-5 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
7 Май 2016, 02:00

“Мин әтием алдындагы бурычны түләдем”

Фикердәшләре белән бергә Мөслимә Ямалова туган илгә хәбәрсез югалган 318 сугышчының исемен кайтара.Мөслимә апа Ямалованың хәтерендә 1943 елның 3 сентябре мәңгелеккә уелып кала. Бу көнне ул мәктәпкә укырга бара. Гәрчә, әле яше җитмәгәнгә, аны бирегә беркем дә чакырмый. Үзе бара кыз мәктәпкә, класска керә дә ышык кына бер урынга барып поса. Укытучы аны күрә, билгеле, әмма бер сүз дә әйтми, бераз йөрер дә туктар, янәсе.

Әмма Мөслимә буйга орчык кадәр генә булса да, үҗәтлеге белән үзеннән өлкәнрәкләргә дә биргесез – ташламый ул укуын, бер караң­гы­дан икенчесенә кадәр колхоз эшендә бил бөккән әнисе кызының көн саен кая чапканын белгәндә ул инде укуга теше-тырнагы белән ябышкан була.

1943 елның 3 сентябре Мөслимә апаның хәтерендә тагын да бер вакыйга белән гомерлеккә уелып калган – нәкъ шул көндә аның әтисе, 43нче армиянең 223нче укчылар дивизиясе 1037нче полк укчысы Гыйзетдин Шәмсетдинов ерак Украинадагы Олы Гомельша авылы янында барган сугышларда үлемечле яралар ала...

– Мин әтине сугышка кадәр төш­кән фотосыннан гына беләм, – ди Мөслимә апа. – Ул мәдрәсәдә белем алган, укымышлы кеше булгандыр, чөнки безнең йортта һәрвакыт Коръән булды. Фронттан хатларын ул гарәп хәрефләре белән яза, аларның һәрберсенә берничә куплет җыр да өсти иде. Әни, шушы хатны күкрәгенә кысып, кош кебек очып муллага йөгерә иде, аннан укытып, җырларын шунда ук ятлап ала һәм җырлап йөри, мин дә аңа кушылам.
Гомерендә башкача бер тапкыр да “әти” дип дәшә алмаган бала өчен иң кадерле хатирәләр...

Әтисеннән “кара кәгазь” 1944 елда гына килә. Шуңа кадәр ул хәбәрсез югалганнар исемлегендә була.

Ә 2005 елда, Бөек Җиңүнең 60 еллыгын каршылаганда, Мөслимә апа туган ягы – Кырмыскалы районының Кабак авылына кайта. Биредән сугышка 700гә якын кеше алына, аларның күбесенең кабере илнең 45 төбәгендә һәм янә биш илдә калган. Ә 318енең кайда җирләнгәне дә билгеле түгел. “Сугыш һәлак булган соңгы солдат җир куенына тапшырылгач кына тәмамлана” дигән гыйбарәне искә алып, Мөслимә апа эшкә керешә. Башта ул Кырмыскалы районының хәрби комиссариатына бара. Андагы Хәтер китабын ача һәм телсез кала. Мондагы белешмә буенча аның әтисе батырларча һәлак булмаган, ә хәбәрсез югалган, имеш. Ничек инде югалган? Әсирлеккә төшкәнме, дошман ягына чыкканмы, бәлки, әллә кайсыдыр илдә яшәп тә ятадыр? Сугыштан соңгы елларда хәбәрсез югалганнар турында шулай фикер йөртүчеләр дә күп булган бит. Юк, аның әтисенең үле хәбәре килде, аның эзе югалмаган, ул Украинаны азат иткәндә башын салган. Әйе, Бөек Ватан сугышында 4 миллион солдат хәбәрсез югалган, тик аның әтисе түгел!

Моны исбат итәргә фронтовик кызының 10 ел гомере уза. Башта ул Харьков өлкәсенә хат яза. Аннан ул шуларны белә – Олы Гомельша авылын азат иткәндә 400 солдат башын салган! Аларның исеме авыл уртасындагы стелада мәңгеләш­терелгән, әмма анда Гыйзетдин Шәмсетдиновның исеме юк.

Мөслимә апа, Олы Гомельша авыл Советыннан башлап, Украинаның Ветеран оешмалары советына кадәр барып җитә. Аның рәисе, генерал-майор Цыбенко, “Солдат кызының изге эшендә ярдәм итүегезне сорыйбыз”, дип, Гомельша авылы урнашкан Харьков өлкәсенә хат юллый. Кырмыскалы районы хәрби комиссариаты белән Харьков арасында хатлар йөри башлый.

Ул арада Бөек Җиңүнең 70 еллыгы килеп җитә. Фронтовик кызының күңеле һаман урынында түгел – кулында әтисенең кайда һәлак булганлыгы турында документы була торып та, ул аның исемен мәңгеләштерүне ахырына кадәр алып барып җиткерә алмый. Җитмәсә, бу вакытка Украина белән мөнәсәбәтләр дә катлаулана. Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәт итү урынына аларны эзәрлекләү башланган илгә тагын ничек мөрәҗәгать итәсе?

Шундый хәлдә дә бирешми Мөслимә Гыйзетдин кызы, изге гамәлләрен дәвам итә. Ул Украинаның Төбәкләрне үстерү һәм торак-коммуналь министрлыгы, ягъни мәрхүмнәрнең исемнәрен мәңгеләштерү белән шөгыльләнүче югары органга хат яза. Башта аларны Бөек Җиңү бәйрәме белән котлый, аннан сугыш елларында Башкортстан белән Украина бәйләнешләре, әлеге көндә республикада 70 мең украин яшәп, аларның балалары 14 мәктәптә үз телендә белем алуы турында бәян итә. Котлау открыткасы белән хат Украинага оча. Ә Мөслимә апаның күңелендә инде өмет нуры сүрелә башлый – заманы бит, заманы...

Бөек Җиңүгә багышланган тантаналар узып, маршлар тынгач, Мөслимә Ямалова исеменә Украинадан хат килеп төшә. Анда бәйрәм белән котлаулар һәм ул ун ел көткән хәбәр язылган: “Г. Ш. Шәмсетдинов исеме Олы Гомельша авылындагы стелага уеп язылды, аның исеме Харьковның Хәтер китабына кертелде”. Бу хакта укыгач, балачагы ятимлектә узып, 10 ел буе әтисенең исемен мәңгеләштерү хыялы белән янган, инде үзе дә гомер көзенә кереп баручы апаның күңел халәтен күз алдына китерү дә читен. Ниһаять, аның әтисе өчен сугыш тәмамланды! Ниһаять аның изге җаны тынычлангандыр. Тик Мөслимә апаныкы гына түгел...

– Мин һәр елның 8 маенда туган авылыма әни каберенә кайтам һәм авылда, районда узган бәйрәм тантаналарында катнашам, – ди ул. – Анда балачагы минем кебек әтисез узган авылдашларым да күп. Ә бит 318 авылдашыбызның газиз башы кайда ятканы да билгеле түгел. Әти каберен эзләгәндә мин аларның да күбесен таптым. Шунда авылда алар истәлегенә музей булдыру теләге туды. Сугыш ятим иткән балалар әтиләренә кайда булса да чәчкә салырга, алар алдында баш ияргә тиеш бит инде! Ничек итсәм иттем, авылдашларым белән бергәләшеп бу максатка да ирештек. Алар тиз арада музейга экспонатлар туплады – анда фронттан килгән хатлар, “кара кәгазь”ләре, хәтта немец котелогы да бар.

...Быел да яз килде. Мөслимә апа һәм аның чордашлары яшьле күзләрен сөртә-сөртә, әтиләрен искә ала. Шул вакытта алар янына, саф-саф булып, кеше күзенә күренми торган җаннар кайта – шәһит җаннар. Алар: “Без сезнең белән, балалар, хәтерегездә, йөрәгегездә безгә урын бар чагында сез ятим түгел!” – ди кебек...
Читайте нас: