— Мин үземне белгертми тордым, син дә танымадың... – ди абзый миңа өйгә кергәч.
Аш бүлмәсеннән хуҗабикә килеп чыккач кына исемә төште: ике ел элек без бит болар белән “Йоматау” шифаханәсендә күрше генә бүлмәләрдә яшәгән идек...
...Таһир Аетбаев 1927 елның 15 маенда Архангель районының Тирәкле авылында гаиләдә беренче бала булып туган. Аңардан соң тагын ике малай һәм ике кыз дөньяга килә. 1942 елның язында гаилә башлыгын сугышка алалар. 8нче сыйныфта укып йөргән Таһирга да 1944 елның октябрендә чират җитә. Уфаның әле Сипайлово бистәсе урнашкан җирдәге хәрби лагерьда сугыш һөнәрләренә өйрәнгән яшь кенә егетләрне 1945 елның апрелендә, эшелоннарга төяп, Ерак Көнчыгышка алып китәләр.
— Озак бардык, — дип хәтерли Таһир абзый. – Юл ерак, өстәвенә, көндезләрен эшелонны берәр аулак станциядә яисә разъездда тотып, төнен тагын алып китәләр. Җиңү турындагы хәбәрне Спасск-Дальний шәһәрендә ишеттек. Шушында безне фашистларга каршы сугышып чыныккан частьларга куштылар. Көнбатыштан килгән яугирлар усал һәм ачулы, чөнки фронтта ничә ел кан коеп, җиңүгә ирешкәннәр, барысының да тизрәк өйләренә кайтасы килә, ә аларны монда японнар белән сугышырга җибәргәннәр...
Безне Манчжурия – Кытай чигенә алып киттеләр. Яшеренеп, төнлә генә барабыз. Тиешле урынга барып җиткәч, окоплар казып, посып ятабыз. Каршыдагы дошман позицияләрен бинокль аша күзәтәбез. Японнар кырмыска кебек күмәк. Физзарядка ясаулары да үзләренчә. Берәр бүрәнә күтәреп тау башына йөгереп менәләр һәм йөгереп төшәләр, турникта зыр да зыр әйләнәләр. Без барысын да күзәтеп, язып барабыз – ут нокталары, окоп-блиндажлары, пушка-минометлары кайда урнашкан һәм башкалар.
9 сентябрь төнендә каршы яктагы тау битендәге япон позицияләрен юк итәргә әмер бирелде. Ә алар безне бетон белән ныгытылган ДОТлар, ДЗОТлар, блиндажлардан көчле ут яудырып каршы алды. Якын барырлык та түгел. Туплардан да атып карыйбыз. Безнең яктан югалтулар күбәя башлады.
Шуннан безнең командование тылдан “катюша”лар чакырды. Дошман позицияләре урынында ут кибәннәре генә бии. Без, яшь солдатлар, “катюша”ларны тәү тапкыр күрүебез. Аларның залпыннан соң һөҗүмгә ташландык. Безгә каршы атарга беркем дә калмаган булып чыкты. Өлгергәннәре качып киткән, өлгермәгәннәре кайсысы кайда үлеп ята. Тәлинкәләренә салынган боткаларын да ашамыйча качканнар.
Сугыш минем өчен менә шулай башланды, тәүге көнем утлы гарасаты белән гомергә хәтеремдә калды. Дошманны бетон белән ныгытылган позицияләреннән, “Катюша”лар булмаса, атна буе штурмлап та бәреп чыгара алмаган булыр идек.
Төнлә күзгә йокы керми, чөнки әле тегендә, әле монда японнар калдырган камикадзелар (үлемгә дучар ителгән солдатлар) безгә ташлана. Без, дары исен дә юньләп иснәмәгән яшьләр, күрәләтә кеше үтерергә икеләнеп торабыз. Шул икеләнү аркасында яшь солдатлар арасында югалтулар булгалады. Фашистларга каршы сугышта чыныккан карт солдатлар монда да ярдәмгә килде. Сугышның аяусыз кануны шул: я син үтерәсең, я сине үтерәләр, дип өйрәттеләр.
Шулай чираттагы һөҗүмнән соң бер абзый киңәш бирә:
— Син, улым, алга гына карап, дөньяңны онытып йөгермә, тирә-ягыңа, артыңа да күз салгала. Бу самурайлар немец солдаты ише генә түгел, бик хәйләкәр бәндәләр...
Чираттагы һөҗүм вакытында теге абзыйның сүзләре искә төште дә артка әйләнеп карадым: әле генә без йөгереп үткән җир астыннан ике япон калкып чыгып, безнекеләрне кыра. Җиргә күмелеп яткан булганнар. Мин пулемет рассчеты командиры идем. Үземнекеләргә ятарга куштым да пулеметтан тегеләргә ут ачтык. Үзләре утырган чокырда тончыктырдык. Уң яктан да камикадзеләр калкып чыккан иде, аларын да себереп түктек. Дошманның яшеренгән дүрт пулемет ноктасын юк иткән өчен мине орден белән бүләкләделәр.
Хинган тауларының көньяк битләвенә төнлә килеп урнашкан идек. Эчәргә су бетте. Сусауга түзәрлек түгел. Японнар ягында чишмә челтерәве колакка чалына. Бер иптәшне иярттем дә кача-поса киттек шунда. Чыннан да, тау башыннан чишмә агып ята. Туйганчы эчтек, иптәшләребезгә дә алып килдек. Тагын иллеләп кеше барып эчте, буш савытларыбызны тутырдык. Японнар сизмәде.
Иртән тагын штурмга күтәрелдек. Теге чишмә янына килсәк, берничә япон чишмәгә аркылы төшеп үлгән. Хәтта каннары да суга кушылып агып ята. Димәк, төнлә без шул канлы суны эчкәнбез...
Бервакыт безнең һөҗүм тукталып калды, чөнки артык тиз баруыбыз сәбәпле, безне кирәк-яраклар белән тәэмин итүче тыл солдатлары артыбыздан өлгерә алмый башлады. Шуларны көтәбез. Төн уртасы. Японнар ягыннан бик моңлы җыр ишетелә. Боларның көйләре безнекенә охшаган икән, дип аптырап тыңлыйбыз. Безнең яктан, читтәге окоплардан берәү түзмәде, шулай ук җырлап җибәрде. “Рамай”ны! “Иртәдә генә томан”ны сыздыра гына бит, малай! Безнең частьта татар, башкорт, казах егетләре бик күп иде. Тып-тын калып тыңлыйбыз. Япон җырчысы туктады. Алар да тыңлыйлардыр, мөгаен. Безнеке дә җырлап бетерде. Япон ягыннан урыс телен вата-җимерә кычкырдылар:
— Әй, матур җырлыйсың! Тагын җырла әле! Иртәгә үлүе җиңелрәк булыр!
Без дә тегеләргә кычкырдык:
— Үләргә җыенмыйк! Әсирлеккә төшегез, исән калырсыз, сугышлар да туктар!
Безгә өстәмә солдатлар да, сугыш кирәк-яраклары да килде. Иртүк япон позицияләренә һөҗүм башладык. Әллә инде төнге җырның һәм сөйләшүнең тәэсире булды – японнар ныклы каршылык та күрсәтмәде. Күпләре әсирлеккә төшеп, гомерләрен саклап калды.
Җиңүне Харбин шәһәрендә каршыладык. 3 сентябрь иде. Сугыш бетүе турында игълан иттеләр.
Мин армия сафында калдым. Фронттагы батырлыкларны һәм яхшы хезмәт итүемне искә алып, 1949 елда бер айга ялга кайтардылар. Курск дугасындагы сугышларда өч тапкыр танк эчендә янган, күп яралар алган әтием дә өйдә иде. Ул гомер буе туган авылыбызда яшәде, 87 яшькә җитеп вафат булды.
Безнең часть япон хәрби әсирләрен саклады. Тегеләр белән кайчак сөйләшеп та алабыз.
— Арагызда камикадзелар бармы? Шуны күрсәтегез әле, — дип сорадым бер япон офицерыннан. Ул болай дип сөйләп китте:
— Безнең камикадзелар нәрсә ул! Берәм-сәрәм генә алар. Ә сез барыгыз да камикадзе! Сезне пулемет белән кырып торасың, сез һаман өскә менеп киләсез. Безнекеләр арасында пулемет амбразурасын күкрәге белән каплаучылар юк әле. Ә сездә!.. Үлемнең ни икәнен белмисез бит сез. Безнең армиядә сезнекеләр кебек курку белмәс солдатлар хезмәт итсә, без күптән инде бөтен Азияне буйсындырган булыр идек.
Менә шулай бәяләде япон офицеры безнең солдатларны.
Армиядән 1951 елның апрелендә кайттым. Авылда шулкадәр ачлык-ялангачлык, күз төбәп торган бөтен өмет абзардагы сыерда. Аның сауган сөтен һәркөнне хөкүмәткә тапшырабыз. Тапшырмасаң, печән чабарга рөхсәт бирмиләр.
Печән мәсьәләсе хәл ителер, дип, урман хуҗалыгына эшкә кердем. Аннан бер еллык укуга җибәреп кайтардылар да Усаклы участогы начальнигы итеп куйдылар. Дүрт ел сельпода да эшләп алдым. Коммунист булмаган кеше югары вазыйфа биләргә тиеш түгел, дип, эштән китәргә мәҗбүр иттеләр. Халык мине яклап та караган иде, аларның фикерен санга сугучы булмады. Читкә чыгып китәргә паспорт юк. Урман хуҗалыгына яңадан күчтем.
Тәүкәс авылыннан Бибинур исемле уңган һәм чибәр кызга өйләндем. Бәләкәй генә өйдә 10 кеше яшәп ятабыз. Башка чыгарга буш торган өйләр юк. Ничек җитте шулай паспорт юнәттем дә авылдан чыгып киттек. Маячный карьерындагы шахтада бригадир булып эшләдем. Партиягә кергән идем, тормышым кискен яхшырды, район Советына депутат итеп сайладылар.
КПССның Гафури районы комитетының беренче секретаре Әсгать Шәмсетдинов мине үзләренә эшкә чакырды. Шунда район универмагы директоры булып 20 елга якын эшләдем. Шул вакыт эчендә Мәскәү сәүдә техникумын читтән торып тәмамладым. Аннан үзебезгә кайтып, 1982-2010 елларда районның ветераннар оешмасын җитәкләдем. Өч кыз, ике ул үстердек, лаеклы белем һәм тәрбия бирдек. Башта — Бибинурым, ә бер ел элек бер кызым бакыйлыкка күчтеләр. 36 ел балалар укыткан, ире мәрхүм булган Наҗия Фәрвәҗетдин кызы белән гаилә кордык. Тормышның авыр сынауларын үтеп, Аллаһка шөкер, 89 яшемә җиттем, — дип тәмамлады сүзен элекке танышым.
Өлкән яшьтә булуына карамастан, Таһир Юлай улы бик оптимист һәм шат күңелле. Аңа киләчәктә дә исәнлек-саулык телик.
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ