Лидия Саликова 1951 елның июнендә Менай һәм Ишкуза Иксановларның биш балалы гаиләсендә дөньяга килә. Ул чордагы барлык балалар кебек үк, үсмер еллары пионер һәм комсомолда тәрбияләнеп үтә. Өйдәге эшләрдә әти-әнисенә булышудан тыш, газиз кешеләре эшләгән “Заря” совхозында көч сала, һәртөрле түгәрәкләрдә катнаша, кыскасы, укуда да, мәктәптән тыш чараларда да алдынгылар сафында була. 1967 елда мәктәп тәмамлап, РСФСР халыкны көнкүреш хезмәтләндерү министрлыгының Уфадагы Укыту-производство комбинатында белем ала. Арытаба, 1969 елда, Мишкә районы Халыкны көнкүреш хезмәтләндерү комбинатында тегүче сыйфатында эш башлый. 1973 елда тегүче янына дүртенче разрядлы пешекче һөнәрен дә алып чыга һәм төрле елларда Мишкә һәм Дүртөйле районнарының Халыкны көнкүреш хезмәтләндерү комбинатларында шушы өлкәләрдә хезмәт сала. 1974 елдан 1998 елга кадәр тагы да өстәмә белем алып, Мишкә район Советы башкарма комитетының социаль тәэминат бүлегендә инспектор булып эшли. Шушы арада юридик колледж тәмамлый. 1998 елда исә Пенсия фондының Мишкә районы буенча эшләр башкаручы вазыйфасына күчерелә. Ә инде 2003 елда, Мишкә районы хакимиятенең халыкны социаль яклау бүлегенә эшкә кабул ителә һәм шуннан хаклы ялга чыга.
Шушы урында Лидия ханымның хезмәт биографиясенә нокта да куярлык кебек. Чынбарлыкта исә Лидия Саликованың гомумкешелек мәнфәгатендәге изге эшләре шушы чордан башкача яңа сулыш ала.
...Өлкәннәр өйдә юк вакытта апалары карап җиткермәгәнлектәнме, яшь ярымлык чагында Лидияне һушсыз хәлдә табалар. Башкалар балага ясин чыгарган вакытта картәтисе аны күтәреп, урындагы им-томчы янына алып бара. Бәхеткә, тиешле йоланы башкарганнан соң, им-томчы баланың яшәячәген, әмма аның белән сак булырга кирәклеген, һич кенә дә рәнҗетергә ярамавын җиткерә. Их, сынамагач, рәнҗетмәгәч, авыр газапларга салмагач, тормыш буламыни инде ул?! Лидия Ишкуза кызын да ул бер тапкыр гына уттан алып суга салмый. Алар арасында иң авыры — газиз уллары Игорь белән Владимирны ялгызы тәрбияләп үстерергә туры килә аңа. Юк, сыңар канатмын дип сынмый, сыгылмый Лидия ханым, улларын җил-яңгыр тидермичә, акыллы кешеләр итеп тәрбияләп үстерә, югары белем алырга ярдәм итә. Аның каравы, бүген лачыннары ана кешене фәкать шатлыклы хәбәрләре, казанышлары белән сөендереп тора. Игорь Себердә эшли, Владимир республика Үзәк сайлау комиссиясе системасында хезмәт сала. Куаныч өстенә куаныч өстәп, улларының гаиләләрендә өч онык үсеп килә. Алар өчен дә үрнәкле һәм хәстәрлекле нәнәй бүген Лидия ханым.
Республикада гына түгел, ил, дөнья күләмендә Лидия Ишкуза кызын таныткан эшчәнлек исә моннан 15-16 еллар элек башлана. Көннәрдән бер көнне аның янына, баш өянәгенә чыдый алмыйча, апасы килә. “Башыма чыдар әмәл юк, нихәл итим икән?” — дип зар елый ул. Шул вакытта Лидия ханым үзе дә сизмәстән, уң кулын аның башына куя да апасының авырту чыганагын үзе аша “күрә” һәм куллары белән аны сыпырып ала. Иртәгәсен исә сеңлесе ярдәмендә апасының баш өянәгеннән котылуы турында бөтен Мишкә авылы шаулый. Шул рәвешле, медицинаның, табибларның көче җитмәгән авыруны җиңәр өчен Лидия ханымның, кем әйтмешли, бер сыпырып алуы да җитә. Шуннан соң башлана да инде.
— Кешеләргә ярдәмем тиюен аңлагач, тәүдә мөрәҗәгать итүчеләрне атнаның һәр көнендә кабул иттем. Кешеләрдәге авыруларны үзем аша чыгарганга күрә, бу эшчәнлек, әлбәттә, бик күп энергия таләп итә. Шуңа да хәзер атнасына ике көн — сишәмбе һәм чәршәмбедә кабул итәм. Кызганычка каршы, медицина ярдәм итмәгән, соңгы өмет белән минем бусагага килеп егылган авыру кешеләр бихисап. Шул рәвешле иртәнге биштән башлап, төнге икегә кадәр авыруларны кабул иткән һәм дәвалаган көннәр дә бар. Никадәр генә авыр булмасын, соңгы авыруга кадәр кабул итәм. Ходай миңа шундый кодрәт биргән икән, димәк, мин үз-үземне аямыйча, аны кешеләр файдасына юнәлтергә тиешмен. Һәм мин шулай итәм дә! — ди, бу хакта сорашкач, Лидия ханым.
Ә нинди авырулар, нинди генә мәсьәләләр белән һәм кемнәр генә мөрәҗәгать итми Лидия Саликовага! Берәүләрне бирегә медицина дәвалавына бирешмәгән авыру алып килә. Икенчеләренә бозым салынган була. Өченчеләре эчкечелектән котылу максаты белән мөрәҗәгать итә. Дөрес булса, зур-зур гына чиновниклар да ара-тирә Лидия ханым бусагасын таптый икән, дип тә сөйлиләр. Гәрчә үзе ул клиентлары турында бер сүз дә дәшмәде. Монысы да аның югары кешелеклелек дәрәҗәсен билгеләүче күркәм сыйфатларның берсе булып тора.
Ә инде дәвалау сыйфатына һәм нәтиҗәлелегенә килгәндә, Лидия ханымда дәваланганнар ялганнарга юл куймас, алар күз алдында. Берничә генә сан. Бүген республикада һәм аннан читтә Лидия Саликованың шифалы кулларыннан җан алып, якты дөньяга туган 150гә якын бала үсеп килә. Шул рәвешле озак еллар балага узалмый зар-интизар булган ханымнарны ана булу бәхетенә ирештергән Лидия ханым. Ә инде иң катлаулы авырулардан дәвалаган һәм сәламәт тормышка кайтарган кешеләр саны исә меңнәр, дистә меңнәр белән исәпләнә.
Шушы урында ни өчен әлеге язманы нәкъ Халыкара балаларны яклау көне алдыннан урнаштыруыбыз да аңлашылды булса кирәк. Дөньяга бала туарга ярдәм итүчедән, әти-әни булу бәхетен өләшүчедән дә изгерәк, бөегрәк зат тагын була микән?! Бу җәһәттән алдагы 65 елда да сау-сәламәт, кешеләргә кирәк һәм терәк булып, бәхет-шатлыкта яшәргә һәм шушы рәвешле гомумкешелек мәнфәгатендәге изге эш-гамәлләрегез белән алга таба да бик күпләргә бәхет-шатлыклар өләшергә, бик күпләрне сәламәт тормышка кайтарырга язсын Сезгә, хөрмәтле Лидия ханым!