+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
13 август 2016, 02:00

Атылгач та исән калган

Дошман пулясы тәнен тишеп үткән Гыйндулла Сафин ике атнадан соң аякка баса.Тормышта төрле искиткеч вакыйгалар була. Бүген мин гәзит укучыларны йөз ел элек булган вакыйга белән таныштырмакчымын.

Бу хәл бөтен Русияне чолнап алган Гражданнар сугышы чорында булган. Байлар — аклар, ярлылар кызыллар яклы. Бик куркыныч, хәвефле вакыт. Сугыш җиле Салих авылын да читләп узмаган.
1918 елның июлендә Кызыл Армиянең 25нче дивизиясе Уфаны азат итә. Ләкин аклар, яңа көч җыеп, кызылларга каршы чыга. Сугыш Уфа, Чишмә районнары авылларында дәвам итә.
Бер илнең халкы бер-берсен үтерә. Василий Чапаев­ның 25нче дивизиясе солдатлары акларны Салих авылыннан бәреп чыгарырга бөтен көчен сала. Ләкин Колчак армиясе куәтлерәк була, алар кызылларны җиңә, кемне әсирлеккә ала, кемне урынында ук ата, аса. Ул вакыйгалар онытылмый, Салих авылы читендә кызыллар истәлегенә бик күптәннән һәйкәл куелган. Аны авыл халкы һәрвакыт карап-төзекләндереп тора.

1918 елда кызылларга каршы сугышыр өчен акларга яугирләр кирәк булган. Алар 16-17 яшьлек егетләрне моби­лизацияли башлаган. Ләкин авылдашлар үзләре­некенә каршы сугышырга теләмәгән. 16 яшьлек Гыйндулла Сафин дүрт дусты белән шундый каршылык күрсәткәч, аларны Абдулла тавына алып менеп атканнар. Гыйндулла исән калган, пуля кулы һәм аркасы аша үткән. Аны ярты сәгать­тән тапканнар һәм дәваха­нәдә ул ике атна яткан. Яралары төзәл­гәч, ул кызыллар ягында 1920 елның язына хәтле сугышып йөргән.

Минем картәти Нургали Миргали улы Даянов та акларга каршы сугышкан. Ул 1885 елда Салих авылында крестьян гаиләсендә туган. Кечкенәдән байларга эшләп үскән. 1903 елда патша армиясендә хезмәт иткән. 1914 елда Беренче бөтен­дөнья сугышына алынган һәм 1917 елның февраленә кадәр Германия армиясенә каршы сугышкан. Батырлыгы өчен орден-медальләр белән бү­ләкләнгән. Февраль һәм Октябрь революцияләрен шатланып кабул иткән.

Революциядән соң ук Гражданнар сугышы башланган. Картәти кызыллар ягында булган. Үзен яхшы яктан күрсәткән өчен аны кызыл командир итеп күтәргәннәр.

1919 елда алар Деникин һәм Колчак армияләрен тар-мар иткән. Туган якларга картәти 1920 елның азагында кайткан. Авылда Гыйндулла белән очрашканнар, Коммунистлар партиясенә кер­гәннәр. 1930 елда картәтине колхоз рәисе итеп сайлаганнар, шул вазыйфада 1940 елга кадәр эшләп, хаклы ялга чыккан.

Бөек Ватан сугышы башлангач, картәти тылда хез­мәтен дәвам иткән. Ару-талу белмичә эшләп, җиңү көнен якынайткан.

Картәтием тормыш ип­тәше Миңнеҗиһан Сабир кызы белән биш бала үстергәннәр. Картәти 1965 елда вафат булган. Без аны сагынып искә алабыз.
Читайте нас: