+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
26 июль 2016, 02:00

Бер атна элек кенә...

Солтан карт йөргән җиреннән кинәт кенә вафат булды. Җитмеш сигез яшенә кадәр шәпле килгән карт соңгы җәйдә ике-өч көн генә йөрәге сыкрауга зарланды. Дәваханәгә барып йөрмәде, кичтән ятты да матур иртәдә уянып тормады — илле алты ел буе „барын бергә, югын уртак” иткән Әйдүнәсе чәйгә чакырып дәшкәндә тәне суынып өлгергән иде инде...

Авылда хәбәр тиз тарала бит ул. Әйдүнә һушына килгәнче йорт тулы халык җыелды. “Яхшы кеше иде шул, мәрхүмем. Кешегә ачык йөзле булды. Кемнең кемлеге соңгы туенда беленә, диләр. Шулай икән. Агыла бит халык, агыла...” Әйдүнә, шулай уйлап, күңеленнән үз-үзен юатты.

Ир рәхәтендә, ир әзерен­дә яшәде Солтанның хатыны. Солтанга чыкканнан башлап бер көн эшкә чыкмады, йорт, өй, бакча, мал-туар, ирем, балаларым дип яшәде. Җиде сыйныф белем хәзерге югары белемгә тиң мәлдә Солтан гомер буе дәрәҗәле урыннарда эшләде. Колхозда бригадир, рәис, сельпо рәисе... Гади халык белән дә, түрәләр белән дә “эше пеште”. Авызын үлчәп ачты, кемгә ни сөйләгәнен белеп сөйләде. Булмаганны вәгъдә итмәде. Вәгъдә иткән икән, аны үтәде.

Төскә дә чибәр кеше иде. Озын буйлы, киң күкрәкле, бөдрәләнеп торган куе кара чәчле Солтан күп озын чәчләрнең башын әйләнде­рер­­лек ир иде.

Өеннән кунак өзелмәде. Килде-киттегә хөрмәт күрсә­теп, казан янында бөтерелеп яшәгән Әйдүнә иреннән дә, тормышыннан да зарланмады. Юньчел ир, карчыгы пенсиягә чыгар вакыт җиткәч, аннан-моннан документлар юнәтеп, кешене­кеннән ким булмаган пенсиясен дә эшләде. Үзе дигәнчә генә яшәгән хатынга әле булса берәү дә җитмеш алты яшьне бирмәс. Муенына көмеш чылбырын тагып, бармакларына йөзекләрен тезеп, чәчләрен буяп, көн саен өчәр кием алыштырып, бик пөхтә йөри.

...Бермәлне мәет янында гел хатын-кыз гына калды.

—Уртаклашам, ахирәт, кайгыңны, урыны оҗмахта булсын, — диде Әйдүнәнең чордашы, гомер буе авыл фермасында савучы булып эшләгән, хәзер таякка калган Мәдинә. — Сельпода эш­ләгән елларында затлы товар белән безне сөендерде. Гомеремдә онытасым юк изгелеген — өлкән кызым кияүгә чыкканда тәрәзә челтәрләре, чаршаулыкларга кадәр табып бирде бит...

— Бигрәкләр асыл кеше иде, турыга җәннәткә генә барып керер инде... — Монысы Солтан сельпода эшләгән елларда бухгалтер булган Нурзилә иде...

— Кешегә ягымлылыгын әйт. Беркемгә беркайчан авыр сүз ишеттермәде. Сөйкемле дә, акыллы да ир асылы булды. Бәхетле дә булдың, Әйдүнә. Их, яшәсен иде дә бит... — дип борынын тартты Кәримә.

— Сөйләмә дә инде. Гел урында эшләде, берәр читкә йөргәне ишетелсә!— дип куәтләде Зәйтүнә.

— Андый гөнаһына керә алмыйм, шулай, шулай... — дип, караватта яткан иренең гәүдәсен сыйпап, мышык-мышык борын тартты Әйдүнә.

Берничә минутлык тынлыктан соң ишек төбендәге утыргычка мыштым гына кереп утырган, өч баласын ирсез табып, ялгызы үстергән, әрәмә буендагы аулак урындагы өйдә яшәгән Гөлниса телгә килде:

— Кичләте-е-еп кенә бакча артыннан киле-е-ер иде. Әрәмәдән өзеп алып кергән зирек миннеге белән тәмләп чабынып мунча кере-е-ер иде. Төн буе иркәләп-назлап туйма-а-ас иде-е-е... Миңа да, сиңа да җитә иде-е-е, кем, ни, Әйдүнә. Инде сиңа да, миңа да калмады-ы-ы...— Шулай дип сөйләнә-сөйләнә килеп, Солтанның җансыз гәүдәсен ачып, маңгаеннан чыпылдатып үбеп алды. — Бәхил бул, җаным. Син булмасаң, ялгызым ул өч баланы ничек укытыр идем дә, ничекләр кеше итәр идеммм?!...

Карчыклар шым булды. Мәрхүмнең баш очына утырып дога кылырга әзерләнгән Мәдинәнең кулындагы дисбесе “тып” итеп идәнгә килеп төште. Өй уртасында басып калган Әйдүнә, тез буыннары калтырый башлауга, мич буендагы креслога чүгәләп өлгерде. Яулык читенә яшьле күзләрен сөртүче Гөлниса һаман үзенекен сөйләде:
— Әле бер атна элек кенә кызу мунчада чабынып, кунып, яшәреп кайтып киткән идең...
Әйдүнә сикереп торганын сизми дә калды:

— Бер атна элек ике көнгә күрше авылга сеңе­лесенә барып кайтты бит ул!
Гөлниса бу юлы да җавапсыз калмады:

— Солтан ул сеңелесенә еш, бик еш йөрде, Әйдүнә... Ачуланма, туган, әйтми кала алмадым инде. Кем белә, әллә тегендә баргач та эзләп табар да түшәкләребезне уртак итәр... Дәрте ташып тора иде бит әле. Тәкъдирдән узып булмый ул, булмы-ы-ый...
Читайте нас: