Минем әтием, Мөхәяров Шәмси Мөхәммәтьяр улы, 1912 елда Башкортстанның Яңавыл районы Җырка авылында туган. Дәһшәтле сугыш башлангач, яшь ярымлык нәни кызы Нәзирәне, әле ана карынында бер айлык булган икенче кызын (монысы инде мин булам) калдырып, фронтка китә. Шул китүеннән гарәп, латин, урыс хәрефләре белән язылган нәкъ 12 хаты килсә дә, гаиләсеннән бер генә хат та ала алмый. Шулай итеп, әтием минем бу якты дөньяга тууымны белми дә кала. Бергә фронтка киткән иптәшләре сөйләвенчә, финнарны куып барганда, аның күкрәгенә пуля тия һәм ул фин җирендә мәңгегә ятып кала. Без, апалы-сеңелле ике нәни кызчык, гомеребез буе “әти” дип дәшәргә тилмереп үстек.
Моңа бәйле бер хатирә күңелдә бик нык уелып калды.
8-9нчы сыйныфларда укыган вакыт. Иптәш кызларым әтиләре турында сөйләгәндә, мин дә алар сүзенә кушыласы иттем.
Безнең якта “әнкәй” сүзен “инәкәй” диләр, без дә “инәкәй” дип үстек. ”Әткәй” дигән сүзне бер тапкыр да әйткәнем булмагач, шуңадыр, “инәкәй” булгач, “әтекәй” буладыр инде дип уйлап, “әтекәй” дип сүз башлавым булды, иптәш кызларым дәррәү көлеп җибәрде. Алар өчен бу сүз гаҗәп тоелгандыр, күрәсең. Соңыннан аңладым: ”әткәй” дию кирәк булган икән.
Авыз тутырып “әткәй” сүзен әйтеп, әткәй канаты астында рәхәттә яши алмадык.
Тагын бер хатирә. 1961-62 еллар булгандыр. Күршебез, сугыш ветераны Әхнәф абый, Ижау шәһәренә баргач, хәрбиләрне тәэмин итүче базадан апама Финляндиядә тегелгән бик матур күлмәк алып кайткан. Кием-салымга кытлык еллар була. Әтиебез Финляндиядә башын салган булу сәбәпле, бу матур, затлы күлмәкне апамның бер генә тапкыр да кигәне булмады. Алай гына да түгел, аны беркемгә дә, хәтта бердәнбер туганы — миңа да, балалары, оныкларына да күрсәткәне булмады. Ул күлмәк хәзер дә, авыр сугыш елларының кара тамгасы буларак, аның сандык төбендә саклана.
Бу хатирәм 1945 елга карый. Апам — 1нче сыйныф укучысы. Миңа 5 яшь. Иртән апам ашамыйча, ач килеш мәктәпкә китте. Бик кызганып калганмындыр, күрәсең, өйдән кружка алып, күршеләргә сөткә кердем. Ник, нинди йомыш белән кергәнемне аңлатып бирдем. Алар миңа сепарат сөте биреп чыгарды. Шул сөтле кружканы күтәреп, мәктәпкә киттем. Ара шактый ерак. 5 яшьлек бала, бәлки, сөтнең яртысын түгеп тә бетергәндер. Барып җиттем, балалар дәрестә. Хәтсез генә вакыт мәктәп каршында кружкамны тотып басып тордым. Менә кыңгырау шалтырады. Балалар шау-гөр килеп тышка чыкты. Шулай итеп, мин апамны ярты стакан сепарат сөте белән “туйганчы сыйлап” кайттым.
Алдагы хатирәм 1946 елга карый.
Бервакыт әнкәйне бездән 10 чакрым ераклыктагы Ямады дигән авылга чакырып алдылар. (Бу күренекле шәхесләребез Илдар һәм Нил Юзиевларның туган авылы). Ни өчен чакыруларын әйтмәгәннәр. Әнкәйгә мин дә иярдем. 10 чакрым араны 6 яшьлек сабый яланаяк килеш ничек бара алдым икән?! Хәзер үземнең дә исем китә.
Ниндидер бер йорт иде ул, рәшәткә кебек нәрсә белән икегә бүленгән. Безне чакырган кешене бик озак көттек. Ул абый әнкәйгә күпмедер акча тапшырды. Соңыннан аңладык: бу 16 сум 50 тиен, әткәй үлгәч, балаларына тиешле пособие булган.
Килүен килдек, ә бит әле тагын 10 чакрым араны җәяүләп кайтасы бар, ә без ач. Кибеткә кердек — алып ашарлык берни юк. Шунда берәү май заводына барырга киңәш итте. Ул чакта анда май заводы бар иде. “Анда эремчек ясыйлар, сорасагыз, бәлки, бирерләр”, — диде. Ярый, рәхмәт яугырлары, эремчектән безгә дә өлеш чыгардылар. Шуны ашап, ял итә-итә авылыбызга кайтып егылганбыздыр инде, анысын хәтерләмим.
Һай, ул елларда күргән газапларны искә төшерсәм, әле дә тетрәнеп куям. Ничек кенә исән калганбыз?! Менә авам, җимереләм, дип торган авыл йортында кышкы зәмһәрир салкыннарда ачлы-туклы яшәвебезне, бер телем ипигә зар-интизар булуыбызны һич кенә дә оныта алмыйм.
Сугыш елларында безне Җир-анабыз гына коткарып калды да инде. Җир-анабыз безне саклаучы да, яшәтүче дә булды. Моның өчен без аңа мең-мең рәхмәтле. Язны, җәйне түземсезлек белән көтеп ала идек. Безнең азык күбесенчә урман, болыннарда иде шул.
Тагын бер бик авыр хатирәгә тукталасым килә.
Кышкы салкыннар китеп, кояш карый башлауга, сыер-сарыкларга ашатырга азык бөтенләй калмый. Шул вакытларда элмә агачы ярдәмгә килә. Ул безнең урманда күп үсә иде, ә кайбер урыннарда андый агачның үскәнен белмиләр дә.
Язгы кар шактый каты, иртүк “уфалла” чанасын тартып урманга элмәгә йөрибез. Бер баруда чанага агач төяп кайтырга гына чыктык — апамның чабата табаннары төшеп калды. Әнкәй, мескен, чабаталарын апама салып кидерде дә, үзе авылга кадәр оекбаш белән кайтты. Әле ярый ла алар киярлек булган булса! Ул вакытта җылы өс киемен, аяк киемен түгел, чабатасын алырга да акчасы юк иде бит.
Әнкәй-җаным колхозның иң авыр эшләрендә эшләп, салкын тидереп, 48 яшен дә тутырмыйча, 1960 елның июлендә якты дөньядан китеп барды, урыны җәннәттә булсын.
Без, балалары, белем алырга омтылдык, хезмәт яратучан, тәвәккәл, максатчан һәм үҗәт булып үстек. Тормыш безне намуслы, әхлаклы булырга өйрәтте.
Наилә Мөхәярова-Фәтхетдинова,
ветеран укытучы.
Татарстан, Әгерҗе районы, Тәбәрле авылы.