— Әтиемне сугыш чыккан көнне үк алып китәләр. Миңа ул чакта өч яшь тә тулмаган була. Шулай да әти янына ат арбасына утырып Дим күперенә кадәр барганымны чак кына хәтерлим. Әниемнең мине бер җитәкләп, бер күтәреп үксеп елый-елый кире Азнайга кайтканы да күз алдымда. Мин аңа ничек авыр булганын бүген генә ап-ачык итеп күз алдына китерә алам: берсеннән-берсе бәләкәй өч бала белән торып кала бит ул. Бүген Азнайда яшәүче Мәчтүрә апабызга унөч яшь. Демскийда яшәүче энебез Зәкәрия әти фронтка киткәч, 1942 елда туды. Шул ук елның кышында әтиебез Ленинград фронтында барган каты алышларда һәлак була. Әниебез, Миңнебанат Салих кызы, безгә бөтен гомерен багышлап, балаларыбызны үстерешеп, 93 яшендә дөнья куйды. “Әхмәтемнең гомерен дә яшимдер инде!” — ди торган иде, — дип хәтерли үзенең үксез балачагын Азнайның атаклы тракторчысы, ике елдан 80 яшен тутырачак Тимербулат ага.
— Әтиләребез икесе дә бергә бүген — авыл мәдәният йорты алдында сугышта һәлак булганнарның исеме алтын хәрефләр белән язылган обелискта, — ди шулай ук әтисе сугышка алынган 1941 елның 5 июлендә дөньяга аваз салган, гомер юлында савучы да, сатучы да булган Люция Шәмсетдин кызы.
Җитәкләшеп, бергә уйнап, бер сыйныфта укып, бер парта артында утырып үскән ике сугыш ятиме моннан 56 ел элек гаилә кора. Мәхәббәтле һәм бәхетле гаиләдә бер ул, өч кыз үстерәләр. Тормыш яме булган шул балаларның барысы да бүген читтә яши — Рәзиләләре хәтта Амурдагы Комсомольск шәһәрендә. Әле ярый, Лилия белән Гөлназ Уфада төпләнә, уллары Фәнүр Благовар районы үзәге Языковада яши. Хәер, алары да еш кайтып куандыралмый.
— Безнең әтиләрне сугыш тартып алды, балаларыбызны — бүгенге тормыш, — дип уфтана сиксәнне куган ике сугыш ятиме.