдире Илгиз Сәлимгәрәевның да Хәбетдин абый турында әйтер сүзе бар.
— Соңгы елларда мин авылдашларымның шәҗәрәләрен төзү белән мәшгульмен. Хәбетдин абый тарихы турында да бала чактан ук ишетеп белә идем. Шуңа да шәҗәрәсен ныклап өйрәнергә булдым һәм нәсел тамырларының 1700 елга — Әйдәш исемле кешегә барып тоташуын ачыкладым. Бик тармаклы нәсел булган ул.
Василий Кожуховский диңгез десантчылары турында китап язып чыкмаган булса, без авылдашыбызның нинди батыр йөрәкле кеше булуы хакында белми дә калган булыр идек. Рәхмәт аңа. Шундый изге күңелле кешеләр арабызда күбрәк булсын иде, — ди Илгиз Фәрит улы.
Әйе, Василий Андреевич зур эш башкарган: китап язган, һәлак булган урыннарында ятып калган солдатларның сөякләрен җыйдырып алдырып, туганнар каберлегенә җирләтүгә, шунда тактаташ куйдыруга, бер сүз белән әйткәндә, Юневич отряды солдатларының исемен мәңгеләштерүгә ирешкән.
Шунысы куанычлы: Василий Андреевич башлаган эш бүген дә тукталмый. 2012 елда анда, Муста-Тунтури сыртының биек тау башында, сугышта ятып калганнар истәлегенә гыйбадәтханә дә ачылган. Совет солдатлары һәлак булган урынга барып зыярәт кылучылар саны да елдан-ел артуга бара. Бер сүз белән әйткәндә, ил үзенең батыр улларын онытмый. Хәер, Муста-Тунтурида совет солдатлары тарафыннан күрсәтелгән батырлык онытырлык түгел.
Шулай булмаса, төгәл утыз елдан соң дөреслек тантана итәр, ил үзенең батырларының исемнәрен белер идемени? Без, иске кыргызлылар да, ”Кызыл йолдыз”, II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнгән, сугышта бик күп батырлыклар күрсәткән Хәбетдин Фәтхетдинов белән горурланабыз. Зур булмаган татар авылыннан шундый батыр йөрәкле кеше чыгуы белән иске кыргызлыларның гына түгел, ә тоташ Башкортстан халкының горурланырга хакы бар.
Фотолар гаилә архивыннан һәм В. Кожуховскийның “Муста-Тунтуридагы десант” китабыннан алынды.