— Әйдә, әйдә, кызым, бер эшем дә юк, килен белән кер юа идек әле, — дип ишекне киң итеп ачып каршылады.
Мин, исәнләшергә дип, киленне эзлим. Фәния апа көлеп җибәрде, баксаң, “килен” дигәне аның кер юу машинасы икән.
— Минем балалар булмады бит, балам, бабаң үлгәч, менә ялгыз калдым, үзем генә көн күреп ятам, — диде.
Фәния апаны эзләвемнең сәбәбе шул: үзе туган 1нче Җиремҗибаш авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл ачтырды ул. Хәер, аның изге эшләре бу гына түгел, бик күп. Тәүдә ул авылның чиш-мәсен тазартып, төзекләндереп куя, зират өе ясата, аның коймаларын буяуга да акча бүлә. Шушы изге күңелле, ихлас кеше турында күбрәк беләсем килгән иде.
— Яшь чагым күбрәк читтә үтте, кызым. Бик хәерчелектә үстек. Үземнең арттан йөргән егетләргә сүз катарга да ояла идем, чөнки гаиләбез ишле, 9 бала үстек, ачбыз, ялангачбыз. Фәкыйрьлектән гарьләнә идем. 1921 елгы ачлыкта ике ир туганым үлгән. Күрше авылга йөреп, 7 сый-ныф белем алдым да, арытаба укырлык рәт булмагач, читкә чыгып киттем. 1957 елда Югары Салдыда эшли башладым. Соңрак Госман исемле кеше белән танышып, аңа тормышка чыктым. Урай шәһәрендә яшәдек. Икебез дә нефтьче. Госман инженер-механик булып эшли иде. Әмма 1966 елда аның белән зур фаҗига булды: алар, җиде кеше, скважинада янгын чыгып, һәлак булды. Мин ул вакытта операциядән соң дәваханәдә ята идем. Иремнең мәетен күрмәдем, минсез генә җирләделәр. Балаларыбыз юк иде. Ходай, бәлки, үзе шулай кушкандыр, аның күмергә әйләнгән гәүдәсен күрсәм, чыдый алмас идем, — дип тормыш юлы белән кыскача гына таныштырды Фәния апа.
Кайгыга тарыган гаиләләрне Төмән шәһәренә күчерәләр, Фәния апа анда фабрикага эшкә урнаша, һәрвакыт алдынгылар рәтендә була. Олыгаеп барганда тормышын чыгышы белән Башкортстаннан булган Җәмгытдин Фәттәхетдинов белән бәйли. Шуңа да, пенсиягә чыккач, туган якларга күченеп кайтырга уйлыйлар, Яңавыл шәһәрендә фатир сатып алып, 2003 елда бирегә кайтып төпләнәләр. Шуннан бирле Фәния апа Тәтешле районында урнашкан авылына кулыннан килгәнчә ярдәм итеп тора.
— Авыл очындагы чишмә югалган иде, бәләкәй чактан суын эчеп үскән чишмәнең юкка чыгуын күңел кабул итәргә теләмәде. Абыеңа сөйләндем дә, ул, казып, эзләп карарга кирәк, диде, шулай тотындык без ул чишмәгә. Чокыдык, таптык. Аскы буралары кичә куйган кебек ап-ак иде, берни эшләмәгән, аларына тимәдек, ә өскә өч боҗра төшерттек. Утыргычлар эшләттек, коймалап алдык, агачлар утырттык. Авылның 90 еллыгына үзенә күрә бик матур бүләк килеп чыкты, — дип искә ала Фәния апа.
— Аннан соң аны зиратның өе булмау борчуга сала, бурага заказ биреп, анысына да тотына. Ире һәм авылдашлары ярдәме белән зират өен дә эшләтеп куя.
Узган елда Җәмгытдин абый вафат булган.
— Бервакыт авылның укытучысы Сәрия: “Күрше-тирә авылларда һәйкәл куеп бетерделәр, бер бездә генә юк. Булмас та инде ул, син генә тотынмасаң, Фәния апа”, — дип ычкындырды. Шуннан уйга калдым. Азмы-күпме акча бар. Бабай китеп барды, ялгызмын, ул акчаны үзең белән теге дөньяга алып китеп булмый. Тукта әле, эшлик шул обелискны, миннән авылга бер бүләк булыр, дип, эшкә тотындым, — ди Фәния апа.
Менә шуннан башлана да инде аның өчен тынгысыз вакыт. Яңавыл — Тәтешле арасын атнасына өчәр урый ул.
Корбан гаетендә корбан чалдырып, сугышта һәлак булган яугирләрне искә алу чарасын үткәрә. Мондый уртак эшләр, уртак бәйрәмнәрдән соң авыл халкы, тагы да ныграк берләшеп, оешып киткән кебек була. Ә быел 9 майда обелиск ачыла.
— Авылдан сугышта 57 кеше катнашкан, күпләре яу кырында башын салган, — ди Фәния апа. — Минем зур абыем Сөләйман да шулар арасында. Якташларымның исемен мәңгеләштерәсем килде. Мин бит ул кешеләрнең һәрберсен хәтерлим, һәрберсе әле дә күз алдымда тора. Беренче йорттан Әдип китте, кайтмады, аннан Нух абзый, Шәрифҗан абзый, Хәсән абыйның уллары Гадел, Кави, Әбелкарам, Гыйлемҗан бабайның асрау малае Әхмәтвәли абый... Йөзләре дә онытылмаган, шул килеш, яшь килеш истә калдылар. Әй, каһәрле сугыш! Әбелкарам киткәндә баласы тумый да калды, үзенең нәсел дәвамчысын күрмәде дә, бичара. Фәрхулла абзый нинди оста иде! Кирәксә, теш тә, кан да ала, төрлечә дәвалый, җитмәсә, оста аучы, балыкчы иде. Сугыш җитте инде башларына!
Обелискны эшләүдә авыл халкы да булыша, ә һәйкәл тирәли челтәрле тимер рәшәткәне авыл Советы урнаштыра. Фәния апа аларның барысына да бик рәхмәтле.
— Әнкәй Сөләйман абзыкайны үлгәнче көтте. Бервакыт Куяды станциясенә йөрер булып китте. Ике бәрәңге, бер күмәчне төенчеккә салып төйни дә улын эзләп чыгып китә. Шунда туктаган поездларның вагоннарына башын тыгып: “Минем Сөләйман улым юкмы монда? Берәрегез аны күрмәдеме?” — дип сорый икән бичара. Шунда кулын да издереп кайтты инде... Гаиләдән өчәр-дүртәр кеше ятып калганнар да булды бит, ул аналарның йөрәге ничек чыдагандыр! — Шулай сөйләнә-сөйләнә, Фәния апа чәй өстәле артына дәшә. Кулына пәрәмәч кисәге алуга аның күзләре яшьләнә.
— Без бик күп нужа күрдек. Әле дә хәтерлим, ачлык ел, өйдә бер кабым ризык юк. Без хәлсез, ачтан шешенгәнбез. Әткәй, берәр эш булмасмы, ялланып эшләр идем, дип, чыгып китте. Шулчак әнкәбез карап торган соңгы сарыкны суйдыртты да, итен онга, берәр ризыкка алыштырырга дип, мине ияртеп, күрше Салих авылына киттек. Чак барып кердек авылга. Хәлле күренгән бер өйнең капкасын ачып кердек. Ни күрим, чоланда чыжылдап самавыр кайнап утыра, ә янында бер табак пәрәмәч! Аның тәмле исе бөтен тирә-якка таралган. Мин, боларны күреп, чак һушымны җуймадым. Әнкәйнең күлмәк итәгеннән тартам: “Инәкәй, инәкәем! — дип кабатлыйм. — Эх шул шәңгәне бер генә тешләргә!” Шул вакыт бер дә исемнән чыкмый. Пәрәмәч күрсәм, аны күз яшем таммыйча гына кулга ала да алмыйм! Инәкәйне дә жәллим, аңа никадәр кыен булгандыр бит?! Ә хуҗабикә итебезне алмады, әйләндереп-әйләндереп карады да: “Ябык, мин мондый ит ашамыйм”, — дип, безне борып чыгарды. Бер тешләрлек икмәк сыныгы бирсә икән! Күреп тора бит, мин ачтан чак егылмыйм. Инәкәй, бахыр, нишләргә белми, өзгәләнә.
Аннары тегермәнче бабайга киттек. “Бик әйбәт кеше ул, алыр әле, буш кайтарып җибәрмәс”, — дип, үзе мине юаткан була. Бабай чыннан да әйбәт кеше булып чыкты, ит кирәкми иде дә, бик интегеп килгәнсез, алып калам инде, дип, безгә күпмедер он салып бирде. Кайтыр юлга чыгу белән, әнкәй минем учыма бераз он салды, шуны ялый-ялый кайтканым хәтердә. Шулай авыр иде заманалар.
Ә безне борып чыгарган теге хатын әнкәйнең йөрәгендә шулкадәр нык уелып калган, күрәсең, инде олыгайгач, заманнар бераз үзгәргәч, әнкәй Салих авылына махсус барып, шул хатынның кем булуын сораштырган. Безнең күрше авылдан килен булып төшкән хатын булган ул. Бәгырьсез бер зат булган, күрәсең. Болар турында апам сөйләде.
Фотоальбомнарын актара-актара, Фәния апа гомер юлын барлый. Әткәсе Әхмәтнур Шәйнуровның фотосын алып, сыйпап куя.
— Бик гадел кеше иде әткәе-без. Бервакытта да кешенекенә тимәде. Шулай, бер язда икебез борчак чәчәбез. Мин ач, шул борчакны ашыйсы килә. Әмма әткәй тидертми, бер уч түгел, бер бөртегенә дә кагылмагыз, дип кисәтте. Шулай да мин, тыңламыйча, бер уч борчакны кесәмә шудырдым. Кичен өйгә кайткач, әнкәйгә бирәм ашка салырга. Әткәй моны күреп калды да, теге борчакны миннән кире илттертеп куйдырды. “Гөнаһын кая куярсың, балакай?” — дип, үзе мине әрли, үзе юата. Хәзер миллиардлап урлаулары турында ишетәм дә, элек, безнең әткәй-әнкәйләр кебек намуслы кешеләр булганга дөнья алга барган, дип уйлыйм.
Менә шундый кеше ул Фәния апа Гайнуллина. Бик тиздән аңа, Ходай насый итсә, 85 яшь тулачак. Яшем зур, дип тормый ул, әллә нинди планнар белән янып яши. Әнисе Хадикә апа, әтисе Әхмәтнур абый, авылдашлары алдында бурычын тулысынча үтәгән бу апа соклану тудыра. Җәмгыятьтә битарафлык, рәхимсезлек чәчәк атканда, күмелгән чишмәләрне ачып, мәчетләр салдырып, зиратларны карап, пенсия акчасына һәйкәлләр төзеткән кешеләр бар. Изге гамәлләр кылу — аларның күңел таләбе. Яхшы эшләре үзләренә савап булып кайтсын!