+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
21 июнь 2016, 02:00

Нәнәй мирасы

Ирләре Бөек Ватан сугышында һәлак булган тол хатыннарга һәйкәл куярлык.Бүген нәнәебезнең 80 яшен үткәрдек. Соңыннан ул яулык очларын төзәткәләп, җиңелчә генә тамак кырып алды да, биргән бүләкләргә дога кылды. Төпкә баткан күзләрен зур итеп ачып, күңелләребезгә үтеп керергә тырышкандай, барыбызга да карап чыкты. Шуннан үзенең бүлмәсендәге сандык төбеннән кечкенә бер төенчек алып, аны ипләп кенә сыйпап куйды, зиһенен җыярга теләгәндәй, тирән сулыш алып, сүз башлады:

— Мин сезгә кадерле мирас калдырырга телим... – Бераз тукталып торгач, дәвам итте. – Сугыш башланган көнне бик яхшы хәтерлим, ул вакытта миңа 14 яшь иде. Йортыбыз авыл очында гына, янәшәдә яшел болын башланып китә. Колхоз шунда ел саен сабантуй үткәрә. Ул елны да шулай булды. Кемнәрдер — ат арбаларына төялеп, гармун тартып, җырлап, икенчеләр җәяүләп иртүк шунда агылды. Миннән башка тагын ике бала булгач, әти — әни сабантуйга бармадылар. Өйдәге, ихатадагы эшләр белән булдылар. Мин дә аларга ярдәмләштем: кер, идән юыштым, туганнарымны караштым.

Кичке якта халык сабантуйдан кайта башлады. Ләкин алар ни өчендер җырламый да, көлми дә, артларыннан кемдер куган кебек ашыга-ашыга урамнан үтә. Бөтенесенең дә йөзләре боек. Капка төбенә чыккан әти бер абыйдан:

— Нигә бик күңелсез кайтып киләсең? – дип сорагач, тегесе әйтте:

— Габдулла туган, сугыш башланган бит, ә без сабантуй үткәреп ятабыз.

Әтием ике туганымны култык астына кыстырып алды да, өйгә алып кереп аларны сәкегә бастыргач, әнигә эндәште:

— Зөләйха, сугыш башланган.

Үзе сәкегә йөзтүбән капланды.

Берничә көннән әни әтинең биштәренә яңа пешкән күмәч, тавык ите, сөт тутырылган шешә салды. Үгез җигеп, башка ир-егетләр белән бергә район хәрби комиссариатына кадәр озата барды. Алар арба артыннан әкрен генә сөйләшеп атлады, мин арбага утырып үгезне куаладым. Барып җиткәч, бөтен ир-атларны тезделәр. Бер хәрби кеше:

— Гаиләләрегез белән саубуллашыгыз, — дигәч, әти белән әни кочаклашып елаштылар, беркемнән дә тартынмыйча үбештеләр.

— Әй кызым, кызым, туеңны күрергә кайта алсам ярар иде, — дип әти мине күкрәгенә кысып, аркамнан какты да, чәчләремнән сыйпап, ике битемнән суырып үпте. Мин оялуымнан кызарып киттем. Эх, шул чакта бөтенесен дә аңлаган булсам, мин дә аны үбәр идем.

Шул хушлашканнан соң әтине башкача күрмәдем. Газиз кешебезне озатып кайткач, өй буш калды. Беркем дә кызык сүзләр сөйләмәде. Көлешмәдек тә. Ашар вакыт җитсә, әни тәрәзәгә карап: “Әтиегез кайтып килмиме?” — дип әйтә торган булды. Беркем дә күренмәсә дә, без, балалар, йөгерешеп чыгабыз да урамның аргы очына күз салабыз. Шуннан өйгә кереп, дәшми, тынмый гына ашарга утырабыз.

Кич утырырга килгән апаларның: “Бүген Кәбирне, Миңнебулатны, Ильясны, Зәйнулланы, Габидулланы... сугышка алганнар”, — дип сөйләнгәннәре истә. Көн саен диярлек ирләрне сугышка озаттылар. Алар белән бергә яшь егетләр дә китте. Җирне кырпак кар каплауга авылда бик аз кеше калды. Картларны, карчыкларны җирләргә кеше табуы да читенләште. Аннан да бигрәк, яу яланнарыннан килгән “кара кәгазь”ләрне алу авыр иде. Күрше Шәфигулла абыйның үлем хәбәре килгәч, хатыны Галимә һуштан язып егылды, чак аякка бастырдылар. Безнең кебек балаларының елаганын күрү бигрәк кызганыч иде. Мин шуларны күреп кайтып әнигә: “Галимә апа да, балалары да тәгәрәшеп елады, әтиебез үлсә, без дә шулай еларбызмы?” — дигәч, ул: “Юк, балалар, әтиегез исән-имин кайтачак, кайгырмагыз!” — дип юатты һәм өстәл янына чакырып, чәй ясап утыртты. Ул шулай дигәч, күңелләр күтәрелеп китте.

Икенче көнне мәктәпкә барсам, класста тып-тын. Ахирәтем Розаның әтисе үлгәнлеген укытучы апа да ишеткән. Роза дәресен белмәсә дә, кызганып, “бишле” куйды. Ә үзе такта ягына карап күз яшьләрен сөртте.

Шул көнне әнием кичен ут алгач кына кайтты. “Хәрби комиссариатка барып, әтиегезнең хәлен белештем. Балаларым гел “бишле”гә генә укысын, дип әйткән”, — дигәч, без әй сөендек. Мин хәтта күрше әбигә йөгереп кереп сөенче дә алдым: “Әтиебез исән, ул тиздән кайтачак!” Өйгә кергәндә әни ниндидер бер кәгазьне чәй кургашына урап, бер ак чүпрәккә төреп утыра иде. Мине күрүгә дертләп китте. Янына килеп: “Әни, нәрсә төрәсең?” – дип сорадым. Ул тирән итеп сулыш алды. “Әтиеңнең ак кәфенлеген әйбәтләп төреп куям, кәфенлеге булса, адәм баласы озак яши ул. Ярый, йокларга ят, туганнарың күптән йоклый инде”, — дип, миңа урын җәйде. Бишмәтемә төренеп, сәкенең икенче очына барып яттым. Нык арыгангадыр, тиз үк йоклап киттем, башка чакта уйланып ятып, йоклый алмый байтак интегә идем. Шул төнне әтиемне төшемдә күреп: “Кызым, тор, әниеңне юат, еламасын”, — дигәненә уянып китсәм, әни балалар сыман мыш-мыш елап ята. Торып, тәрәзәдән төшкән ай яктысында әнием янына барсам, кичтән төреп булашкан ак чүпрәкне куенына кысып сулкылдый иде. Миңа ул кызганыч булып китте. “Әни, нигә елыйсың, әтием үлгәнме әллә? Елама, ул исән, әле генә чәчемнән сыйпап уятты”, — дигәч, ул: “Юк, юк, кызым, исән, һич тә алай уйлый күрмә. Ул тиздән кайтачак. Минем тешем сызлады, шуңа гына еладым”, — дип күз яшьләрен сөртә-сөртә мине кочагына алып яратты. Мин кабат йоклап киткәнмен.

Әниемнең кәфенлек дигәнен һәм чәй кургашына уралган кәгазьне мин башкача күрмәдем. Көн артыннан көн үтте. Әкрам бабайдан үгезгә алмаштырып алган башмагыбыз язын бозаулады. Тамагыбыз да туя башлады. Күңел дә төшенке түгел, чөнки әтиебез исән, ул дошманнарга каршы көрәшә.

Әтиләре сугышта үлгән малай һәм кызларның йөзләре боек иде. Шаярмыйлар да, көлмиләр дә. Күпчелеге өйләреннән дә чыкмый иде. Ә без, өч бала, көлешеп, урам тутырып уйныйбыз. Тик без шаярганга бәләкәй туганыбыз: “Әти генә кайтсын әле, мине кыерсытканыгыз өчен сезгә эләгәчәк”, — дип елап куркыта иде. Кич йокларга ятканда, әтиебез кайтып керер дип, хәтта ишек келәсен дә элмәдек. “Әтиебез кайткач, пилоткасы белән каешын үзем алам”, — дип ныкыша иде туганыбыз. Шулай дәртләнеп, әтиебезнең киемен, медальләрен бүлешеп, үзара үпкәләшеп тә бетә идек.

Ямьле май иртәсендә иркенләп йоклап ята идек, кемдер тәрәзә шакыды:

— Нишләп йоклап ятасыз? Сугыш беткән, безнекеләр җиңгән!

Урамга йөгереп чыктык. Халык җыелышкан, йөзләр шатлыктан балкый. Әниемнең боек йөзен күреп: “Нигә шатланмыйсың?” – дип сорадым. Ул чакта мин күп нәрсәне аңлаучы кыз булып үскән идем инде. “Әтиегезне төшемдә күрдем, мине көтегез, диде”.

Авылыбыздан иң соңгысы булып сугышка киткән ир-егетләр дә кайтып беткәч, дөньялар ямьләнеп киткәндәй булды. Кайбер фронтовиклар тол хатыннарга йортка да керде. Беркөнне әнием янына да хәрби киемле бер абый килде. “Юк, мин беркемгә дә кияүгә чыкмыйм. Габдулла кайтса, ни җавап бирермен. Балалар ятим үсмәс, аларның үз әтиләре бар”, — дип борып җибәрде. Ә инде сугыштан кайткан яшь егет мине соратып килгәч, каршы килеп тормады. “Утынга, печәнгә интектермичә, балаларына яхшы әти булырлык булса гына ризамын”, — дип, никах укытып, мине кияүгә бирде. Менә шулай әтиегез белән дөнья корып, авылыбызның икенче очында яши башладык. Әтиегезгә рәхмәт: туганнарымны да аякка бастырырга ярдәм итте. Әниебез олыгайды. Чакырсак та безгә яшәргә күчмәде. “Килен булып төшкән нигеземдә калам, әтиегез белән корган дөньяны аяк-кулларым йөргән чакта ташлап чыкмыйм”, — диде. Ә каты чирли башлагач, беркөнне безне үз янына җыйды.

— Якты дөнья белән бәхилләшер вакытым да җитеп килә. Кәфенлегем дә, таратырга хәерләрем дә сандык төбендә. Әтиегезнең кәфенлеге дә шунда мамык шәлгә төреп куелган, аны саклагыз, — дип әни барыбыз белән дә бәхилләште. Шул атнада мәңгелек йортына китеп тә барды.

Аны җирләргә әзерләнгәндә сандык төбендәге мамык шәлне, аның эчендәге ак чүпрәкне кулыма алдым. Бәләкәй чакта мин бер тапкыр гына күреп калган чәй кургашына төрелгән кәгазь килеп чыкты. Сугыш башланган елда ук әтиебезнең һәлак булуын хәбәр иткән “похоронка” иде бу.

Әниебезнең никадәр чыдам булганлыгына шунда минем тагын бер тапкыр исем китте. Безнең күңелне төшермәскә теләп, ул башыннан кичкән кара кайгының төсен дә балаларына белдермәгән. Шуның өчен генә дә аңа һәйкәл куярлык бит! “Илебез азатлыгы өчен барган каты алышларда ирегез батырларча һәлак булды”, дип язылган кәгазьне без, аның һәр баласы, кулыбызга тотып караганда, әйтерсең лә, әтиебез безнең белән күрешеп исәнләшә иде. Менә мин дә сезгә зур мирас һәм васыять итеп калдырам. Ул кәгазьне сандык төбендә кәфенлеге белән саклагыз. Оныкларыбыз да гаиләбезнең иң кадерле ядкәрен буыннан-буынга калдырсын.

Таһир ВИЛДАНОВ.
Сахай авылы.
Читайте нас: