+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
28 июль 2016, 02:00

“Кайда Мостафин — шунда уңыш!”

“Ат җене кагылган” малай гомерен кошчылык тармагына багышлый һәм моңа һич тә үкенми...

Беренче сыйныфта дәрес бара. Укытучы апалары балалардан үскәч кем булырга теләүләре белән кызыксына. Берәүләр укытучы булырга хыяллана, икенчеләр — табиб, малайларның күпчелеге тракторчы яисә шофер булырга җыена...

— Ә син, Азат, кем булырга телисең?

— Көтүче.

Укытучы аптырап кала. Аптырарлык та шул, чөнки Азатның әтисе дә, әнисе дә — укытучылар, шушы мәктәптә эшлиләр.

— Ни өчен? — дип кызыксына укытучы, аптыравын җиңеп.

— Чөнки көтүчегә ат бирәләр! — дип шартлатып җаваплый малай. — Ә мин ат яратам...


Ә өченче сыйныфта укыганда исә Азат зоотехник булырга, дигән ныклы карарга килә. Аның да үз тарихы бар. Бик матур, артлы чанага бик яхшы ат җигеп, урамнан узып баручы пөхтә киемле абыйны күреп, Азат:

— Әти, кем ул? — дип кызыксына.

— Зоотехник абый ул...

— Аның аты көтүчеләр­некеннән яхшырак буламыни?

— Әлбәттә, ул бит колхозда бер генә! Шуңа ни яхшы ат — аныкы, — дип аңлата әтисе.

Шулай булгач, ничек зоотехник булырга карар итмисең инде?!

Үсә төшкәч, Азат сабантуйларда ат чаптыра башлый. Финишка беренче булып килгән чаклары да еш була.

1966 елда эссе июль аеның соңгы көнендә укытучылар Лифа һәм Сәгыйть Мостафиннар гаиләсендә туган Азатны балалык хыялы урта мәктәптән соң Башкортстан авыл хуҗалыгы институтына (хәзер аграр университет) алып килә. “Атте­статыңда балларың яхшы бит, авыл хуҗалыгын механикалаштыру факультетына кер! Инженер булсаң, авылда да, шәһәрдә дә югалмассың”, — дип үгетли туганнары һәм якыннары. Ләкин егет үз сүзендә тора — документларын зооинженерлык факультетына тапшыра.

Институт тәмамлаган бел­геч­кә туган ягына — Илеш районының “Октябрь” колхозына юллама бирәләр, анда исә туган авылы Исәнбайдагы дуңгыз­чылык фермасына мө­дир итеп тәгаенлиләр.

— Колхозга эшкә урнашуыма иң нык сөенгәне әтием белән әнием булды. Ичмасам, кеше рәтеннән салам-печәнен, ашлыгын алырбыз, дип куандылар, — дип искә ала ул елларны Азат Сәгыйть улы.

Чыннан да, ул елларда авыл укытучыларына ашлыгын да, мал азыгын да бик чутлап кына бирәләр иде шул. Авылда яшәгәч, мал-туар асрамыйча булмый...

Егет җиң сызганып эшкә тотына. Бер ел дигәндә ферманы артталыктан чыгаруга ирешә. Тырышлыгын күреп, токымчылык буенча зоотехник вазыйфасына үрләтәләр.

— Ул вазыйфада да бик тырышып эшләдем. Токымчылык өлкәсендә бер елда гына тамырдан үзгәреш кертеп булмый. Шулай да беренче нәтиҗәләр төсмерләнә башлаган иде инде. Тик авылдан китәргә туры килде, — дип дәвам итә әңгәмәдәшем.

Институт тәмамлагач, Азат белән Дәүләкән сылуы Флүзә гаилә коралар. Флүзәнең тагын бер ел укыйсы калганы да туктата алмый яшьләрне. Бер елдан соң, югары белемле икътисадчы дипломы тотып, Флүзә дә авылга кайта.

Яшь гаилә Уфа районының Авдон авылы янындагы “Башкортстан” кошчылык фабрикасына килеп урнаша. Биредә Азатны кошчылар бригадиры итеп тәгаенлиләр. Бригадир — фабрикадагы җитәкче вазый­фаларның иң түбәне. Югары белемле зоотехник өчен бригадир хезмәтенең әллә ни авырлыгы тоелмый, әлбәттә. Әмма эшне оештыруның барлык нечкәлек­ләренә төшенү өчен бик яхшы мәктәп була ул.

Дүрт ел эшләү дәверендә Азат Мостафин җитәкчелек иткән бригада фабрикада һәрвакыт алдынгылар сафында була. Өметле җитәкчене йомырка киптерү цехын “күтәрергә” җибәрәләр. Чыннан да, цех ныклап “күтәрүне” таләп итә. Техника ис­кергән, хәтта чит илдән кайтарып урнаштырылган заманча җиһазларны да эшкә куша алмый җәфаланалар. Көнгә нибары 800 килограмм йомырка порошогы җитештерелә. Ә ул ике тапкыр күбрәк кирәк!

Яңа җитәкче эшне яңа җиһаз­ларны эшкә кушудан башлый. Моның өчен төн йокламый махсус әдәбият укырга, яңа техниканың мөмкинлек­ләрен һәм үзенчәлекләрен өйрәнергә туры килә. Шунысы куанычлы: тырышлык эзсез калмый, йомырка порошогы җитештерү күләме көнгә 2 тоннага җиткерелә.

Кошчылык фабрикалары катнашазыкны элек-электән тулысынча читтән сатып алды. Ләкин узган гасырның 90нчы елларында илдәге икътисади бәйлә­нешләр тәмам таркалгач, һәр предприятиегә үз көнен үзе хәстәрләргә кала. Башка урыннардагы кебек, “Башкортстан” кошчылык фабрикасында да катнашазыкны үзләре җитеш­­т­е­рергә карар итәләр. Әйтергә генә ансат, фабрикага көн саен 250 тонна (!) катнашазык таләп ителә. Аны җитештерү өчен никадәр җиһаз, күпме чимал кирәклеген күз алдына китерү дә кыен. Фабриканың җитештерү буенча директоры Рәҗәп Әсә­дул­лин шушы баш җитмәслек эшне оештыруны Азат Мостафинга йөкли.

— Беләм, бурыч авыр. Ләкин синең аны ерып чыгарыңа ышанам, — ди Рәҗәп Рәфкать улы.

Үзенә генә хас үҗәтлек белән Азат Сәгыйть улы тагын җиң сызганып эшкә чума. Фабрикага 4150 гектар сөренте җир бүленә. Анда катнашазык җитештерү өчен кирәкле ашлык культуралары үстерү оештырыла. Ничек кенә авыр булса да, бурыч үтәлә — фабрика үзен тулысынча үзендә җитештерелгән катнашазык белән тәэмин итә башлый. Һәм продукция җитештерү кү­л­ә­ме буенча Русия Федера­ция­сендә алтынчы урынга күтәрелә.

2000 елда “Башкортстан” кошчылык фабрикасына генеральный директор итеп тармакта билгеле җитәкче һәм галим Таһир Сәетбатталовны тәгаен­лиләр. Яңа җитәкче Азат Мостафинны конкурс нигезендә фаб­риканың баш технологы вазыйфасына билгели. Коллектив алдына хезмәт күрсәткечләрен тагын да яхшырту, илдәге иң алдынгы фабрикалар дәрәҗә­сенә күтәрелү бурычы куела. Аны тормышка ашыруда, әлбәттә, баш технолог — беренче скрипка!

Азат Сәгыйть улы югары продуктлы тавыклар үстерү максаты куя. Ә моңа ирешү өчен йомыркадан чыккан чебешне 1 ай дәвамында төгәл технология буенча тәрбияләү зарур, чөнки булачак тавык нәкъ шушы чорда формалаша. Шушы һәм башка яңалыклар кертү нәтиҗәсендә бер елда һәр тавыктан йомырка алу 281дән 305 данәгә күтәрелә.

Кызыл тавыкларны аклары белән алыштыру исәбенә кошларның гомум санын арттыру мөмкинлеге дә нәтиҗәле файдаланыла. Бу урында ачыклык кертеп үтү урынлы булыр — читлеккә 4 кызыл тавык урынына 5 ак тавык утыртырга мөмкин. Шулай “тыгызлау” нәтиҗәсендә һәр корпуста тавыклар санын 20 процентка арттыралар. Нәтиҗәдә, тулаем йомырка җитештерү елга 347 миллионнан 445 миллион данәгә кадәр күтәрелә.

Ул гына да түгел, 2003 елның октябрендә көрчеккә терәлгән “Ашкадар” кошчылык фабрикасын да “Башкортстан”га кушалар. Анда нибары 100 мең тавык калып, алардан көнгә 6 мең данә йомырка алган булалар. Ярты елдан соң бу күрсәткеч 200 мең данәгә кадәр күтәрелә.

Болардан соң “Кайда Мостафин — шунда уңыш!” дип ничек әйтмисең дә ничек аны макта­мыйсың инде!?

...Күпләр хәтерлидер, яңа гасыр башында ил байлыгын тарату тагын да масштаблырак төс алды. “Башкортстан” кошчылык фабрикасына да Мәскәү­дән яңа хуҗалар килә. Алар куйган шартларда эшләргә телә­м­ә­­гәне өчен Таһир Сәетбат­­та­л­ов­тан эштән китү турында гариза яздыра. Мондый гаделсезлеккә протест йөзеннән Азат Мостафин да эштән китү турында гариза яза.

— Шул вакытта Азат Сәгыйть улы, үзенең оста белгеч, сәләтле җитәкче булу өстенә, чын кеше, ышанычлы иптәш булуын да күрсәтте, — дип әңгәмәгә кушыла Таһир Фәйзерахман улы.

Ә Азат Мостафинны яңа үрләр көтә. Аны күптән түгел оештырылган Урал-Идел буе агросәнәгать төр­кеменә генеральный директор урынбасары вазыйфасына чакыралар. Төр­к­ем­гә төбәктәге 6 кошчылык фабрикасы һәм Уфа тегермән комбинаты керә. Биредә эшләгәндә Азат Сәгыйть улы галим буларак та ачыла.

— Зоотехник буларак, кош-кортның продуктлылыгын арттыру белән шөгыльләнсәм дә, мине һәрвакыт мәсьәләнең икътисади ягы кызыксындырды. Үз алдыма азрак чыгымнар тотынып, күбрәк продукция алу максаты куйдым, шушы юнәлештә баш ваттым, — ди Азат Мостафин.

Әйтик, электән кош-корт өчен катнашазык җитештергәндә көнбагыш маен һәм аны җитеш­терү калдыкларын аерым кушалар. Ә көнбагыш мае сыгу күп чыгымнар таләп итә. Азат Сә­гыйть улы катнашазыкка көнба­гышның үзен кушу мөмкинлеген фәнни яктан исбатлый һәм яңа технология нигезендә байтак чыгымны киметүгә ирешә.

— Катнашазыкны мин тәкъ­дим иткән технология буенча җитештерү Урал-Идел буе агросәнәгать төр­кемендә ел саен чыгымнарны 60-70 миллион сумга киметү мөмкинлеге бирде, — ди Азат Сәгыйть улы.

— Озак та тормый бу технологияне тоташ Русия Фе­д­е­рациясендә керттеләр, тик чыгымнарның күпмегә кимегәнен генә исәпләүче булмады, — дип куәтли Таһир Сәетбатталов.

Яки икенче мисал. Аксым балансын тәэмин итү өчен катнашазык җитештергәндә чит илдән кайтарылган соя кушу мотлак. Ә Азат Мостафин аны үзебездә үстерелгән борчак белән алыштыру технологиясен эшли. Шул җирлектә 2008 елда кандидатлык диссертациясе яклый. Әгәр электән катнашазык составында борчак 10 проценттан артмаса, яңа технология буенча аны 25 процентка җиткерәләр.

Бездә һәр яңалыкны кертү зур авырлыклар, каршылыклар белән бара бит ул. Аңла­шыл­маучанлык туган вакытларда Азат Сәгыйть улы “Оллтек” компаниясе белгечләренә мөрә­җә­гать итә, аларның бай тәҗ­рибәсенә таяна.

Белешмә

“Оллтек” — мал азыгына өстәмәләр җитештерү һәм шул нигездә маллар һәм кош-кортның сәламәтлеген ныгыту, продуктлылыгын күтәрү белән шөгыльләнүче, шушы юнәлештә эшләүче дөньядагы иң эре 10 компаниянең берсе. Штаб-квартирасы АКШның Кентукки штатындагы Лексингтон шәһәрендә урнашкан.


Дөньяның 128 илендә ком­паниянең төбәк офислары һәм вәкиллекләре эшли. Компания карамагындагы 4 биотехнологик үзәк һәм 43 предприятиедә ел саен 4 миллиард долларлык продукция җитештерелә. Компания барлыгы 30 ел, шул исәптән Русия базарында 20 ел, уңышлы эшли.

Мәҗит Гафури исемендәге Башкортстан кошчылык комплексы файдалануга тапшырылгач, әлбәттә, Азат Мостафин кебек оста оештыручы һәм нәтиҗәле галимне чакырмыйча булдыра алмыйлар. 2012 елдан ул шушы комплекста кошларны ашату буенча консультант вазыйфасында.

— Яңа технологияләргә нигез­ләнеп, Башкортстан кошчылык комплексында күркәләр өчен җи­тештерелүче 1 тонна катнашазыкның үзкыйммәтен 2 мең сумга киметүгә ирештек, — дип хезмәт нәтиҗәләре белән уртаклаша әңгәмәдәшем.

Күркә чебешләренең сакланышы да сизелеп күтәрелгән. Айга 7 мең тонна катнашазык җитештереп, комплекс үз хәҗә­тен тулысынча канәга­тьләндерә.

Өстәп шунысын да әйтү урынлы булыр: Азат Мостафин бер үк вакытта югарыда телгә алынган “Оллтек” компаниясенең техник консультанты вазыйфасын да башкара.

Шушы көннәрдә Азат Сә­гыйть улы 50 яшьлек алтын юбилеен билгели. Узган тормыш юлын күздән кичереп, кайбер нәтиҗәләр ясау өчен бик кулай вакыт. Аңлавыгызча, чәчәкләр си­белгән булмаса да, мәкаләм героеның тормыш юлы бик күркәм. Язганнарыма өстәп, гаиләдә ике кыз — Альяна белән Ләйсәнне үсте­рүләрен әйтмәсәм, язмам тулы булмас кебек. Аларга югары белем алуда ярдәм­ләшеп, олы тормыш юлына бастырдылар. Әле оныклары Искәндәрне сөеп куаналар.

Моннан биш ел элек бертуган энесе Рәис вафат булгач, аның улы Радик караучысыз кала. Андыйларга, билгеле туп-туры юл — балалар йортына. Ләкин Азат белән Флүзә Радикны үз тәрбияләренә алалар. Әле ул яхшы гына мәктәптә укып йөри.

— Тормышыгызның күп өлеше кошчылык тармагына багышланган. Мондый хәл күңе­легездәге атларга мәхәббәткә хыянәт булмыймы соң? — дип кызыксынам. “Юк, әлбәттә”, — дип ышанычлы җавап бирде әңгәмәдәшем. Һәм институтта укыган елларында Уфа ипподромында төнге ат караучы булып эшләгәне, диплом эшен елкычылык буенча язганы, Дүр­төйле районының Солтанбәк авылында яшәүче икетуган энесе Илдарның фермер хуҗалыгы оештырылып, ит җитештерү белән кошчылыкка өстәп, атлар үрчетү белән дә шөгыльләнүе хакында рухланып сөйләде. Атнага ике-өч тапкыр ат менеп чабарга яратуы, моңа кызларын да өйрәтүе хакында өстәргә дә онытмады.
— Ат — кешене кешелектән чыгармыйча тотучы хайван ул, — дип йомгаклады.

Атның кешенең тәнен генә түгел, ә рухын да тәрбияләргә сәләтле булуына иманы камил Азат Моста­финның.
Чыннан да “иппотерапия” дигәнне һәркайсыбыз ишетеп белә. Ул ат ярдәмендә кешенең тәнен дәвалауны аңлата. Бәлки, галимнәребез килә­чәктә атның күңелебезне дәвалау мөмкин­лекләрен дә ачар әле. Булмас, димә. Дөнья бу...

Рим ӘХМӘТОВ,
Башкортстанның
атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре,
Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премия лауреаты.

Читайте нас: