Шушы көннәрдә “Вконтакте”дагы битемә Илеш районының Түбән Яркәй авылында яшәүче Ленара Вәлиевадан электрон хат килде. Анда болай дип язылган: ”Дүрт яшен тутыручы уртанчы улыбыз Самирның гомере кыл өстендә: ул үз аякларында йөри дә, сөйләшә дә, утыра да, хәтта башын да тота алмый. Йокларга яту белән баланы көзән җыера башлый. Республика Балалар клиник дәваханәсенә соңгы тапкыр медицина тикшеренүе үтәргә баргач, табиблар: “Улыгызга, кичекмәстән операция ясап, Вагус стимуляторы куярга кирәк. Әлеге очракта бу — бердәнбер мөмкинлек”, — диделәр. Табиблар белән әңгәмәдән шул билгеле булды: 1 миллион сум торучы стимулятор куюга республика Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан елына бер генә квота бүленә, быелгысы инде файдаланылган икән. Димәк, стимуляторны үз акчабызга сатып ала алган очракта гына Самирга операцияне бушлай эшли алачаклар. Бу хакта ишеткәч, без, чын мәгънәсендә, куркуга калдык. Ирем-нең бүген тотрыклы гына эш урыны юк, чөнки аңа бала белән еш кына дәваханә юлын таптарга туры килә, үзем декрет ялында. Шул сәбәпле, безнең стимуляторны сатып алырдай матди мөмкинлегебез юк. “Кызыл таң”ны республикада бик күп кеше укый. Гәзит укучылар арасында безнең улыбызга матди ярдәм күрсәтә алучылар табылмасмы икән, дип сезгә мөрәҗәгать итүем иде”.
Үзем дә әни кеше буларак, бу хатка битараф кала алмадым һәм күрсәтелгән адрес буенча Вәлиевлар йортына юлландым.
Йортларына барып керсәм, өч-дүрт яшь чамасындагы бала түр яктагы келәмгә җәелгән калын юрган өстендә, кулларын кош канатыдай җәеп, карашын бер ноктага төбәп ята. Аның янына әтисе белән әнисе чүгәләгәннәр. Алар: “Самир, әнә, апа синең турында язарга килгән”, — дип игътибарын миңа юнәлтергә тырышса да бала һаман бер ноктага төбәлеп ятуын дәвам итте. Күпмедер вакыттан соң көйсезләнеп елап җибәрде, кул бармакларын авызына кабып, борылмакчы булды, тик, көче җитмәгәнлектән, кире чалкан төште. Аны әле әтисе, әле әнисе кулына алды. Үзаллы тота алмаганлыктан, бала башын шундук аларның иңнәренә сала. Әтисе белән әнисе ничек тә аны юатырга тырыша. Гади сүз белән генә язып бетереп булмый торган күренеш, әрнеш, җан өзгәләнүе бу!
Минем өнсез-тынсыз калып балага текәлеп карап торуымны күреп:
— Самир 2012 елның 25 маенда тап-таза бала булып, дөрес, бераз тыны кысылып, ягъни “гипоксия” диагнозы белән дөньяга килде, — дип, Ленара улының авыру тарихы белән таныштыра башлады. —Җиде айлык чагында мин аны дәваханәгә полиомиелитка каршы прививка эшләтергә алып бардым. Шул төнне үк баланы көзән җыерды. Бу хәл икенче, өченче көнгә дә кабатланды. Шуннан, аптырап, баланы күтәреп, тагын дәваха-нәгә киттем. Табиб аны җентекләп караганнан соң республика Балалар клиник дәваханәсенең Балалар психоневрологиясе һәм эпилептологиясе үзәгенә юллама язып бирде. Анда ун көнләп ятып кайттык. Табиблар “Гипоксически-ишемическое поражение центральной нервной системы, однократный эпилептический фебрильный приступ” дигән диагноз куеп кайтарып җибәрделәр. Дәваланып кайткач, көзән җыерулар да азайган сыман булды. Бала яшь тә өч айда тәпи китте, “әннә”, “әттә” кебек сүзләрне әйтә башлады. Бер сүз белән әйткәндә, ул чорда яшьтәшләреннән бер ягы белән дә аерылмады.
Ике ел элек көзән җыерулары ешая башлагач, без аны тагын Уфага алып киттек. Бу юлы инде безгә “Симптоматическая эпилепсия, частые генерализованные приступы, приступный период на фоне органического поражения центральной нервной системы с задержкой психо-речевого развития” дигән куркыныч диагноз куеп кайтардылар. Дәваханәдән кайтып, күпмедер вакыт үтүгә көзән җыерулары тагын да ешая башлады. Табиблар язып биргән даруларның да ярдәме тимәде. Авыруы көчәйгәннән-көчәя генә баргач, шул ук елның азагында тагын дәваханәгә барып ятарга мәҗбүр булдык. Ул вакытта әле улыбыз эндәшкәнне аңлый, үз аягында йөри ала иде. Ә менә быел февральдә хәле кискен генә начарланды да куйды: аякларына бөтенләй баса, хәтта башын да тота алмый башлады. Без тагын баланы Уфага алып киттек. Шунда ятканда Самирныкы сыман диагнозлы балаларга Вагус стимуляторы (Вагус стимуляторы — муен турындагы нервка электр импульслары җибәреп, көзән җыеруны туктатучы, батареялар ярдәмендә даими эшләүче, уң кулның беләгенә сәгать сыман тагылучы генератор. Ул заманча дәвалау ысуллары ярдәм итмәгән очракта кулланыла — Автор) куела башлавы турында ишеттек. Шушы операцияне ясаучы табибның үзе белән дә күреп сөйләштек. “Операция ясаган очракта савыгуына өмет бар” дигәч, безнең күңелдә дә бәләкәй генә өмет чаткысы уянгандай булды. Бәлки, шушы стимулятор ярдәмендә улыбыз чыннан да аягына баса алыр? — дип тәмамлады хикәятен Ленара.
“Өмет чаткысы уянгандай булды”, ди Ленара. Әйдәгез, берсеннән-берсе кечкенәрәк өч ул тәрбияләүче бу яшь гаиләнең өмет чаткыларын сүндермик! Самир үз аякларына баса, яшьтәшләренә ияреп, йортлары янындагы яңа балалар бакчасына бара алсын, дисәк, аларга кулыбыздан килгәнчә, матди ярдәм күрсәтик. Кылган изгелегебезнең кайчан да булса үзебезгә игелек булып әйләнеп кайтачагын, бәланең агач башыннан түгел, адәм башыннан йөргәнлеген онытмыйк!
Бәйләнеш өчен
Ленара Вәлиеваның телефон номеры: 8-987-62-79-635.
Вәлиева Ленара Рифкать кызына бирелгән
Сбербанк картасының номеры: 639002069018583268.