-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
9 июль 2016, 02:00

Бәхет — синең кулларда

Гаилә учагын сүндермәс өчен аңа җан җылысын өстәргә кирәк....Эштән арып-талып кайтып кергән Әзһәрне хатыны караңгы йөз белән каршы алды. Бернинди дә кереш сүз әйтеп тормастан, кулына конверт китереп тоттырды.

— Нәрсә бу? — дип кызыксынды ире, конвертны алып.

— Судка чакыру. Без синең белән аерылышабыз.

Хатынының сүзләре иргә аяз көнне яшен суккан кебек тәэсир итте, бер мизгелгә ул тораташтай катып калды. Бераз һуш җыйгач:

— Минем синең алдыңда нинди гаебем бар? Нигә андый адымга барырга булдың? — диде җан әрнүе белән көне-төне эштән, гаиләсен кайгыртудан башканы белмәгән ир.

— Карарым үзгәрми, мин синең белән яшәргә теләмим, — дип кырт кисте хатыны.

Бернинди үгет-нәсыйхәт тә ярдәм итмәде, Әзһәргә язмышына күнәргә туры килде. Якты уй-хыялларга төреп, хәләл көчен түгеп салган болын чаклы яңа йортларын, бөтен җиһазлары белән хатыны һәм өч кызына калдырып, “УАЗ”ына утырып, өйдән чыгып китте. Әйберләрен дә җыясы булмады: ике пар ботинкасы, кешелеккә кия торган бер генә костюмы булган икән, шуларны чемоданына салып, сердәше — гармунын алып, баш суккан якка юл тотты.
Ә табигатьнең әле иң гүзәл мәле – җәй башы иде. Әзһәрнең дә гомер уртасы гына бит әле. Яраткан балаларыннан, хатыныннан башка ничек яшәр ул, югалган тормыш мәгънәсен кабат табармы – барысын уйлый-уйлый, башы тубалдай булды, күзләреннән яшьләре таммады, йөрәге елады ирнең.

Ничек кенә авыр булса да, ул, кайберәүләр кебек, кайгысын аракы күлендә “юарга” уйламады да. Эш белән онытылырга тырышты. Техниканы биш бармагы кебек белүче оста ир эшсез калмады, әлбәттә. Дүртөйле шәһәрендәге оешмаларның берсенә кушкуллап алдылар аны.

— Баштагы мәлләрдә машинамда кунып йөрдем. Аннары туганнарым сыендырды. Бөтен шәһәр йоклагач, Агыйдел буена төшеп утырып, гармун уйнап җырласам, беразга булса да йөрәк ярсуларым тынгандай була иде, — ди бүген, еракта калган хатирәләренә бирелеп, Әзһәр Әсхәт улы. — Хатыным белән аерылышуыбыз гайбәт аркасында булды. Мин гел эштә, юлда идем, ә авылыбызның бер явыз гайбәтчесе мине пычракка күмгән. Нахак сүзләренә бик рәнҗедем мин аның. Рәнҗеш төшә диюләре дөрес икән. Безнең гаилә тормышыбыз челпәрәмә килеп озак та үтмәде, теге явызның үз тормышы җимерелде: бер-бер артлы ире, аннары ике улы үлде.
Бәхет кошы аның кулларына яңадан куна. Дүртөйле районы үзәк дәваханәсендә санитарка булып эшләүче Рида исемле яшь тол хатын белән таныштыралар. Ике яралы йөрәк беренче күрешүдә үк бер-берсенә тартыла.

— Риданы да язмыш иркәләгән дип булмый, — ди Әзһәр Әсхәт улы. — Унсигез яшьлек чагында аны Чакмагыш районы Тамьян авылы егете кияүгә урлый. Ул заманнарда урланган кызның кире әти-әнисе йортына кайтуы зур хурлык санала иде. Рида язмышы белән ризалаша. 12 ел яшиләр, тик балалары булмый, өстәвенә, ире каты авырый. Бергә яшәүләренең соңгы ике елында бөтенләй сукырая, хатыны аны яхшы итеп тәрбияли. Бөтен авыл аның уңганлыгына, сабырлыгына соклана. Ире вафат булгач, Рида Дүртөйлегә әйләнеп кайта, эшкә урнаша.

“Ирне ир иткән дә хатын, хур иткән дә хатын”, — ди бит халык мәкале. Әзһәрнең йөрәгендә дә янә яшәү дәрте уяна. Ридасы белән Мәмәдәл авылыннан җир алып, 19 (!) көн эчендә зур, матур йорт салып чыгалар, гөрләтеп дөнья көтә башлыйлар. Бер-бер артлы кыз һәм уллары дөньяга аваз сала. Шул ук вакытта Әзһәр Әсхәт улы элекке гаиләсен дә ярдәменнән ташламый.

Бүген Рида һәм Әзһәр Шәй­моратовларның тор­мыш сукмагыннан бергә атлый башлауларына ике дистә елдан артык вакыт үтеп тә киткән. Авылдашлары арасында уңган­лыклары, ярдәмчеллекләре белән ихтирам яулаган кешеләр алар. Ихата тутырып мал-туар, кош-корт асрыйлар. Җиләкнең дә әллә ничә төрле сортын үстерәләр. Гомере буе техникада эшләп, рәсеме Мактау тактасыннан төшмәгән Әзһәр абый хәзер инде лаеклы ялда. Шулай булуга карамастан, бер генә көн дә эшсез утырганы юк: үзенең шәхси экскаваторында авылдашларына хезмәт күрсәтә: су кертешә, баз казый, йорт күтәрүче­ләргә ярдәм итә. Моннан тыш, алтын куллы оста җиңел машиналарның двигательләрен төзәтү белән шө­гыльләнә. Моның өчен гаражын заманның соңгы таләпләренә ярашлы итеп җиһазлаган. Быел бәрәңге утырту машинасы ясап, авылдашларын тагын бер сокландырган ул.

— Мәңге үтмәс кебек тоелган авыр чаклар да бервакыт уза икән. Бары сабыр канатларыңны сындырмаска кирәк, — ди яшәлгән елларына әйләнеп карап мәкалә героебыз. — Күңел төшенкелегенә бирелми, алга карап яшәсәң, югалган бәхет дагасын яңадан табып булуына иманым камил хәзер.

Шәйморатовларның йортында бер түгел, биш гармун күрергә мөмкин. Әзһәр абый, яшьлегендәге кебек үк, бүген дә өздереп уйный, хатыны белән парлашып матур итеп җырлый. Мәмәдәл һәм якын-тирәдәге авылларда бер генә туй, юбилей мәҗлесе Әзһәр абыйның гармун моңнарыннан башка үтми. “Мәмәдәлнең Салават Фәтхетдиновы” диләр аны. Тавышы гына түгел, тышкы кыяфәте дә аның, чынлап та, халкыбызның яраткан җырчысына охшап тора. Сәләте балаларына да күчкән: Шәй­моратовларның кызлары Регина — пианинода, ә уллары Раушан баянда уйный.

— Тату яшәүнең сере бик гади, — ди Шәйморатовлар. – Гаилә учагы сүрелмәсен дисәң, аңа җан җылыңны өстәп торырга кирәк.
Читайте нас: