+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
19 Май 2016, 02:00

“Төпчегемнең өендә — мин оҗмахның түрендә!”

Шушы көннәрдә 95 яшен тутыручы Сорур Салихова үзенең тыныч һәм бәхетле картлыгы өчен язмышына чиксез рәхмәтле.Ә язмыш аңа сынауларның ниндиен генә җибәрми. Хәер, Сорурның туган елы ук бик күпне әйтеп бирә алыр иде. Гражданнар сугышы тәмамланырга да өлгермәгән, илдә ачлык-ялангачлык хөкем сөргән 1921 елның май ае ничек кенә җылы, матур килмәсен, дөньяга аваз салган кыз балага һич кенә дә бәхет вәгъдә итми. Үзе дә тугыз балалы зур гаиләдә туып-үскән Сорур бары тик яраткан кешесенә кияүгә чыгып, кимендә ун бала табып үстерергә һәм шулар белән бәхетле булырга гына хыяллана ала.

— Яратмаган ирдән ун бала табып булмыйдыр – димәк, хыялыгыз тулысынча тормышка ашкан? – дим, әңгәмәдәшемнең, ачылып китеп, үзе турында иркенләп сөйләвенә исәп тотып.

— Галиуллама мин яратудан бигрәк куркыштан чыктым – бер адым атларга ирек бирмәде. Клубтан, ул артымнан тагылмасын дип, бөтен кешедән алдарак чыгып китәм. Ә ул, кайсы арада өлгергән диген, мине капкабыз төбендә көтеп тора, — дип, минем үзенә дөрес “тел ачкычы” табуымны раслап, ихластан сөйләп алып китә Сорур әби. — Өч тапкыр яучы җибәртте — әтиемнәр аларны “Кызыбыз яшь әле!” дип кире борды. Дүртенчегә үзенең абыйсы Хәлиулланы “этлеккә” котыртып җибәрә — башка кеше мондыйга бармас иде. “Галиулла энекәш белән Сорур озакламый әти-әни булырга тора, ә сез аларның бәхетенә каршы киләсез!” дип, күзен дә йоммый алдый минекеләрне. Мин авызымны ачарга да өлгермәдем – моңарчы йөзенә күтәрелеп карарга да курыккан усал Галиуллага кияүгә бирделәр. Ияләшергә дә өлгермәгән иремне армиягә алдылар. Авырлы булып калдым. Марс улыбыз ике атналык чагында гүр иясе булды. Сәламәтлеге аркасында Галиулланы армиядән кайтардылар. Ул кайтуга шатланып та өлгер­мәдек, сугыш башланды. Тәүге көннәрдән үк фронтка алынган Галиулла Смоленск юнәлешендә барган алышларда авыр яралана. Аны тылдагы госпитальгә озаталар. Шунда ярты ел дәвалана. Бер хатында: “Аякларымны да, кулларымны да кистеләр – син мине шул көемә кабул итәрсеңме?” дип язды. “Мин сиңа сау-сәламәт чагыңда бардым – тәнеңдә җаның бул­ганда синнән нинди хәлдә дә баш тартмыйм!” – дип җавап хаты яздым. Усал иремнең усал шаяртуы булган икән – озакламый бер аягын нык сөйрәсә дә, төп-төгәл гәүдәсе белән Олы Кәркәле авылына кайтып керде. Ирләр юк – авылда хатын-кыз, карт-коры һәм бала-чага. Галиулланы шундук колхоз рәисе итеп куйдылар. Эштән башы чыкмады. Төшергәләргә дә яратты. Болай да усал иремә, түрә дә булгач, каршы дәшәлмәдем – аныкы закон булды. Басуда эшләүчеләрне өйдә аш пешереп, көянтәләп басуга ташып ашаттым. Бер-бер артлы сигез кыз, бер малай таптым. Кызганычка каршы, Илгизәр улыбыз да гомерсез булып чыкты – биш яшендә кинәт чирләп дөнья куйды...

Колакка шактый катыланган Сорур апаны бүлдерми генә бик озак тыңладым. Аның сүзләрендә Бөек Ватан сугышын каршылаган 18-20 яшьлек авыл кызларының авыр язмышы көзгедәгедәй чагыла. Дөрес, бер зур аерма бар – Сорур башка сугыш чоры кызлары кебек, ирсез калам инде дип, кайгырмаган. Үзе өчен дә, яуда башын салган ир-егетләр өчен дә авыр авыл йөген тарткан Галиулласы алтмышка да җитәлми вафат була. Кызларының күбесен башлы-күзле итү кебек олы мәшәкатьләр 55 яшендә тол калган Сорур җилкәсенә төшә. 1971 елда аңа фидакарь хезмәте өчен, үзе әйтмешли, “Ленин башы төшкән” медаль һәм 12 сум пенсия бирәләр.

— Пенсиям артты инде – хәзер 18 сум алам, — ди ул.

Аның унсигезгә өч нольне өстәми генә сөйләве дә урынлыдыр – Совет чорындагы 12 сум белән бүгенге 18 мең сум арасында әллә ни зур аерма юк. Хәер, Сорур Бәдретдин кызы замандашлары кебек барына шөкер итә белә. Өстәвенә, яңарак сугыш инвалиды хатыны буларак Кыргыз-Миякәдән бер бүлмәле уңайлы фатир да биреп куандырганнар.

— Болай хөрмәтләгәч, йөзгә кадәр яшим әле! – дип шаярта Сорур апа.

Төпчек кызы Гөлсинә белән кияве Рәфилнең өен оҗмахның түре итеп күрә белгән кешегә күп тә кирәкми шул инде. Аның бар байлыгы бер сандыкка сыйган – балалары, оныклары биргән һәм күңеленә якын булган бүләк­ләре, үлемтеккә дип җыйнаган төенчекләре һәм... китаплары.

— Бигрәк укырга яратам шул! – ди, китаплардан аерылмас өчен генә 95 яшькә җитеп килгәндә күзләренә ике тапкыр операция ясаткан һәм аларның уңышлы үтүенә куанып бетәлмәгән сугыш һәм хезмәт ветераны.
Читайте нас: