Зур гына өлеше Татарстан һәм Башкортстан белән чикләшкән өлкәдә татар һәм башкортлар да күпләп яши. 2010 елдагы исәп алу мәгълүматларыннан күренүенчә, мәсәлән, Ырынбур өлкәсендә татарлардан 151 меңнән артык кеше теркәлгән, халыкның бу 7,6 процентын тәшкил итә. Башкортлар исә 46 мең тирәсе (2,3 процент).
Өлкәнең төньяк-көнчыгышында урнашкан һәм Биктимер авылы да кергән Саракташ районыннан Башкортстанга 35 чакрым гына ара кала. 40 меңнән артык кеше яшәүче урыслардан кала татарлар икенче урында тора (17 процент), ә башкортлар 4 процент тирәсе.
Төбәктәге милли авыллар хәзер башкалардан атамалары белән генә аерыла. Рәсми чыганакларда, мәсәлән, Татар Саракташы, Ирек, Чишмә, Кабан авыллары татар авыллары буларак теркәлгән. Башкорт авыллары исемлегендә Рыскул, Сунарчы, Солтанбай авыллары бар.
Миңниса һәм Хөснетдин Гомәровлар туып-үскән Биктимер авылы исә татар-башкорт авылы буларак билгеле.
— Безнең туган авылыбызның тарихы бик бай, өч гасыр дәвамында анда татар һәм башкортлар күмәкләшеп яшәсә дә, соңгы чорларда бирегә урыс, украиннар да килеп төпләнде, — ди Миңниса Хаҗиәхмәт кызы. — Әмма моңа зарланмыйбыз, күңелебез киң, иң мөһиме — авылыбыз таралмасын. Ә күпмилләтле авыл дуслык белән көчле.
Биктимер кергән Николаевка авыл биләмәсе составында янә дә өч авыл исәпләнә. Биктимер авылы халык саны буенча уртачалардан санала — биредә 258 кеше яши. Русия Хөкүмәтенең беренче Рәисе Владимир Черномырдин туган Черный Отрог авылы бирегә якын гына урнашкан.
Биктимергә бирелгән “татар-башкорт авылы” атамасы бар тулылыгы белән Гомәровлар гаиләсендә дә чагылыш таба. Гаилә башлыгы Хөснетдин Хәсән улы милләтен “типтәр-татар” дип билгеләсә, җәмәгате исә үзен башкорт дип йөри. Әмма милли аерымлык бу гаилә бәхетенә һич кенә дә комачаулык итмәгәне мәхәббәтле йөзләреннән әллә кайдан күзгә бәрелеп тора, әлбәттә. Алар икесе дә 1928 елда туганнар һәм, күз тимәсен, 89 яшь үренә аяк бастылар.
Гомумән, гади колхозчылар гаиләләрендә туып-үскән ирле-хатынлы яшьтәшләрнең шактый озын һәм бай тормыш юлын барлаганда башка охшашлыкларга да игътибар итми мөмкин түгел. Хөснетдин аганың оста гармунчы даны яшьлек елларыннан ук килә. Ә гармунчыга үзенең җырчысы да табыла бит. Миңниса кебек моңлы тавышлы авыл кызын гомерлек яры итүенә дә шул сәбәпче. Гомәровларның җыр-моңга әвәслеге еллар үткәч балаларында да чагылыш таба. Өченче кызлары Гөлйөземнең, озак еллар мәктәптә физика-математика укытса да, рухи тормышта җыр-моңнан аерылганы юк – гармунда уйнап-җырлый, хәтта көйләр дә чыгара.
Җырлы тормыш яшәүгә дәрт өстәсә дә, озын гомер юлында зур гына сынаулар үтәргә дә туры килә Гомәровларга. Алар бит — сугыш чоры балалары. Һәр икесенең дә белеме дүрт сыйныф белән генә чикләнүе дә шуннан килә. Яшьтән колхоз эшенә җигелгәннәр алар. Миңниса, мәсәлән, гаиләдә бердәнбер бала. 12 яшендә биредәге Жданов исемендәге колхозда төрле эшләргә йөри башлый. Сугыш гарасаты купкач, 14 яшьлек кызның олыларча җитдилеген, исәп-хисапка осталыгын күреп, ашлык үлчәүче итеп билгелиләр. Яшь кызның иңнәренә сугыш бәла-казалары да ябырыла, әлбәттә. Алар арасында иң авыры әтисенең фронтта хәбәрсез югалуы була.
— Әтиемне сугышка озатуымны бүгенгедәй хәтерлим, — дип искә ала ул.— Черный Отрог станциясенә ат белән бардык. Бу тирә халык белән шыгрым тулы. Поездның билгеләнгән вакыттан соңрак китәсен әйттеләр. Әтием, танышларга барып килик, өлгерәбез, диде. Анда чагында бер мәлне паровоз кычкырта башламасынмы! Соңга калмыйк, дип әти бар көченә атны куа. Сакмар елгасы аша кичүне үтеп, барып җиттек, әмма хәрбиләрне алып китәсе поезд түгел икән бу. Сез кайтыгыз инде, дип әти безнең белән хушлашты. Шуннан соң аны башка күреп булмады. Ул вакытта күңелемә бер җыр кереп калган иде:
Поездларда барган
чакта
Күзем төште күлләргә.
Безнең кебек
саргаймасын,
Су сибегез гөлләргә!
Сугышта хәбәрсез югалган әтиемне көтеп ала алмадык, аның якты истәлеге булып шушы җыр гына саклана.
Хөснетдинне исә язмыш үсмер елларында тәүдә Ырынбурга, аннары Рига шәһәренә алып китә. ФЗУда эшче һөнәре алган егет сугыштан соң шунда заводта эшли башлый. Әмма күңеле ятмый чит тарафларга, һич нигә карамыйча туган якларга ашкына. Чираты җитеп, ял алгач, Биктимергә кайтып китә дә, эш урынына, мине көтмәгез, башкача заводка бармыйм, дип хат яза. Төрлечә куркытуларга карамыйча, үз сүзендә кала, шулай итеп язмышын туган төбәге белән бәйли.
1946 ел башында була бу. Гомумән, әлеге ел алдагы гомердә һич онытмаслык, гаять зур әһәмияткә ия янә дә бер истәлекле вакыйгасы белән хәтердә кала. Озын-озак уйлап та тормастан, сөйгән яры Миңниса сылу белән ярәшәләр алар. Чынлап та, нигә чәчләрне чәчкә бәйләмәскә, икесенә дә 18әр яшь, бер-берсен яраталар ич. Миңнисаның туган тиешле абыйсы авыл Советында эшли, аның ризалыгы һәм ярдәме белән менә шулай август башында законлы никах нигезендә яңа гаилә туа.
Әмма яшьләргә гаилә тормышының ләззәтен бергә озак татырга туры килми. Әти кеше беренче балалары куанычын күрергә өлгерә, әлбәттә. 1949 елда, гаиләсендә бер кызы булса да, 21 яше тулган Хөснетдин Гомәровны Совет Армиясе сафларына чакыралар. Хәрби хезмәтне ул ерак Сахалинда үтә, диңгез буе гаскәрләрендә ил тынычлыгын саклый.
Быел августта Гомәровлар Биктимер авылында барча балаларын, аларның гаиләләрен җыеп, тормыш көтә башлауларына 70 ел тулуны билгеләргә ният итәләр. Хөснетдин ага моңа бик шат, әмма күңелен шунысы кыра: уртак гаилә тормышының 4 елын аңа чит тарафларда үткәрергә туры килә бит.
Хәрби бурычын үтәп, солдат Гомәров туган авылына 1953 елда кайтып төшә. Тәүге көннәрдән үк хезмәткә тотына. Аннары кыска вакытлы махсус курслар тәмамлап, киң профильле механизатор һөнәре ала. Лаеклы ялга чыкканчы, ата-бабалары кебек, җирдә эшләргә насыйп була аңа: тракторда җир сөрә, комбайнда иген ура. Авыл уңганының фидакарь хезмәте лаеклы бәһаланып килә. Ул күпсанлы Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә, аңа колхоз исәбеннән ял йортларына даими рәвештә путевкалар бирелә.
Әйе, Гомәровлар гаиләсе Биктимердә иң эшчәннәрнең берсе санала. Миңниса Хаҗиәхмәт кызы 33 ел дәвамында савучы булып эшли, озак еллар буена һөнәре буенча алдынгы исемен йөртә. Җәмәгать эшчәнлегендә активлыгын исәпкә алып, аны авыл Советы депутаты итеп сайлыйлар. СССР Халык казанышлары күргәзмәләрендә катнашып, олы бүләкләргә лаек була, колхоз исәбеннән берничә тапкыр санаторий-курортларга ялга җибәрелә.
Миңниса һәм Хөснетдин Гомәровлар алты балага гомер бүләк итәләр. Ата-ана шатлыгына аларның һәммәсе дә бүген исән-имин, гаиләләр корып, балалар үстереп, кайберләре хәзер оныклар куанычын күрәләр. Гомәровлар балаларын укытып, аларның һәркайсына югары белем алырга да ярдәмләшкән. Беренче кызлары Нурия Нефтекамада төпләнә, биредә дәрәҗәле вазыйфалар башкарып, лаеклы ялга чыга. Шәкүр, Зөфәр, Минзәлә һәм Гөлйөзем дә шулай ук тормышта һәм хезмәттә үз урыннарын тапканнар. Төпчек уллары Вил исә хәзерге вакытта Ырынбурның Сакмар районында яши, ул — авыл хуҗалыгы белгече.
Гомәровларның дүрт баласы тормыш һәм хезмәт юлларын Башкортстан белән бәйли, безнең республикага хезмәт итә. Кан тартмаса да, җан тарта, диюләре шулдыр.
Соңгы ун елда тәүдә “бәллүр”, аннары “тимер” туйларын үткәргәннәр инде алар. Парлы ярларның бергә тормыш көтүләренә 70 ел тулу рәсми рәвештә “Бәрәкәтле туй” дип исемләнә икән. Алдагы бәрәкәтле тормыш юлларында ветераннарга сәламәтлек, иминлек телик.