Әнием Хәтимә турында авылда уңган, бай хатын дип сөйлиләр иде. Уңганлыкка, чынлап та, бик уңган, җитез, өлгер иде ул, эшләмәгән эше булмады. Юкны бар итеп көн күргәне, тырышып-тырмашып дөнья көткәне өчен бай дигәннәрдер инде. Югыйсә, байлыкны тоеп үсмәдек, аның нинди булуын белмәдек, күрмәдек.
Авылдашларның күбесе без күргән-кичергәнне бөтенләй күрмәде, дисәм, дөресрәк булыр. “Без күргәнне дустыңа түгел, дошманыңа да күрсәтмәсен”, — ди иде әнием. Ашарга юклыктан, өскә кием булмаудан йөдәдек. Ярый әле әни, ничек итсә итте, ризык хәстәрли, кием юнәтә алды.
Әнием килгән кешене чәйсез чыгармас иде. Юмарт, көләч йөзле булды ул. Кунакны сөтле чәй белән сыйлар яисә тиз генә йомырканы, чүпрәккә төреп, самавыр эченә куеп алыр иде. Чәй дә кайный, йомырка да пешә. Һичьюгы якты йөзе, җылы сүзе белән килгән кешенең күңелен күтәрә белде. Беркемне дә буш чыгармаганга бай дигәннәрдер, бәлки.
Әгәр моны байлыкка тиңләп булса, әниемнең килен булып төшкәндәге сандыгы чигелгән, каелган тастымаллар, ашъяулыклар, мендәр тышлыклары, алъяпкычлар, кияү күлмәкләре белән тулы булган. Матур итеп сугылган, күзнең явын алып торган зур чаршау, түр якны почмактан аерып, ике бүлмәгә бүлеп тора иде. Әле дә күз алдымда, әниемнең биек үкчәле кара туфлие дә, хәтта бизәнү әйберләре дә бар иде. Ул туфлине әтием Мәскәүгә күргәзмәгә барганда алып кайткан. Аны Миңнинур картәниемнең Мәскәүдә яшәгән туганы Габделкарам бабай әнигә бүләккә биреп кайтарган. Әнием ул туфлине бик саклап киде. Бизәнеп-төзәнеп, туфлиен киеп кибеткә барып кайта да, аны сөртеп, хәтта сөеп, нидер пышылдап, чүпрәккә төреп, сандыкның төбенә үк салып куя иде. Сәкенең түр почмагындагы сандык өстендә түшәмгә җиткәнче мендәр-юрганнар өелеп торды...
Ә тәрәзә пәрдәләре нинди матур, күз явын алып тора иде! Бервакыт алар юкка чыкты. Аларны әнием кияүгә чыгарга җыенган кызга бер чиләк бодайга алыштырган икән... Биек үкчәле туфли дә үзенең икенче хуҗасын тапкан. Чигелгән сөлгеләр, челтәрле, каелган ашъяулыклар да ашамлыкка алыштырылды. Капкачы чак-чак ябылып торган сандык ике-өч елда бушап калды. Чаршау да, кисәкләргә бүленеп, күлмәк-ыштанга әйләнде.
Сандык төбендә бик матур зур ефәк шәл генә моңаеп ятты. Аны әнием картәнинең төсе итеп саклады. Бу шәлне әниемә кияүгә чыгар алдыннан ул бүләк иткән булган. Сеңлебез Ефәк үлгәч, без дүрт кыз калган идек. Күп еллар үткәч, әни ул шәлне, дүрткә бүлеп, дүртебезгә яулык итеп тегеп бирде. “Төсем итеп сакларсыз”, — диде. Ул яулыклар әле дә саклана.
Әтиебез фин сугышыннан яраланып кайткан булган. Ул Бөек Ватан сугышына соң китте. Фронттан аның бер генә хаты килде, яу кырыннан әйләнеп кайта алмады... Сугышка кадәр ул звеньевой, бригадир булып эшләде. Мул уңыш алган өчен Мәскәүгә Авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә чакырылып, медаль белән бүләкләнде.
Сыер, сарык асрадык. Сарык тиресеннән әнием, тирене үзе иләп, Йолдыз абыем белән икебезгә тун тегеп бирде. Без аны озак еллар кидек. Матурмы, килешлеме-түгелме, карап тормадык. Өшемәдек, чирләмәдек. Шәлләр, оекбашлар, биялиләр — барысы да әниемнең кулы белән, күз нурларын түгеп, үзебезнең сарык йоныннан бәйләнә иде. Төнлә ай яктысында бәйли иде ул. Аларны үзебезгә генә түгел, башкаларга да бәйләде. Үзе я җырлый, я безгә гыйбрәтле, хикмәтле хәлләр турында сөйли. Без, әнине ике яклап уратып, сәкедә барыбыз бер юрган астында йоклый идек.
Сыер асрасак та, май, каймак күрмәдек. Әни сөттән сарымай ясый. Аны сөт исәбенә дәүләткә тапшырабыз, безгә туртасы гына эләгә. Дәүләткә биргәннән артканын сатабыз. Аертылган сөттән оеткан катыкны үлән салмасына катып ашау өчен тотабыз. Катык та гел генә булмый, сөт тә чәйгә исәпләп кенә калдырыла иде. Сыер асрап, туйганчы сөт эчмәдек. Чәй, тоз, шырпы да кирәк бит әле. Барысына да акча каян аласың, нәрсәне дә булса сатып кына акча юнәтү мөмкин иде.
Әнием җитенне талкып, юып, киптереп, эрләп, киндер суга, шул тукымадан безгә киемнәр тегә иде. Киндер сугу станогын илленче елларда гына келәткә чыгарып куйды. Хәзер бездә киндердән капчык та текмиләр. Әнием тула да басты. Сәкегә җәелгән туладан палас бик җылы була иде.
Күп итеп көнбагыш үстерәбез. Ул бик яхшы уңа. Эре-эре табакларны төереп, киптереп, сатарга берничә олы капчык әзерләп куябыз. Каен тузыннан сагыз кайнатабыз, әни аларны базарга чыгарып сата. Өйдән дә килеп алалар иде. Көнбагышны куырганда да, сагыз кайнатканда да әни берничә кашык сары май сала торган иде.
Клуб безгә бик якын урнашканлыктан, анда кичке уенга килүче яшьләр көнбагышны да, сагызны да мактый-мактый ала иде. Алар: “Хәтимәттәй, синең сагызың бигрәк тәмле, май тәме генә килеп тора. Чәйни торгач, тамак туя да куя”, — диләр иде.
Һәр җомгада авылыбызда базар була. Сатучылар авыл Советы урнашкан уйсулыктагы тау итәгенә җыела иде. Шуңа күрә ул тауны “Базар тавы” дип йөрттек. Хәзер авыл Советы да башка урында, клубны да элекке мәчет урынына салганнар. Кахул (анда украиннар яшәгән, ул авыл хәзер юк инде), бер генә урамлы Малихун (ул да бетте), Атаубаш, Атаутамак, Бадрак, Мукшы (мукшылар яши, авылның чын атамасы Михайловка), Елантөп, Өлкенде һәм башка тирә-як авыллардан кемнең нәрсәсе бар, сатарга алып киләләр. Бигрәк тә яшелчә күп була. Базар гөр килә, уйсулык шыгрым халык белән тула. Кешеләрне чак ерып йөрисең. Әни, нәрсәләрдер сатып, шул акчага шалкан, кәлигә (брюква, гәрәңкә), чөгендер сатып алып кайта иде. “Кәлигә” мукшылар сүзе булгандыр. “Калига, калига, кому калигу? Купите калигу!” — дип чакыралар иде. Әни, шуны кыргыч белән кырып, суга салып кайнатып ала. Шулпасы судан гына тора. Шуны әни калайларга салып бирә, аш сыман кашыклап эчәбез. “Кәлигә шулпасы” була инде. Алай да эчкә җылы йөгерә иде. Шулпага турарга бәрәңге, кабарга икмәк юк, ә корсакны ничек тә алдарга кирәк...
Күрше авылларга үзебез дә бара идек. Мин инде әнигә койрык сыман тагылып йөрдем. Соңрак та базар (бигрәк тә Урмантау, Дуван) юлларын мин таптадым.
...Шулай ачлы-туклы этләнеп яшәдек. Безнең нинди авыр хәлдә яшәвебезне белүче булмады. Әнием сер бирә торганнардан түгел иде, мескенләнергә яратмады. “Авызыгыз тулы кан булса да, кеше алдында төкермәгез! Дошманнар күреп шатланмасын!” — ди торган иде.
Читтән караганда, безнең тормыш яхшы, җиңел дип уйларга да мөмкин булгандыр. Беребез дә авылдагы җидееллык мәктәпне ташламадык, тырышып укыдык. Әни безне какмады-сукмады, читкә дә таратмады. Дөньяны бердәм көттек. Ул безнең белән киңәшләшә торган иде.
Төп ризык булган бәрәңге кешеләрне ачлыктан алып калды. Бәрәңге булса — син бай. Әмма күп вакыт аңа да кытлык булды. Ул ярты кышка гына җитә иде. Калган яртысын ничек хәлеңнән килә, шулай яшә. Яңа уңышка барып җитүләре ай-һай авыр булды! Орлык бәрәңгесенә дә тияргә ярамый. “Балакайларым, баздагы бәрәңгегә тимәгез! Ул орлыкка! Аны ашап бетерсәк, бәрәңге утыртмасак, киләсе елда ничек яшәрбез?” — дип кисәтеп, әни үзе эшкә китә. Колхозда кышын да эш бетми иде. Әнием дә бервакыт та эшсез тормады, веялкада ашлык җилгәрде, җитен талкыды. Бәрәңге чәчкә ата башлагач та, юллап, эрерәкләрен чүпләп ашап торабыз. Шуңа күрә уңыш та мул булмый. Бәрәңгене тозлы суга манып ашыйбыз, шулай тәмлерәк була. Олы казан тутырып пешергән үлән ашына берничә кашык катык ката идек. Катыкның үзен генә ашау да юк ичмасам, аны шулпага катарга гына тотабыз.
Җәй буена урман-кырлардан, яланнан үлән, җиләк-җимеш, шомырт, кызыл миләш, гөлҗимеш җыябыз. Аларны киптереп, кагын коеп, кышкылыкка әзерләп куябыз. Абый белән мин, апам йөрмәгән, без белмәгән ялан-кырлар, урман-куаклыклар калмагандыр. Кайда нәрсә үсә, кайчан өлгерә — һәркөн юлда булдык. Кечкенәдән печән чаптык, җыйдык, өйдек. Чана белән дә, кечкенә арба белән дә, сыер, үгез җигеп тә печәнне, утынны үзебез хәстәрли идек.
Сыерлар белән ярышып үлән ашый торгач, җир, бахыркай, караеп кала. Корсакларыбыз да сыерныкыннан ким түгел иде. Ашап карамаган үлән калмагандыр. Балтырган, кычыткан, ак алабута кебекләре ит ашына бәрабәр булды. Кычытканнан күмәч, балтырганнан аш пешереп, әнинең күрше-тирәне кунакка чакырып алганын да хәтерлим әле. Ул көнне күршеләребез Кәримә, Гайникамал, Фатыйма, Сидыкый әбиләр, Мәнзүмәттәй, Бибисафа апалар сөйләшеп, көлешеп, кайгыларын бүлешеп, күңелләрен бушатып кайтып киттеләр.
Әниебезнең зарланганын, елаганын күрмәдек. Көчле ихтыярлы, сабыр холыклы иде, йөзендә һәрчак елмаю булды. Күрше-күлән белән дә бик тату яшәдек.
Бер елны үлән кытлыгы булып, хәтта кызыл алабута да ашарга туры килде. Әле бакчада йөргәндә шул үләнне күрәм дә, аның коры, каты булуына исем китә. Тәүбә, тәүбә, шуны ничек ашадык икән, димен. Ни суты, ни ите юк, дигәндәй. Татып карасаң, ни әче, ни төче түгел, бер тәме дә юк үзенең.
Менә ничек интегеп яшәдек ул елларда. Хәзерге заман кешеләре туеп сикерә, минемчә. Ул ризыкны әрәм-шәрәм итү, ул барлык нәрсәне чүплеккә ыргыту... Дөнья малының кадере китүен күреп, йөрәк әрни. Ә үзләре, акча җитми, дип зарлана. Акчаны тотына белеп, ризыкны кадерләп, барына канәгать булып, шөкрана кылып яшәргә кирәк тә бит...
“Аллаһу Тәгалә үзе ярлыкаса иде, заманында үләксә итен дә ашарга туры килде”, — дип әрнеп-ачынып сөйләгән иде әнием, күп еллар үткәч. Урыны оҗмахта булсын инде...
Әнием бер караңгыдан икенчесенә кадәр колхоз эшендә булды. Авылыбызны уртага бүлеп аккан Атау елгасының ике ягында урнашкан ике колхоз үзара ярышып яшәде. Алар авылда колхоз оештыруда актив катнашучы, башлап йөрүчеләр булган Мөхәммәтшин һәм Ишбулат исемендә иде. Совет властена, колхозлашуга каршы кешеләр аларны җәзалап үтергән. Рәхимә әбиебезнең Октябрь бәйрәмендә клубта шул турыда елый-елый сөйләгәне хәтеремдә.
Авылда сыер, бозау, сарык, тавык фермалары бар иде. Колхозның иң алдынгы, уңган хатын-кызларыннан махсус бригада оештырганнар. Алар ферма малларына азык хәзерләгән: печән чапкан, кычыткан җыйган, яфрак бәйләгән, силос салган. Шул чибәр хатыннар тизәк тә түккән, юлларга таш та җәйгән, авыр ирләр эшләрен дә башкарган. Аларга балалары да хәлдән килгәнчә булышты. Минем әнием дә шул бригадага беркетелгән иде. Без дә аңа ярдәмләштек. Ул гына түгел, алар урман-кырларны корыган агачлардан да тазарта иде.
Көзен, урак вакыты җиткәч, урак урдылар, көлтә бәйләделәр, ашлык суктылар. Уңыш җыю эшләре кышка да кала иде. Чөнки эшче куллар җитешми, ирләр сугышта. Ашлыкны кышын да суктылар, җилгәрделәр, киптерделәр. Хөкүмәткә дигән ашлык аерым келәтләрдә саклана иде.
Авылыбызда май заводы да эшләде. Анда эремчек ясыйлар, аны киптереп, дәүләткә тапшыралар иде. Шулкадәр эшне башкарырга кеше дә җиткерергә кирәк!
Әни эштән караңгыда гына кайта. Сыерны чыра яктысында сава. Абый белән мин алмашлап чыра тотып торабыз. Абыйныкы янып бетә башлауга, мин аңардан үземнекен кабызам. Минеке янып бетсә, ул кабыза. Аннары әнием нәрсә дә булса ашарга әзерли. Мин күп вакыт, утырган җиремнән авып, йоклап китә идем. “Менә хәзер бүлеп бирәм, сабыр ит, йоклама, балакаем”, — ди әнием. Ә мин әниемнең уҗавы казанга бәрелгән тавышка изрәп йоклыйм да китәм. Калган туганнарым йокламый түзә иде. Аның урынына мин иртән әни белән бергә диярлек торам. Әни, сыер савып, малларны көтүгә куа. Мин казан астын карап торам. Әнием: “Кисәү идәнгә төшмәсен, карап тор!” — ди дә үзе суга китә. Ә чишмә ерак. Еш кына ул суга караңгыда, кояш калыкканчы бара. “Таң суы тәмле була”, — ди торган иде. Кайчан йоклагандыр, йокы эләктеме икән аңа? Ал да юк, ял да юк. Ә балалар, көндәлек мәшәкатьләр дә бар бит әле. Яңгыр көчле яуганда кырдан иртәрәк кайталар һәм әни, ишектән керү белән диярлек, кер юарга тотына иде.
Әнием бик оста бии, җырга да әвәс иде. Җырларны күп вакыт үзе чыгарып җырлады. Җырлаганда кайвакыт тавышы калтырап, өзелеп китә иде. Җырлый торгач, безгә сиздермәскә тырышып, арты белән борылып елап та ала. Мин аның хәлен аңлыйм, жәллим, тик елаганын тойганымны сиздермәскә тырышам. Аңа тагын да кыен булмасын, диюем инде.
Әниемнең җырлары бик күп иде. Эчтәлеге буенча заманына туры килә иде алар:
Ай янында якты йолдыз
Бер генә түгел әле.
Илдә бәхетсез балалар
Без генә түгел әле…
Ай янында якты йолдыз,
Санадым, сигез түгел.
Адәм ничек тигез булсын,
Бармак та тигез түгел.
Әнием безне биергә дә өйрәтә иде. Тезеп бастырып, үзе артыннан ияртеп, нинди хәрәкәтләр ясарга кирәклеген күрсәтә, аңлата. Тик андый минутлар бик сирәк булды. Бәйрәмнәрдә аның, клубка барып, биемичә, бүләк алмыйча калганы булмады. Яхшы эшләгәне өчен президиумга утыртып, җыелышларда мактап, премияләр дә бирделәр. Ялгышмасам, бер тапкыр сарык биргәннәрен дә хәтерлим.
Әнием ачык, көр күңелле, эчкерсез иде. Дуслары күп булды. Кая барса, шунда бик тиз ияләшә, иптәшләр таба белде. Уфага миңа килгәч тә күрше-тирә белән тиз танышып, табыннарга йөрешеп, бергә намазлар укып, матур, тату яшәде, соңгы көннәренә кадәр намазын калдырмады. Коръән укыды, ясин чыкты. Коръән китабының гарәпчәсен атна-ун көн эчендә укып, тәмамлап багышлап куя. Аның уңганлыгына, сабырлыгына искитәрлек иде. Үз гомерендә беркем белән ачуланышмады, олы йөрәкле, якты күңелле кеше булды ул.
Мин әнием турында гына яздым. Аның кебек уңган хатыннар авылыбызда бик күп иде. Аларның күбесенең ирләре сугышта үлеп калды. Колхозда тырышып эшләгән хатын-кызның Җиңүгә керткән өлеше зур булды. Аларның фидакарь хезмәтенә сокланмау мөмкин түгел. Аларның һәрберсе зур хөрмәткә лаек, һәркайсына һәйкәл куярлык.
Фәридә СӘЙФУЛЛИНА.