+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
11 август 2016, 02:00

Көзге ваттым, тоз түктем, кара песине сүктем...

Болар ише билгеләр безне нәрсәдән кисәтә?Һәр милләтнең үз гореф-гадәтләре, традицияләре генә түгел, ә бик үк гадәти булмаган билгеләр аша кисәтү, тәрбияви чаралары да булган. Аларны безнең аңыбызга кечкенәдән үк шулкадәр сеңдерәләр ки, хәтта, еллар үткәч, үзебез кисәтә, өйрәтә башлыйбыз. Исегезгә төшерегез әле, сезне кайчан да булса “Ишек тупсасына утырмагыз — үсми каласыз”, яисә “Юлыгызны кара мәче кисеп узса, сәфәрегез уңмас”, дип кисәткәннәре булдымы? Булгандыр. Безнең халыкта аларның күбесе һаман да саклана.

Галимнәр соңгы 25 елда русиялеләрнең күрәзәчеләргә, сихерчеләргә күбрәк ышана башлавын бәян итә. Ә ни сәбәпле без хорафатларга, юк-барга ышана башладык соң? Бөтен сәбәп билгесезлектә, иртәгәсе көнгә ышаныч булмауда, яшәештәге проблемалар алдындагы көчсезлегебездә түгел микән? Менә шушы сорауларга җавап эзләп, кешеләр бу өлкәдә һичбер гыйлеме дә, таланты да булмаганнарга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Экстрасенсларсыз да күп нәрсәгә үзебез ышанабыз бит, җәмәгать. Түбәндә шуларның иң киң таралганнарына игътибар итик. Аларның ничек һәм ни сәбәпле килеп чыкканлыкларын да аңласак, бәлки, киләчәктә бу билгеләргә игътибар да итмәбез.

Юлны кара мәче кисеп чыкса — бәлагә

Кара мәче бик борын заманнардан ук убырлы карчыкларның хайваны булып саналган. Аны һәрвакыт сихри кара көчләр белән бәйләгәннәр. Урта гасырларда аларны учакларда яндырганнар, имеш.

Тоз түгелү гаиләдә
талашуга китерә

Әлеге әйтемнең сере XVII гасырга барып тоташа. Ул вакытта тоз сирәк сатыл­ган һәм бик кыйммәт продукт булган. Шуңа күрә аны әрәм-шәрәм итәргә тырышмаганнар. Әле дә шундый ук хәл: әгәр нинди дә булса бик затлы һәм кыйммәт әйбергә зыян китерсәк, гаиләдә ызгыш-талаш чыкмый калмас.

Чәнечке-кашык төшеп китсә — кунак көт!

Монысын һәр гаиләдә беләләр. Аның дөреслеген сынап карарга да була. Гадәттә, идәнгә чәнечке яисә калак төшсә — хатын-кызны, пычак икән — ир-атны кунакка көтәргә кирәк, диләр. Әлеге билгеләрнең ике төрле аңлатмасы бар. Аның тәүгесе — мистик, ягъни сез кунакларның берсен чакырырга оныткансыз һәм ул шул рәвешле үзенең киләсен белдерә. Икенчесе ашханә приборларының кайчандыр бик кыйммәт булганлыгы һәм аның белән хәлле кешеләрнең генә файдаланганлыгы белән бәйле. Билгеле, андый гаиләләрдән кунаклар өзелмәгән...

Өйдә сызгырсаң — акчаң булмас

Элек-электән үк халыкта сызгыруны җеннәрне чакыруга тиңләгәннәр һәм бу аларның гына шөгыле буларак кабул ителгән. Гомумән, кешеләрнең сызгыруын “начар көчләр” белән аралашу дип кабул иткән борынгылар. Бигрәк тә яшен яшьнәгәндә, төннәрен урманда, ат абзарында сызгыру бөтенләй тыелган.
Сызгыру — мәрхүмнәр дөньясына дәшү, аларны чакыру буларак та аңлатылган. Теге дөньядагы көчләр, имеш, сызгырган вакыт арасында кешеләрнең акчасын, башка әйберләрен алып китә дип уйлаганнар. Ә бит халыкта сызгыру, кара көч, алдашу белән бәйле әйтем-мәкальләр дә аз түгел. Мисал өчен: “сызгырып калды” дигән сүзләр бернәрсәсез калды дигәнне аңлата.

Тупса аша исәнләшмә, әйбер бирмә

Бик борын заманнарда кайбер милләтләрдә үлгән кешене еш кына тупса астына җирләгәннәр. Шунлыктан, тупсаны әлеге һәм теге дөнья арасындагы чик дип кабул итәләр. Бу дөньяда фәрештәләр өйдәге исән кешеләрне саклаган, мәрхүмнәр белән аралашудан тыйган, явыз көчләрдән курчалаган. Шуңа күрә дә тупса аша исәнләшү, нәрсә дә булса тапшыру теге дөньядагыларның җан­нарын борчу дип кабул ителгән.

Юлга чыгар алдыннан утырып алу

Монысының сере бик гади. Кагыйдә буларак, кеше юлга чыкканда хуҗасы белән аның җаны, рухы да ияреп “йөреп кайту” шатлыгы кичерә, имеш. Сәфәргә бергә чыгу аларның икесе өчен дә рәхәтлек бирми. Ә кешенең ишектән чыккач утырып алуы, имеш, беркая да китмим, дип, үзенең җанын-рухын алдап калдыру белән бәйле икән. Янә дә, утырып алу онытылган әйберләрне искә төшерергә дә ярдәм итә.

Пычактан ашама — явыз булырсың

“Эзотерика” дигән билгеләмәгә ярашлы, үткер предметлар кан-сугыш, яралану белән бәйле һәм, шунлыктан, пычак белән ашаучы кешенең дә сугышучыга, үтерүчегә әйләнеп китүе бар икән.
Әлеге билгегә акыллырак мәгънә дә салырга була: болай ашаганда ялгыш телеңне яраласаң, ул чагында чынлап та явыз һәм усал булачаксың. Ә бит пычакны болай файдалану тәрбиясезлекне дә күрсәтә.

Киемне тискәре кию — сугыш һәм талашка

Бу билге киң таралган. Әмма аның төгәл мәгънәсе ачыкланмаган. Шулай да моның ике версиясе бар. Гадәттә, авыру, ярлы һәм акылга зәгыйфьрәк кешеләр киемнең тискәре ягын киеп йөргән. Беркемнең дә аларга охшап киенәсе килмәгән.
Элекке заманнарда кешеләр төрле күз тию, бозымнардан саклану өчен киеменә бизәкле әйберләр теккән. Тискәре ягын кигән очракта, алар эчке якта калган һәм саклау көчен югалткан. Әйткәндәй, әйбернең тискәре ягы кара магия билгесе дә.

Көзге ватсаң — 7 ел уңышсызлык көт

Көзге дә магия предметы, ул бик борынгыдан ук теге дөньяга алып баручы туннель булып исәпләнгән. Ә көзгедәге чагылыш — кешенең энергетик “двойнигы”. Димәк, көзге ватылу үзеңнең энергетикаңны теге дөньяга озатуга тиң.

40 яшьне бәйрәм итәргә ярамый

40 — магик сан. Мө­сел­маннарда, кеше мәрхүм булгач, кырык көнен билге­лиләр. Җанның хуҗа­сы йортыннан бөтенләйгә аерылуын да шушы сан белән бәйлиләр. Әкиятләрдә, хәтта заманча җырларда да “кырык” сүзе еш кабатланучан. “Кырык эшем кырык якта”, “Кырык чакрым юл үтсәм дә...” дип җырлыйлар түгелме соң?
Читайте нас: